Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алабугадагы Kastamonu агач эшкәртү заводы Иранга беренче партия продукциясен озаткан

Kastamonu компаниясе Иранга "Алабуга" махсус икътисади зонасынданы заводында җитештерелгән продукциясенең беренче партиясен  озаткан. Агач эшкәртү заводыннан 2800 мең куб метр  МДФ плитәләре җибәрелгән, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте. "Расланган үсеш стратегиясенә тугры калып, компания җитештерүне җайга салуны гына дәвам итми, продукцияне башка илләргә сату географиясен дә киңәйтә, - дип белдергән Kastamonu заводының Россиядәге  генераль директоры Али Калыч. - Россиядә агач плитәләргә ихтыяҗ кимү сәбәпле, без экспорт юнәлешләре буенча активрак эшли башладык. Югары сыйфат һәм җәлеп итүчән бәя кулланучылар ихтыяҗы нигезендә ята. Без бу факторны истә тотарга омтылабыз. Әйтик, алдагы елларда "Алабуга"дагы заводта продукция җитештерү күләмен генә арттырып калмыйча, экспорт күләмен бүгенге 30 проценттан 40-45 процентка җиткерергә ниятлибез". Предпритие мәгълүматларына караганда, хәзер продукция күбрәк Үзәк Россиягә озатыла. Ә экспорт сатулары географиясе Европа һәм Азиянең якынча 20 илен үз эченә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев