Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Актүбәнең "Өмет" иҗат төркеме авылларда хәйрия концертлары куя

Татарстанның Азнакай районында, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, мохтаҗлыкта яшәүче гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән, игелек марафоннары үткәрелеп тора, дип яза aznakaevo-rt.ru сайты. Актүбәнең “Өмет” иҗат төркеме дә бу көннәрдә район авылларында хәйрия концерты белән чыгыш ясап йөри. Алар күрше Сарман, Мөслим районнарында да булып кайттылар. Концертларда җыелган акча Азнакайда яшәүче катлаулы авырулардан җәфа чиккән Зарина Хәсәншинага кыйммәтле операция ясауга тотылачак. Заринага дәвалану өчен болай да аена 8 мең сум акча кирәк. Шушы игелек гамәленә алынган үзешчәннәребезне Буралы авылында да бик җылы каршы алганнар. Күпләре гаиләләре белән килгән. Тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмгән. Хәйрия концертында бу көнне 20 мең сумлап акча җыелган, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев