Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Акцент белән сөйләшкән кешедән бары надан гына көлә, дип саный танылган диктор Абдулла Дубин

Туган якны өйрәнүче, танылган телевидение дикторы Абдулла Дубин шундый фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә дә белдерде. “Сталин да акцент белән сөйләшкән. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев та акцент белән сөйли. Әмма без бит анардан көлмибез, чөнки беренче чиратта кешенең фикере мөһим. Латинчадан акцент "басым" дип тәрҗемә ителә. Мин бала чактан рус мохитендә булганлыктан, татарча шулай ук акцент белән сөйләшәм”, - ди танылган диктор. Аның фикеренчә, акцент музыкада да бар. “Мисал өчен, Россия гимнын гына алыйк. Ул да чиста, безнеңчә түгел. Шуңа да, минем фикеремчә, акцент – ул табигый нәрсә”, - диде Абдулла Дубин.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев