Татар матбугаты
Актанышка шигъри десант төште
6 сентябрьдә Актанышка шигъри десант төшә – биредә Татарстанның һәм Башкортстанның яшь шагыйрьләре җыены узды.
Шагыйрьләр очрашуы Әнәк авылында, Шәрип Шәймиев музеенда башланды. Актаныш үзәгендә кунаклар өчен бу төбәкнең тарихын саклаган «Туган як» музеена, «Актаныш басмалары»ял паркына экскурсия оештырылды.
Шигъри җыен АКТАНЫШ РАЙОН МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫнда узды.
Башкортстан шагыйрьләре Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Әнгам Атнабаев, Равил Бикбаев, Рафаэль Сафиннар Татарстан шагыйрьләре белән гомер-гомергә аралашып, шул аралашулардан илһам, иҗатка дәрт алып, кунакка йөрешеп яшәгәннәр. Актанышта узган шигырь бәйрәме – аксакаллардан калган бу матур традицияне дәвам итү, тугандаш ике халыкның яшь иҗатчыларын берләштерү, дуслаштыру максатында оештырылды. Казаннан Актанышка яшь шагыйрьләр Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Гөлназ Газизова, Рүзәл Әхмәдиев, Ләйлә Хәбибуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фидаил Мәҗитов, Гүзәл Закирова, Гөлүсә Шиһапова, Алсу Сәлаховалардан торган төркем барды. Уфадан ун яшь шагыйрь килде. Шигъри җыенның махсус кунаклары – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсәләләре буенча урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәшит Зәйнуллин.Татарстан язучылар берлеге
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев