Татар матбугаты
Акча бәясен алтын билгели, кеше бәясен халкы билгели...
Шагыйрь сүзләре белән әйтсәк, акча бәясен алтын билгели, кеше бәясен халкы билгели... Күптән түгел генә “Казан утлары” журналында, аннан соң Татарстан китап нәшриятында халык язучысы Рабит Батулланың “Илбашы” романы дөнья күрде. Республиканың беренче Президенты, милләтебезнең асыл улы, аксакалы Минтимер Шәрипович Шәймиев турындагы әлеге әдәби әсәр авторның гына түгел, халкыбызның шушы олпат шәхескә булган ихлас ихтирамын чагылдыра дисәк, арттыру булмас.
70тән артык хикәяне бер төенгә бәйләп, җыйнак итеп язылган әсәр илбашының балачак-яшьлек елларын да, җитлеккән, оста куллы җитәкче булып эшләгән дәверләрен дә, сәясәттә тоткан урынын да, тирән акыл һәм зиһен нәтиҗәсендә җиңеп чыккан каршылыкларны да йөгерек тел белән сурәтли.
“Илбашы” әсәрен халыкка тәкъдим итү чаралары кайсы районнан башланды дип уйлыйсыз? Әлбәттә инде, Актаныштан! Март башында бер төркем сәнгать әһелләре Актаныш һәм Мөслим якларына сәяхәткә кузгалдылар. Пучы авылы мәдәният йортында башланып киткән кичә китапны тәкъдим итү рәвешендә генә булып калмыйча, эчкерсез бер бәйрәмгә әверелеп, тамашачыга Минтимер Шәрип улының балачак һәм яшьлек эзләре буйлап үтәргә, аның туганнан-туган апасы Бания апа, хезмәттәше Фәндүс абый уртаклашкан истәлекләр аша да узганнарга әйләнеп карарга мөмкинлек бирде.
Район башлыгы урынбасары Илфак Бариев кунакларны татар халкына президент бүләк иткән Әнәк – күрер күзгә кечкенә, әмма шул ук вакытта төш кенә дә авыл белән танышырга чакырды. Төзек йортлары, якты күңелле кешеләре, булдыклы җитәкчеләре белән матур авыл ул. Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, ди халык. Бакыйлыкка күчкәннәрнең мәңгелек йорты булган зиратта М.Шәймиевның газиз кешеләре – әткәсе-әнкәсе, якын туганнары ята. Хәзрәт белән бергә алар рухына дога кылган мәлдә һәркем фани дөнья һәм аның кыйммәте турында уйланырга өлгергәндер, мөгаен. Ә менә музей ул – исәннәр өчен хәтер сакчысы. Шәрип Шаһимөхәммәт улы Шәймиевның музей-йорты – аерым бер кеше һәм нәсел тарихын чагылдыручы урын гына түгел, тулы бер чорның көзгесе, авыл җаны, авыл рухы. Шуның белән бергә яшь буынга рухи тәрбия бирүче дә. Биредә дә, соңрак районның туган якны өйрәнү музеенда йөргәндә дә бер нәрсәгә игътибар итмәү мөмкин түгел иде: якташларының М.Шәймиев белән чын күңелдән горурлануы тыйнак бер яктылык булып һәр почмакта чагыла. Юк, бу горурлык һич кенә дә ниндидер төче, кызыл лозунглар рәвешендә түгел, ә гадилек аша галилеккә ирешкән затның үзе кебек үк ихласлыкта иде.
Актанышның йөз күрке – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның даны республика чикләрен узып киткән. Чәчләренә нәни калфак кадаган укучы кызларны күрүгә үк күңелдә горурлык хисе баш калкытты: менә бит, милләтнең киләчәге, асыл балалары, талантлары кайда тәрбияләнә! Язучылар белән очрашу вакытында укучылар тарафыннан яңгыраган саллы-саллы сораулар, үзләренең иҗат җимеше булган шигъри тәлгәшләр бу фикерне ныгытып кына куйды. “Илбашы” әсәренә караган сораулар белән беррәттән, бүгенге татар әдәбияты, аны мәктәптә укыту проблемаларына кагылышлы мәсьәләләр дә кызыксындыра иде укучыларны.
Район мәдәният йортында дәвам иткән кичә зал тутырып килгән тамашачыга “Илбашы” китабының авторы һәм башка язучылар белән дә, өр-яңа затлы әсәрләрне иң башлап үз битләрендә чагылдырган, 95 еллык тарихка ия “Казан утлары” журналы белән дә, районның мөхтәрәм кешесе Гадел ага Сәләхетдинов белән дә күзгә-күз карап сөйләшергә, “Агыйдел” ансамбленең затлы җыр-биюләрен карап хозурланырга менә дигән сәбәп булды.
Ил агасы эзләре буйлап аның туган төбәгендә башланган сәяхәтнең Мөслимдә дәвам итүенә гаҗәпләнергә кирәкми. Чөнки институт тәмамлаган яшь М.Шәймиевның тәүге хезмәт юлы нәкъ менә Мөслимгә, анда инженер булып эшләгән сукмакларга килеп тоташа. Кайчандыр ул эшләгән РТС урынында – бүген куәтле “Агромастер” предприятиесе урнашкан, анда авыл хуҗалыгы өчен күптөрле техника җитештерелеп, кайберләре хәтта чит илләргә дә сатыла. Заман белән бергә Мөслимнең дә йөзе танымаслык булып үзгәргән: өч урамда өч мәчет күкрәп утыра; урамнар, йортлар, хастаханә матур итеп төзекләндерелгән; шәһәр халкын көнләштерерлек “Курай” ял паркы, ат спорты клубы балкый; “Кояшлы Ык буе” исә гаҗәеп бер ял урынына әйләнгән. Үзәк китапханә дә, өй-гаилә атмосферасы тудырылып, заманча, гаять бер җылы урынга әверелгән, туган якны өйрәнү музее да зәвыклы заллар белән күзне иркәли. Мәдәният йортына урнашкан әдәбият-сәнгать музеена кем генә сокланмас: иркен залда шушы җирлектән чыккан һәр шәхескә аерым почмак эшләнгән, килгән кунаклар өстәл янына утырып, тулы бер дәрес тыңларлык шартлар тудырылган, һәр өстәл кулъязмаларның оригиналлары белән үзенә дәшеп тора. Быел республика мөгаллимнәренең август конференциясе Мөслимдә узачак – бирегә килгән һәркем яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән үзгәрешләрне үз күзе белән күреп китәчәк.
Мөслимнең дә зал тутырып килгән тамашачысы – әдәбият-сәнгатькә битараф булмаган зәвыклы тамашачы иде. “Илбашы” әсәрен “Казан утлары”ннан да, китаптан да укырга өлгергәннәр. Яшьлек чорында Минтимер Шәрипович белән бергә эшләгән Зәкиҗан абый истәлекләре дә зур кызыксыну уятты.
Айгөл Әхмәтгалиева
Чыганак: http://www.vatantat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев