Татар матбугаты
"Ак калфагым төшердем кулдан..." спектаклендә Борынгы фольклор кодларын шәрехләүдә бер хата да күрмәдем" - Миләүшә Хабетдинова
Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова “Ак калфагым төшердем кулдан...” спектакле буенча фикер алышуда режиссерның фольклор кодларын дөрес шәрехләвен билгеләп узды. “Борынгы фольклор кодларын шәрехләүдә бер хата да күрмәдем. Җиренә җиткереп күрсәтүегез өчен рәхмәт”, - диде ул. Миләүшә Хабетдинова мәдәният әһелләренең классиканы дөрес укый башлавына сөенә.
Кичә Камал театры журналистларга һәм театр белгечләренә Илдар Юзеевның 1990 елда язылган “Ак калфагым төшердем кулдан...” пьесасы буенча куелган спектакльне тәкъдим итте. Ул Америка һәм Казан татарлары арасында телевизион "күпер" тапшыруы формасында язылган һәм куелган. Төрле кыйтгаларда яшәүче татарларны сиксәненче-туксанынчы елларда популяр булган телеформат ике студиядә кара-каршы очраштырган. Аларның диалогларын шәрехләп: “Моң да, калфак та теге якта калды”, - ди галимә.
Спектакльдә иҗаты совет реализмына туры килмәгән яшь рәссам чит илгә китергә мәҗбүр була. Тормышка өмете сүнгән һәм милләтенең киләчәгенә ышанычын югалткан Тайфур Кормаш ролендә – Искәндәр Хәйруллин. Ул, Бөек Ватан сугышы чорында әсирлеккә эләгеп, Америкада урнашып калган Жак белән Катрин Люсиль ресторанында үзенең илендә аңлау тапмаган картиналарын калдырып китә.
Миләүшә Хәбетдинова әлеге кинжал дәрәҗәсендәге скрипка, филләр, роза чәчәге һәм хамелеон төшерелгән картиналарда милләтебезнең диагнозын күрә. Галимә бу спектакльгә гади тамашачы да, интеллектуаль тамашачы да йөрүенә, һәрберсенең үзенә “азык” табачагына ышана. “Чөнки "без бу дөньяда югалмыйбызмы?" дигән бер проблема өчен бөтенебез дә борчыла”, - ди ул.
“Ак калфагым төшердем кулдан...” кебек милли спектакльгә тамашачының ничек йөрүе бездән дә тора – без халыкка җиткерергә тиеш – бүген Камал театрында журналистлар һәм театр белгечләре өчен күрсәтелгән спектакльдән журналистлар шундый фикер белән таралды.
Бүген премьераны тамашачы да карый алачак. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев