2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатында Казан илчеләре “Ак Барс” командасының элеккеге капитаны Алексей Морозов һәм җырчы Нюша булды. Бу хакта “Р-Спорт” агентлыгы хәбәр итте.
Аларга бу җаваплы вазифаны Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашында узган тантанада йөкләделәр.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Нет комментариев