Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"АК БАРС" банк халыкны ялган хәбәрләргә ышанмаска чакыра

Чаллыда "АК БАРС" банкның лицензиясен алалар икән дигән хәбәр таралды, дип яза җирле басма. Бу банкның банкоматлары һәм офисларында туган проблемалар белән бәйле булып чыкты. Оешманың матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәнчә бу ялган хәбәр һәм ул кәрәзле челтәр аралашу җайланмаларыннан таралган. Шулай ук социаль челтәрләрдә дә бу турыда язганнар. Тиз арада "АК БАРС" банк эшне җайга салган: банкоматларда акча җитәрлек, офислар гадәти режимда эшли икән. Банкның финанс күрсәткечләре яңартылган: беренче яртыеллыкта быел банк 357,6 миллион сум табыш алган. Акча әйләнеше тотрыклы икән.
"Шәһри Чаллы"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев