Татар матбугаты
"Айсылу" фильмын карамый калмагыз!
Казанда “Айсылу.фильм” картинасын тәкъдим итәләр. Фильмны караганнан соң, геройлар һәм иҗат коллективы белән очрашу планлаштырылган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
17 августтан “Айсылу.фильм” прокатка чыга. Әлеге дулкынландыргыч мелодрама татар “золушкасы” тарихын сөйли. Картинаның төп герое - Айсылу исемле яшь кыз, балачагында юл һәлакәтенә эләгеп, култык таяклары ярдәмендә генә йөри торган булып кала. Кыз әнисе белән шәһәрдән еракта урнашкан авылда яши һәм матур итеп җырлый белә. Бервакыт шәһәрдән килгән продюссер Айсылуны чын сәхнә йолдызы ясыйм дип сүз бирә. Героиня зур сәхнәгә менә алырмы? Чын мәхәббәтен таба алырмы? Бу сорауларга җавапны фильмны карагач таба алачаксыз.
Проектның беренчел версиясе тамашачыга 2015 елда күрсәтелде һәм зур кызыксыну уятты. Региональ прокатчылар фикеренчә, “Айсылу"ның тулы метражлы версиясе чыгу - татар телле тамашачылар арасында 2017 елның иң көтелгән проекты булып тора.
Төп рольне Гөлназ Галимуллина башкара. Шулай ук фильмда Венера Ганиева, Римма Ибраһимова, Камал һәм Тинчурин теарты артистлары да катнаша.
Проектның сценарий авторы һәм башкарма продюссеры Россиянең киноведлар һәм кино тәнкыйтьчеләре Гильдиясенең призеры, “Ника” киноакадемиясе номинанты – Алексей Барыкин. Яшь кинематографистлар Рөстәм Рәшитов белән Солтан Сөнгатуллин фильмның режиссерлары.
Фильмның премьерасы 16 августта 19.00 сәгатьтә Ибраһимов проспекты, 56 адресы буенча урнашкан кинотеатрда булачак. “Айсылу.фильм” татар телендә төшерелгән һәм русча субтитрлар белән бара. Премьерага билетларны кинотеатр кассаларында алырга мөмкин, дип хәбәр итә Алексей Барыкин кинокомпаниясе.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев