Татар матбугаты
Айдар Галимов Тукай районында бушлай концерт куячак
900
0
0
Татар эстрадасының йолдызы Айдар Галимов Тукай районы Мәләкәс авылына концерт белән килә, дип яза җирле басма.
Җырчыны авылга Иван Еремеев чакырган. Ул тумышы белән Мәләкәс авылыннан, хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши, прокурор урынбасары булып эшли. Иван Алексеевич туган авылын, авылдашларын онытмый, артистны исә ул әнисе Мария Еремееваның юбилее уңаеннан чакырган. Шул рәвешле әнисенә генә түгел, ә бөтен авылга бүләк ясаган.
Артист 17 июнь, шимбә көнне килә. Концерт 18.00 сәгатьтә Мәләкәс авылы мәйданында була.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев