Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Айдар Фәйзрахманов үзенең авторлык программасын тәкъдим итә

Бүген Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов үзенең “Алып калыр өмет...” дип исемләнгән авторлык программасын тәкъдим итә. Концерт Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була һәм 18:30 сәгатьтә башлана. Программа 22 ноябрьдә кабатланачак. Айдар Фәйзрахмановның “Алып калыр өмет...” авторлык әдәби-музыкаль композициясе үткән сезонда чыккан “Олы юл әйтте...” циклының дәвамы. Программа Айдар Фәйзрахмановның нигездә үзе язган җырларыннан төзелгән. Артист сәхнәдән яраткан шагыйрьләре Рөстәм Мингалим, Мөдәррис Әгъләм, Илдар Юзеев шигырьләрен сөйләячәк. Филармониянең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, “Алып калыр өмет” концертында Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов; Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Айдар Фәйзрахманов), “Мирас” инструменталь ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин), Халыкара конкурслар лауреатлары Екатерина Коврикова (фортепиано), Ильяс Камал (виолончель) катнаша. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына әлеге концертны онлайн күрсәтәчәк. Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/131/

 «Татар-информ»

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев