Татар матбугаты
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Берләшкән Гарәб Әмирлекләреннән кайтты
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле кичә, ягъни 26 декабрьдә Берләшкән Гарәб Әмирлекләреннән кайтты, дип хәбәр итә Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте.
Ансамбль ерак сәфәргә Россия Федерациясенең Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендәге Тулы вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчесе Александр Ефимов чакыруы буенча “Зәйед Шәех мирасы” фестивалендә катнашу өчен барган. Фестиваль әлеге ил Президенты хакимияте булышлыгы белән быел 24 ноябрьдән киләсе елның 7 гыйнварына кадәр уздырыла, вакыт буенча Гарәб Әмирлекләренең Милли көнен һәм Россия белән Берләшкән Гарәб Әмирлекләре арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 45 еллыгын бәйрәм итүгә туры килә.
Татарстанның танылган татар ансамбле 5 декабрьдән 25енә кадәр фестивальдә 55 тапкыр чыгыш ясаган. Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертын Абу-Дабида Россия илчесе дә тамаша кылган. 18ендә Татарстан ансамбленың чыгышларын илнең үзәк телеканалы туры эфирда күрсәткән. Берләшкән Гарәб Әмирлекләре җәмәгатьчелеге, фестиваль кунаклары һәм анда катнашучылар Татарстан коллективын “иң югары һөнәри” буларак бәяләгән.
Россия белән Берләшкән Гарәб Әмирлекләре арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 45 еллыгына куелган концертта Россиянең халык артисты, пианист Владимир Овчинников та катнашкан. Ул да ансамбль эшчәнлегенә соклануын белдергән.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев