“Коры кеше иде: тишек мичкәгә су ташытты”
Әсхәт Зиннәтуллин тумышы белән Арча районы Носы авылыннан. Белеме буенча укытучы. Сугышка кадәр үк Арча педагогия училищесын тәмамлаган, балаларга рус теле укыткан. Сугыштан соң исә физкультура, хәрби эшләр фәннәреннән белем биргән. Авырый башлагач, балалар янында эшләүдән кыенсынган булса кирәк, тракторист-машинист һөнәрен үзләштереп, тимер атка утырган.“Егет кебек чагында вафат булды”
Алнур абый әтисенең сугышчан юлын аз хәтерли. Хәер, аннан кайткан кеше моны кабат искә алырга да яратмый бит. Ул аның Польшада булуын белә. Шунда аңа бер поляк кызы гашыйк була. Хәтта егет киткәнгә елап та кала. Икенче бер күрәзәче аңа бөти язып бирә. “Шуны үзеңнән калдырма, ул сине сугыштан исән-сау алып кайтыр”, – ди.“Герой таныклыгын үзе дә эзләде”
–“KZN” телеканалы бабайга бирелгән бүләкләнү кәгазенең эзенә төшкән. Алар архивларда актарынган һәм бирелми калган Герой таныклыклары тапкан. Көннәрдән бер көнне әтигә шалтыраттылар. Бу – безнең өчен көтелмәгән хәл булды, – ди оныгы. Эш шунда, Әсхәт бабай әле хәлле чагында үзе дә Мәскәү военкоматларына барып, документларын юллап йөргән. Чөнки Герой исеме бирелү хәбәре аның колагына кергән булган. Хәтта полк командиры аның кулын да кысып котлаган. Тик командир алышканмы, башка сәбәпме, бу эш шулай ярты юлда өзелеп калган. Аннан соң да әле ул кул кушырып утырмаган. Үзе турында берничә журналистка сөйләгән. Язмалар да басылган. Шулай итеп ул әлеге газеталарны Татарстан һәм Россия хәрби комиссариатларына барып җитәр, боз урыныннан кузгалыр дип көткән. Шул өмет белән яшәгән.Чын герой!
Зиннәтуллиннарга сугыш бетеп, 60 ел узгач кына әтиләренең чын Советлар Союзы Герое икәнен танырга туры килә. Әлеге таныклыкны аларга 2015 елның 9 маенда Кремльдәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында тапшыралар. Бүләкләү кәгазе инде саргаеп беткән. Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителү кәгазе Әсхәт Зиннәтуллинга 1945 елның 15 маенда бирелгән. Анда мондый сүзләр бар: “Иптәш Зиннәтуллин А.З., 1945 елның 18-22 апрель көннәрендә, Одер елгасы аша чыкканда зур кыюлык һәм сугышчан идарә күрсәтте. Каршы якның көчле ут көлтәсенә карамастан, ул үзенең шәхси куркусызлык үрнәге белән, иптәшләрен һөҗүмгә өндәде. Иптәш Зиннәтуллин кыл өстендә калган гомере белән санлашмыйча, сазда бата башлаган солдатларны, матди байлыкларны елга аша көймә белән чыгара. Соңрак атакага күтәрелгән дошманнарга каршы көрәшне үз өстенә ала. Үзенең кыюлыгы белән иптәшләрен һөҗүмгә күтәрә һәм авылга килеп кергән дошманнарны чигенергә мәҗбүр итә. Иң алгы сафта курку белмәс командир барын белү совет солдатларына сугышчан дәрт өсти, алар икеләтелгән көч белән дошманны тар-мар итәләр. Әлеге сугышта командир Зиннәтуллин җитәкчелегендәге рота 110 немец, 4 пулемет, бер танкларга каршы торучы пушканы юк итә. Сугышта күрсәткән батырлык һәм тәвәккәллеге өчен иптәш Зиннәтуллин А. З “Советлар Союзы Герое” исеме бирелүгә лаек.” Бүләкләнү кәгазенең һәр юлы тутырылган. Тик “Даими яшәү урыны һәм гаиләсе” дигән графа буш. Әлеге мәртәбәле исемнең озак еллар бирелмичә, архивта тузан сулап ятуына шул да гаепле булырга мөгаен.
Нет комментариев