Нигездә, мигрантлар төзелеш, транспорт хезмәте һәм туклану тармагында тир түгә. Аларның күбесе Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзербәйҗан, Кыргызстаннан килә
Россия миграция хезмәте мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Россиядә 10 миллионга якын мигрант исәпләнә. Татарстанда соңгы 8 айда миграция исәбенә 158 мең чит ил гражданы бастырылган – узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда бу 14 процентка күбрәк.
Республикабызны якын итеп, биредә икенче өйләрен табучылар саны да арта бара. Шулай итеп инде 22 меңнән артык кеше Татарстанда төпләнеп, даими яши. Былтыргы белән чагыштырганда бу күрсәткеч 8 процентка күбрәк.
– Мигрантларның социальләшүе шактый кыен процесс. Алар бер яктан үзләренең мәдәни үзенчәлекләрен, традицияләрен саклап калырга, ә икенче яктан кунак булган ил, төбәктәге шартларга җайлашырга тиеш. Татарстан әлеге юнәлешкә бик зур игътибар күрсәтә. Милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләр, республикада тулаем алганда, тотрыклы. Хакимият органнары, иҗтимагый һәм дини оешмаларның бердәм эшләве үз нәтиҗәләрен бирә. Татарстан халыклары Ассамблеясының республикада яшәүче халыклар белән элемтәсе зур казаныш булып тора. Бүгенге көндә Ассамблея 57 милли-мәдәни оешманы берләштерә, – дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.
Чыннан да, Татарстан күп еллар дәвамында үз территориясендә тынычлык, дуслык-татулык мохите саклый алган төбәк буларак үрнәккә куела. Республикабызда гомер итүче күпсанлы милләтләр үз телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү, саклау һәм үстерү мөмкинлегенә ия, һәркайсының милли традицияләре, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре зур ихтирам белән кабул ителә.
Әмма, әйткәнебезчә, чит илләрдән килүчеләр арасында бик үк тәртипле булмаганнары да бар. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Борис Кузькин сүзләренчә, үсеш алган миграция ул кешелеккә бик күп яңа мөмкинлекләр тудыра торган глобаль процесс. Әйтик, шул рәвешле мәдәниятара һәм милләтара якынлык урнаштыру, халыкның керем дәрәҗәсе һәм яшәү сыйфатын үстерү, өстәмә эшче һәм интеллектуаль көчләргә ия булу мөмкин. Әмма шул ук вакытта, әлеге процесс чит ил гражданнарын кабул итүчеләр җилкәсенә өстәмә җаваплылык та йөкли – мигрантларның һәм җирле халыкның иминлеген, тиешле сәламәтлек саклау дәрәҗәсен тәэмин итү, мигрантларның төрле инфекцияләр таратуына юл куймау кебек мәсьәләләрне хәл итү бурычы куела.
Россия халкын төрле күңелсезлекләрдән саклау өчен берничә ел элек миграция белән бәяле законнарга үзгәрешләр кертелде. Чит ил гражданнарына Россиядә эшләү рөхсәте алу хәзер катлаулырак. Мигрантлар патент алу өчен мәҗбүри рәвештә табибларда тикшеренү узарга, полис сатып алырга, илебез тарихын, традицияләрен, рус телен белүен дәлилләргә тиеш.
Күрүебезчә, сәламәтлек мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелә. Чит ил гражданнары илдәге эпидемик вәзгыятькә тискәре йогынты ясарга, вич-инфекция, вируслы гепатит, малярия, туберкулез, хәтта Эбола һәм Зика авыруларын таратучылар булып торырга мөмкин. Шуңа да эшкә килүчеләр җентекләп тикшерелә.
Борис Кузькин китергән мәгълүматлар буенча 2007-2015 елларда барлыгы 11,8 миллион эшче мигрант тикшерелгән. Алар арасында 15 меңнән артык ВИЧ-инфекцияле, 26 меңнән артык туберкулез белән авыручы, 30 меңнән артык җенси юл белән тарала торган чирләр белән авыручылар ачыкланган. Агымдагы елның 8 аенда 1,5 мең мигрант тикшерелгән – 1229 ВИЧ-инфекцияле кеше, 1626 туберкулез белән авыручы, 2875- җенси юл белән тарала торган авыруга ия затлар ачыкланган. Гадәттә, әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыра торган мондый гражданнарны илдән чыгару турында карар кабул ителә.
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев