Халык күңеленә “Калфаклы сандугач” булып кереп калган Сара Садыйкованың мирасын барлау дәвам итә. Күптән түгел “Бибиcара моңнары” дип аталган җырлар китабы дөнья күрде. Анда данлыклы композитор, Г.Тукай премиясе лауреаты Сара Садыйкованың моңарчы нәшер ителмәгән 143 җыры урын алган.
Югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы, тәүге татар операсы “Сания” дә төп партияне әүвәлге мәртәбә башкаручы, бихисап җырлар авторы Сара Садыйкованың архивын кызы - Әлфия Айдарская өйрәнеп, моңарчы нәшер ителми калган иҗади мирасын барлый, аларны халыкка чыгаруда зур көч куя. “Бибиcара моңнары” - Сара Садыйкованың ноталы сигезенче басмасы.
Әлфия Айдарская - Сара Садыйкованың бердәнбер кызы. Әлфия ханым 92 яшендә булуына да карамастан, көр күңелле, энергияле, тырыш, эзләнүчән шәхес. Әнисе һәм шул чор сәнгать әһелләре турында сәгатьләр буе сөйли, аның әсәрләрен көйли-көйли, язылу тарихын бәян итә. Шагыйрьләрнең Сара Садыйковага атап язган шигырьләрен дә, әнисе турындагы төрле шәхесләрнең истәлекләрен дә туплый.

Үкенечкә карышы, әнкәй, синең белән Туры килде миңа бик аз күрешергә. Әткәй белән “уртак”, дөрес аңлаганбыз: Көйли-көйли моң дөньясында яшәргә, Өчебезгә дә олы сәнгатьтә янарга. Кагылмады түгел сиңа чиксез газаплану – Сәхнәләрдән “кыскартулар”. Аз булдымы тилмерүләр, интегүләр? Аз булдымы тормышыңда яшь түгүләр? Ризыкны “әҗәткә” булса да юнәткәч, Икәү елый-елый сөенүләр. Әмма синең гүзәл, гадел булды җаның, Гомерең буе син эчкерсез яши алдың. Җырлый белдең Коръәнне дә моңлы итеп, Халкыңны да моңландырдың, рухландырдың.“Бибиcара моңнары” китабының кереш өлешенә шундый юллар керттем әле. Әнкәй, халык арасына чыкканда, баш түбәсенә калфак тагып чыга торган иде бит. Калфак киеп төшкән фотосын да урнаштырдым. Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм 1976 елда әнигә атап шигырь язган. Шигырендә ул әнине “Биби Cара” дип атый. Әнинең чын исеме Бибиcара булган бит. Менә яңа чыккан китапны да шул исем белән атарга карар кылдым".

Сара белән Салих
Яңа чыккан җыентыкка С.Садыйкованың күп еллар нәшер ителүгә өметләнеп архивта боегып яткан, моңарчы ишетелмәгән йөздән артык җыры тупланды. Алар клавир формасында тавыш һәм фортепиано өчен тәкъдим ителә. Җыентыкка Салих Сәйдәшевнең “Бибиcара” җыры да кергән. Бу җырны озак еллар халыкныкы, дип тә йөрттеләр, берәр сәхнә әсәренә язылган диючеләр дә табылды. Чынында бу әсәр Сара Садыйкова багышлап язылган була. С. Сәйдәшев белән әнкәйнең дуслыгы 1926 елдан башланган. Икесе дә - яшьләр. Салих абыйның хатыны, Альфредны тапканда, 1927 елда дөнья куя. Салих абыйның язган җырларын Сара Садыйкова башкара торган була, ул вакытта җырчылар юк дәрәҗәсендә ич. “Сандугач”, “Кандыр буе” әнигә аталып языла. 1932 елгы бер хәлне әни озак еллар сер итеп саклады. Әнкәй мәшһүр композитордан Фәридә роленә җыр язуын үтенә. Салих абый һәрвакыт ашыккан, кабаланган, эше гел тыгыз булган. “Әсәрдә болай да җыр күп. Шулай да син үзең яз, консерватория тәмамлагансың бит! - дип әйткән ул әнигә. Әни рояль янына утыра да яза, икенче көнне җырны Салих абыйга күрсәтә. Сәйдәшев ошата, төзәтеп җибәрә, шулай итеп Фәридә ариясе “Кандыр буе”на кереп китә. Әхмәт Ерикәй сүзләренә язган җырлары да күп. Бу җыентыктагы җырлары төрле мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Әнкәй шулай итеп, Салих Сәйдәшевнең киңәшен тотып, җырлар яза башлаган. “Салих, акылым, минем бит әле Азигым бар. Азигым авыру булса да, тере бит әле ул” – дигән аңа әнкәй... Ә инде Айдарский үлгәннән соң, Салих абый әнигә болай дигән: “Саруш, мин сине юатмыйм да, барыбер файдасы булмас. Син җырла! Җырлый-җырлый хәсрәтең азаер...”Аристтан артист туа

"Әни мине кырыс тәрбияләде"


Автор өстәмәсе

1943 елда Пермьгә чыгып киткәндә Әлфия “форма №7”ны оныткан. Шунлыктан, аңарга Пермьдә 1 ай икмәксез яшәргә туры килә. 1944 елда Уфага китеп бара, сугыш заманы. Казанга 1944 елда кайтып, 1964 елгача – М. Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында балет артисты буларак хезмәт куя. 1965 елдан Казан театр һәм музыка училищесында балаларга ритмика укыта башлый. Алабугада да эшли. Улы Ростислав Суворов училищесында белем ала, тик кыска гомерле булып чыга...
"Мирас барланырга тиеш"
"Мин әткәем Айдарскийга охшаган. Әни минем оптимист, әтине пессимист булган, диләр. Мин менә шул сыйфатлар уртасында тирбәләм. Сибгат абый Хәким әйтмешли, минем әни патриот иде. Үземне әни шикелле ватанпәрвәр дип саныйм. Әнкәй башкарган гамәлләрне җанландырып җибәрергә тырышам. 1990 еллардан мин, әнинең вафатыннан соң беренче тапкыр, Мәскәүдә аның иҗатына багышланган музыкаль кичәләр оештырдым. Әнкәй үзе исән чагында төрле җирләрдә концертлар куеп йөри иде. Бик катлаулы еллар иде бит. Әнкәйнең дә, минем дә дусларым ярдәм итте. Гариф Ахунов афишалар бастырырга булышты. Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Хәйдәр Бигичев, Миңгол Галиев, Зиннур Нурмөхәммәтов һ.б аның әсәрләрен башкарды. Мондый иҗади кичәләрдән соң әнине онытмауларын белдем һәм, ялкынланып, архивын барлый башладым. Архивта кайчак утырып елый торган идем. Әтием Айдарскийның көндәлекләре тетрәндерде. “Нигә соң әле мин елап утырам? 100 еллыгын уздырыйм!” - дип, 1999 елда Яшел Үзән районының Айдар авылында уздырдык. Кечкенә генә авылга бик күп халык җыелды. Казанның актерлар йортында да кичәсен оештырдык. Сара Садыйкованы халык искиткеч талантлы драма артисты итеп тә (Мәскәү Татар драма театры -1923-1930 еллар, Г. Камал исемендәге театр – 1930-1934), иҗади эшчәнлеге сәнгать югарылыгына менгән оста башкаручы, Татарстан милли опера сәнгате үсешенә зур өлеш керткән (Татар дәүләт опера һәм балет театры -1939-1948) опера җырчысы буларак тә хәтерли. Бәхеткә, аның Көнбатыш Европа һәм рус классикасында тәрбияләнүе “татар халкы кызы” булып калуына комачауламады. Туган халкының фольклорын бик яхшы белүе, татар халык җырларын дөрес итеп һәм тирән моң белән башкаруы үзенең дә милли көйләренең дәрәҗә-абруен бик югары күтәрде.
"Түрәләргә Сара Садыйкова кирәкми"
Иске бистәнең префекты Марат Усманов белән очраштым. Һәйкәле Юнысов мәйданында куелмагач, яңа урын бирделәр бит. Бер ягында мәчет, икенчесендә тукталыш. Туристлар Тукай музееннан чыгып, Кабан буена китә, Әхтәмов урамына килеп мәчеткә уза. Туристлар йөри торган җир, кыскача әйткәндә. Журналга култамгалар җыеп йөрдем. 778 култамга җыйган идем. Менә шул журналны югалттым. (Дуслар арасында дошманнар да бар икән). Кемнәр генә “Сара Садыйковага һәйкәл салырга кирәк!” - дип кул куймаган иде анда?! Анда Казан кешеләре генә түгел, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүчеләр дә бар иде. Халык арасында йөргәндә дуслар да булышты. Ә меңгә кадәр җыйгач, журналны Рада Нигъмәтуллинага бирәм, дигән идем. Нигъмәтуллина Юнысов мәйданын таләп итә. Һәйкәлнең Юнысов мәйданында булмаганына бик кайгырдым, хәзер дә кайгырам. Бу урынны Сара Садыйкованың 100 еллыгында ук һәйкәл өчен тәгаенләгән булганнарын да беләм. Безнең түрәләргә Сара Садыйкова кирәкми. Элек җитәкчеләр сәнгать белән кызыксына иде, хәзер аларга спорт кына кадерле. Дөресен генә әйткәндә, Сара Садыйкова үзенә мәгънәви һәйкәл куйган инде ул. Егерме елдан артык “Моңнар алиһәсе”нә һәйкәл куя алмый азапланулары гына мине аптырата да, борчый да, рәнҗетә дә”...Саубуллашканда

Нет комментариев