Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әти васыяте

«И балалар, и туганнар! Барчагызга шуны әйтәм: үзегездән кечеләрнең килешмәгән эшләренә нык күзәтчелек итегез. Аллаһ риза булмаган эшләрдән бөтен көчегез белән сакланыгыз. Коръән кушканча яшәгез, чөнки безнең мәңгелек бәхетебез Коръән бит. Ягъни, Коръән юлы гына безнең тугры юлыбыз. Коръәнгә ышанмаучыларга бик нык куркыныч». ...Әтинең кул җылысын, күз нурларын гына түгел, җан авазын да саклаган саргаеп беткән дәфтәр битендәге әлеге юлларның язылуына 40 елдан артык вакыт үтсә дә, тыныч кына укый алмыйм. vas   Әтиебез Исмәгыйль Сәлимшинның без варисларына атап язган әлеге васыятен күбәйтеп, барган бер җиремдә таратуны гадәткә керттем. Балаларына атап әйтелсә дә, бүгенге көндә барыбыз өчен дә бик кыйммәтле нәсыйхәтләрен җиткергән, дөньяда ничек яшәргә кирәклеген гади итеп, әтиләрчә аңлаткан бит ул. Тәрбияви яктан да, үрнәк итеп алып, үзеңнең васыятьнамәңне булдыру өчен дә кабатланмас мисал бу. Ни кызганыч, хәзер күпләр васыятьнең нәрсә икәнен дә аңламый, аны мирас бүлү, гомер буе туплаган малны кемгә ничек өләшү хакындагы язу дип кенә уйлыйлар. Шөкер, әтинең дәфтәргә язып калдырган шактый озын васыятьнамәсендә мал-мөлкәт хакында сүз булмаса да, безгә фани дөньяда ничек яшәргә кирәклеге бәйнә-бәйнә аңлатылган. Әти нәсыйхәтен ничек үтибез? Ул күрсәткән ак юлны без ничек уздык соң дип еш кына үз-үземә сорау куям да, җавап эзлим. Башкортстанның хәзерге Октябрьск каласыннан ерак булмаган Нарыш авылында безнең тамырлар. Биш бала үстек. Инде ике ир туганым һәм ике апам бакыйлыкка күчтеләр. Миңа – гаиләдә төпчек балага Раббым бәрәкәтле, бәхетле гомер бирде. ...Әти васыятен кулыма алган саен, уйлар өермәсе бөтереп ала башлады. Әти-әни мирасын берәмтекләп җыярга, икесенең дә нәсел шәҗәрәсен тупларга хыялландым. Моны башкарырга тиешле бурычым дип, намус эшем дип кабул иттем. Әтиебез Исмәгыйль Сәлимшаһ улы (1893-1975) ягыннан 1700 елда Абдулкәримнән башланган нәселебезнең 10 буынын барладык. Әниебез Гайнелҗинан Сөләйман кызының 8 буынын ачыкладык. Билгеле, берничә гасырда еракларга таралган нәсел тамырларын табу зур тырышлык сорады. Әти-әниләребез буынына дин кушканча яшәү, татар, мөселман булып калу өчен бик катлаулы, алай гына да түгел, хәтәр чорларның сынауларын үтәргә туры килгән. Гыйбрәтле чорны әти язмышы аша киләчәк буынга күрсәтү нияте мине китап язарга этәрде. Әтинең гаять бай кулъязмаларын өйрәндем, байтак чыганаклар аша тарихи документлар таптым. Китапка аның гомере буена халык өчен бик тә кирәкле, бик тә кадерле һөнәр иясе – тегермәнче булуы хакында авылдашларның җылы хәтирәләре тупланды. Шулай ук 1950-1975 елларда туган авылы Нарышта имамлык итүе дәверендә якташларына ирештергән вәгазь-нәсыйхәтләре, фронт көндәлеге, шигъри әсәрләре, фәлсәфи уйланулары урын алды. Алар барысы да – әтиебезнең нинди затлы, зыялы шәхес булуына ачык дәлил. “Дөнья – ахирәтнең игене яки Нарыш җәүһәрләре” дигән әлеге шактый калын, татарча-русча китап-альбом яңа гына басылып чыкты. Мин аны үземнең гомер бәйрәмемә һәм шатлыгымны уртаклашучы нәселемә бүләк итеп әзерләдем. Тарихи-документаль җыентыкны китап-альбом хәленә китереп, укучыларга җиткерүне оештырган мөхәррир – “Мирас” нәшрият йорты директоры Александр Долгов белән бизәлеш рәссамы Ратмир Ахияровка зур рәхмәт, күп тырышлык куйдылар. Күптән түгел Татарстан Фәннәр академиясендә китапны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы үтте (фотода). Дәрәҗәле галимнәр, җитәкчеләр, журналистлар китапка саллы бәя бирделәр. Исмәгыйль хәзрәтнең дини белемен дөньяви тормышта бергә оста үреп бара белгән, аны яшәү-эшләү рәвеше белән дәлилли алган гаять хөрмәтле аксакал, абруйлы дин әһеле булуын ассызыкладылар. – Бөек Ватан сугышының башыннан азагынача узган гап-гади татар солдаты фронт көндәлеге алып барган, – диде Энциклопедия институты директоры, галим Искәндәр Гыйлаҗев, тәкъдим итү чарасын ачып. – Сугыш тематикасы бик киң. Маршаллар аны үзләре күргән киңлектә бәян итәләр, чит ил кешесе үз күзлегеннән чыгып яза. Исмәгыйль Сәлимшин миллион солдатның берсе, сугышны эчтән күрүче. “Сугышта язылган китап” һәм “Мулла бабай мирасы” бүлекләрендәге язмалар, шигырьләр, фәлсәфи уйланулар, вәгазь-нәсыйхәтләр безгә бер гаилә язмышы, конкрет кешеләр аша тарихны ачып сала. Бу басма – сугышны аңлар өчен үзенчәлекле чыганак. Гаилә тарихын дин тарихы, төбәк тарихы белән бәйләп аңлатуы белән кыйммәтле. Русия Ислам университеты ректоры, галим Рәфыйк Мөхәммәтшин исә китапны мөселман кешесенең сугышка мөнәсәбәтен, совет чоры мулласының 1950-70 елларда динне хәнәфи мәзһәбе буенча, буыннар чылбырын өзмичә алып баруын, яшәү рәвешен дәлилле, тарихи документлар аша күрсәтүче, бүгенгеләр өчен дә бик кирәкле, гыйбрәтле чыганак дип бәяләде. Китап-альбомда үрнәк өчен дә, фикерләү, чагыштыру һәм гыйбрәт алу өчен дә дәлилле хикмәтләр җитәрлек. Әти-әниләребезнең, әби-бабайларыбызның бик авыр сынау-сыналу елларында да шәригатьне бозмыйча дөнья көтүләре, динне саклап калулары һәм безнең көннәргә китереп җиткерүләре – үзе бер сабак. Балаларыбыз, нәселебез дәвамчылары әти васыятенә тугрылыклы калырлар, мөселман исеменә тап төшермәсләр дигән өметтә калам. Гаиләмнең бүгенгесенә шөкер итәм. Ирем Равил Шаһимәрдәнов белән гаилә коруыбызга Аллаһ кушса быел 50 ел тула. Ике угыл үстердек, 7 оныгыбыз бар. Улларым, киленнәрем, оныкларым барысы да заманны, дөньяны сылтау итеп, төрле сәбәпләр тапмыйча, Аллаһны танып, динебез кушканча яшәүчеләр, Исмәгыйль бабалары васыятен үтәүчеләр. Шунысына шөкер итеп туймыйм.
Сиринә ШАҺИМӘРДӘНОВА. Казан
Татарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев