- Бүген Instagram челтәрендә синең аккаунтны белмәгән кеше юктыр. Бу махсус уйлап табылган проект идеме, әллә уйнап кына барлыкка килгәнме? - Мин әллә кайчаннан бирле татарларны берләштерә торган аккаунт барлыкка китерергә теләгән идем. Башта ул “TatarXFiles” дигән аккаунт булды. Мин анда Татарстанның гүзәл җирләре турында башка кешеләр төшергән фото-видеоларны куеп бардым. Соңыннан, аны “Tatar Comedy” дип үзгәрттем. Шулай постлар куеп баргач, халык социаль челтәрдәге битем белән кызыксына башлады, үз фотомны сорады. Ә мин исә: “Язылучылар 10 меңгә җыелса, барысын да сөйлим”, дип вәгъдә бирдем. Озак та үтми, язылучыларның саны дистә меңнән артып китте. Вәгъдәмдә торып, фото аша үземнең Түбән Кама егете булымны ачып салдым.
- Әле бит шушы аккаунт кысаларында #ЯратканҖырым проекты да бар? - Әйе, интернет аша бер җырчының концертын тыңлаганнан соң, тамашачыларның аңа кушылып җырлавын күреп, #ЯратканҖырым проектын башлап җибәрдем. Кешеләр, гомумән, үз җырлауларын социаль челтәрдә куймый. Ә минем флэшмоб кагыйдәләре буенча, биредә татарча җыр куярга кирәк. Бу проект шактый уңышлы булып чыкты. Аңа көннән-көн күбрәк кушылалар. Шуңа да ел ахырында аның җиңүчеләренә “Instagramның халык артисты” дигән исем белән диплом-кубоклар бирәсем килә. Дөресен генә әйткәндә, сәхифәне гел татарча алып бару җиңел түгел. Кайвакытта сүзлекләрне дә кулланырга туры килә. Бөтен кеше миңа: “Синең әле аккаунтыңа бер ел да юк, ә анда шуның кадәр күп кеше”, дип шакката. Тик алар бу аккаунтны күңелемдә инде ничә еллар йөрткәнемне күз алдына да китерми!
-Бу блог синең өчен хоббимы, әллә инде аны эш буларак кабул итәсеңме? - Соңгы ике-өч ай эчендә тормышымны Instagramга яраклаштырып яши башладым. Кешеләргә үз республикабызны, аның кеше күрмәгән матур урыннарын күрсәтәсем килә. Баштарак бернәрсәгә дә игътибар итмичә, теләсә нәрсә куя идем. Әле күптән түгел блогта, көтү көткәндә, репортаж эшләдем. Көтүгә чыгу өчен, махсус рәвештә, эштән сорап, ял алдым. Безнең авылда интернет тотмый. Телефоннарны зарядкага куеп, үзем белән портатив аккумуляторлар алып, көтүдә видеолар төшердем. Казанга килгәч, монтаж ясадым.
- Instagramда постлар куюның берәр махсус вакыты бармы? - Вакыт булган саен куеп барырга тырышам. Шунысы бар: постны ничәдә куйсаң да, кеше барыбер карый. Гадәттә, иртә белән, төшке һәм кичке аш вакытларында, йоклар алдыннан язылучыларымнан килгән сорауларга җавап бирәм.
- Син, постлар язган вакытта, язылучыларыңа “дусларым-матурларым” дип эндәшәсең. Бу үзең уйлап чыгарган гыйбарәме, әллә Тубән Камада шулай сөйләшәләрме? - “Дус” сүзе минем өчен егетләргә әйтелә торган сүз кебек. “Дуслар” дигәч, күз алдына егетләр килә. Ләкин кызларны үпкәләтеп булмый бит инде. Аларга да бер сүз уйлап табарга кирәк иде. Шуңа күрә “дусларым” сүзе – егетләргә, “матурларым” кызларга булды. Бу үзенә күрә фишкама әверелде.
- Әти-әниләрең әлеге блогны алып баруга ничек карый соң? “Җитте инде, улым, бала-чага кебек, гел телефонда утырма” димиме? - Баштарак әни: “Нәрсә төшереп, теләсә-нәрсә кыланып йөрисең, әйдә, эшлә”, дип әйтә иде (елмая). Хәзер инде позитив рухтагы блог булгач, аңлый башладылар. Әниемнең дә Instagramда аккаунты бар. Ул – минем сәркатибем, бөтен хаталарымны беренчеләрдән булып төзәтүче дә ул. Башлангыч вакытта, миңа комментарий язганда, “улым-улым” дип эндәшә иде. Мин аңа: “Әни, миңа Татар малай дип яз, кеше белмәсен”, дип әйткәч, ул да хәзер Татар малай дип яза башлады (елмая).
- Сине татар мәдәнияте белән бәйле чараларга чакыралар. Монда да Instagramдагы аккаунтның йогынтысы булмый калмагандыр? - Әйе, аккаунтымда аудитория күп булгач, әлеге чараларны башкаларга да күрсәтәсем килә. Кайвакыт Instagramда утыручылар Татар малайның аккаунты аша ул чараларны җылырак кабул итә. Әлбәттә, минем татарларга бер урында гына таптанып тормавыбызны, алга атлавыбызны күрсәтәсе килә.
- Урамда да хәзер сине таный башлаганнардыр инде... - Үзеңне белмәгән кешеләр таный башлагач, бик кызык икән ул. Кызлар күрүгә “Син бит – Татар малай”, дип кочаклашалар. Ә егетләр җитдирәк, алар күрешергә кулларын суза, ләкин артыгын сөйләшеп тормый. Минем популяр булуымны әйтәләр, ләкин мин аны сизмим, “йолдыз чире” йогуын да теләмим. Хәзерге вакытта нинди гади, шундый булып каласым килә.
- Сиңа язылучылар арасында рәхмәтләрен җиткерүчеләр бармы? - Әйе, алар бик күп. Мисал өчен, көтүдән репортаж алып барганда, ике көн эчендә миңа берьюлы 600 кеше кушылды. Көтү көткән рәхәт чакларын искә төшереп, ностальгиягә бирелеп, рәхмәт әйтүчеләр дә шактый иде араларында. Беләсезме, миңа хәтта олы кешеләр дә бик күп яза.
- Үзең дә кайбер сүзләрне сүзлекләрдән карыйм, дип искәрттең, постлар язганда, татар теле укытучыларына мөрәҗәгать иткәнең юкмы? - Минем укытучыларым – ул миңа язылучылар. Алар мине һәрвакыт төзәтеп тора. Вак кына хатаны да игътибардан читтә калдырмый. Шәһәр малае булгач, татар телен яхшы дәрәҗәдә белми идем. “Татар малай” дигән исем биргәч, үз алдыма татар телен яхшырак белергә, аны ныклап өйрәнергә дигән максат куйдым. Сүз байлыгы күбрәк булсын дип, татарча газеталар укый башладым, татарча җырлар тыңлыйм.
- Димәк, блогны алып бару да татар телен өйрәнүгә бер этәргеч булган? - Әлбәттә. Очрашкан кызларымның кайберләре рус иде. Алар татар кызлары булса, мин аларга “матурым”, “җаным”, күбәләгем”, дип әйтә алыр идем. Чөнки татар телендә сүз байлыгы шулкадәр киң. Әнием Мамадыш районыннан, әтием – Түбән Камадан. Без өйдә татар телендә сөйләшәбез. Баштарак туган телемне яхшы беләм, дип уйлый идем. Сәхифә алып бара, радиолар тыңлый, газеталар укый башлагач, үземнең ялгышуымны аңладым.
- Булачак хатының да Ринат Галиәхмәтовны гына түгел, ә Татар малайның тормышын белеп кияүгә чыгарга тиешме соң? - Беренчедән, мин тормышта нинди, Instagramда да шундый. Икенчедән, әгәр мин насыйп ярымны очратам икән, дусларым-матурларыма үз аккаунтыма аның белән төшкән фотоларны куячакмын. Моны хәтта язылучыларым да көтәләр.
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев