Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

28 октябрьдә Казанда КВНның Татар лигасы сезон ачылышы фестивале узачак

КВН дигәч, күпләр Александр Масляковны күз алдына китерә. Баксаң, татар КВНының да үз Масляковы бар икән. Бу юнәлеш белән мавыккан кешеләргә шактый таныш ул егет. Рамил Агдееев Чаллыда яшәп иҗат итсә дә, республикабызда татарча КВН үссен, дип тырышып йөрүчеләрнең берсе. Татар КВНының әнисен дә онытырга ярамый. Фәридә Таштабанова – татар КВНына нигез салган кеше. КВНның Татар лигасында хәзер студентлар уйнаса да, башта ул мәктәп укучылары КВНы булып оеша. Бүген Татар лигасында студентлар, урта һәм һөнәри уку йортларын тәмамлаган егет-кызлар уйный. Мәктәп укучылары арасында оештырыла торган татарча КВН да бар. ˜ – 22 ел дәвамында уздырылып килгән Татар лигасы күзгә күренеп үзгәрә, дип әйтергә мөмкин. Мисал өчен, башта Татар лигасы Чаллыда гына төпләнсә, моннан дүрт ел элек Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин тәкъдиме белән аны Казанга  “күчерделәр”. Хәзер аның уен-фестивальләре башкалабызда уза, – ди КВНның Татар лигасы директоры  Рамил Агдеев. Әлбәттә, бу башкаларга да тәэсир итми калмаган. Хәзер татарча КВНга Казандагы уку йортлары, республика районнары күбрәк тартыла башлаган.

28 октябрьдә Казанда КВНның Татар лигасы сезон ачылышы фестивале узачак. Быел анда 20 команда катнаша. Алар арасында Арча, Чүпрәле, Әлмәт, Алабуга, Алексеевск, Кукмара районнары, Мәскәү, Башкортстан, Казахстаннан яңа командалар катнаша. - Төп максатыбыз: республиканың бөтен районнарын Татар лигасына җәлеп итү, һәр районнан, ким дигәндә, бер команда туплау. Лиганың көчле булуын телибез. Киләчәктә май аенда уза торган финал программасы белән Россиянең татарлар күпләп яши торган төбәкләренә чыгарга исәп бар, – ди КВНның Татар лигасы вице-президенты Алмаз Нурлыев.

Күпчелеге – егетләр Татарча КВНда да, башкаларындагы кебек үк, катнашучыларның күбесен егетләр тәшкил итә. Моны оештыручылар үзләре ничек аңлата соң? – Кайсы КВНны гына алма – барсында да егетләр күбрәк. КВН егетләр уены, дип кистереп әйтеп булмый. Ләкин нишләптер нәкъ менә алар күбрәк тартыла. Бәлки бу егетләрнең шаяруларны, мәзәкләрне уйлап чыгаруга осталыгы күбрәк булуы белән аңлатыладыр, – ди Рамил. КВН һәрвакыт үсеш, алга баруны таләп итә. Татар КВНчылары мәктәбе дә шундый максатлар белән оештырылган. Ул, гадәттә, сезон ачылышы алдыннан елга бер тапкыр уза. Быел әлеге мәктәп 24-28 октябрь көннәрендә оештырыла. Анда катнашучыларга мәзәк уйлап чыгарырга, аны  сәхнәләштерергә өйрәтәләр, команданы дөрес итеп туплау серенә төшендерәләр. Татар КВН мәктәбенең максаты тәҗрибәле КВНчыларны үстерүдән гыйбарәт. Шунысы да бар: КВН уйнаучыларның сөйләме татар КВНының йөзен билгели. Уйнаучыларның 95 проценты татарча яхшы сөйләшсә дә, ни кызганыч, чыгышларда катнашучыларның сөйләмендә кытыршылыклар сизелә. Барысы да татарча чиста сөйләшми. Ләкин редакторлар бу мәсьәләгә җаваплы карый. Чиста сөйләм белән проблемалар булганда, катнашучыларны дөресләп җибәрәләр, чыгыш  алдыннан татарча әсәр укып чыгарга кушалар.

Кем актив та, кем пассив? КВН мәктәбе районнар өчен зур чыгымнар таләп иткәнгә, быел биш көнлек КВН мәктәбе Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә оештырыла, яшәү урыны да, ашау-эчү дә бушлай булачак. Гомумән алганда, Россиядә КВНда катнашу өчен күпмедер күләмдә акча кертергә кирәк, Татар лигасында мәктәп бушлай була торып та, районнар катнашырга ашыкмый. Бәлки районнардагы яшьләр эшләре бүлекләре акчага кытлык кичерәдер, бәлки теләк тә җитеп бетмидер. Үзем татар җанлы булгач, миңа яшьләрне үстерү мөһим. Кызганыч, хәтта Балтач, Мөслим кебек саф татар районнары да катнашырга теләми,  – ди Алмаз Нурлыев.


Көчле командаларга килгәндә, елдан-ел Татар лигасында аграр университет, КФУ, Чаллының КамПИ (хәзерге КФУ), педагогика институтлары бик яхшы уен күрсәтә. Районнар арасында Актаныш, Мамадыш, Саба актив.

– КВНга егет-кызларыгызны, командалар туплап җибәрегез, чөнки татар юморын заманчалаштырырга, яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Юмор бит ул - көзге сыман. Аңа карап милләт турында күп фикер әйтергә мөмкин. Һәрбер районнан берәр команда булса, бергәләп татар юморын үстерер идек, – ди Татар лигасын оештыручылар. КВНның Татар лигасы яшьләр арасында татар телен популярлаштыру чарасы булып тора. Тик шунысы да бар: “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында Татар лигасын күрсәтмиләр. Моңа оештыручылар үзләре дә аптырый. Юкса, Казанда уза торган рус телендәге КВНны күрсәтәләр бит. Шулай ук Казанда татар КВНының бер үзәген булдырырга кирәк, дип саныйлар. Чөнки хәзерге вакытта аларның репетицияләр үткәрергә, редактуралар оештырырга урыннары юк. Шуңа күрә без бер үзәктән икенчесенә мәйдан сорап йөрергә мәҗбүр. Мондый үзәк күп кенә оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә булышу белән бергә, татар КВНын үстерү өчен ышанычлы адым булыр иде, ди алар.

Татар КВНының баскычлары:


КВНның Татар лигасы уеннары:

– 28 сентябрь – сезон ачылышы (Казан); - декабрь – 1/4 финал (кайсы да булса бер район) - апрель – 1/2 финал (Чаллы); - май – финал (Казан).

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев