Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

27 гыйнвар: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

27 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү. Татар дөньясында 1924 елда Казан университетына Ленин исеме бирелә. Ләкин РСФСРның Наркомпрос коллегиясе бу карарны расламый. Шулай итеп уңай карар 1925 елның 29 июнендә генә кабул ителә. 1930 елда Мәскәүнең "Красный богатырь" заводы тәкъдиме белән Моссовет Татарстанга шефлык билгели. Соңрак, 16 февральдә, Мәскәү hәм Татарстан җитәкчеләре арасында 10 елга хуҗалык-сәяси килешүе төзелә. Бу килешү нигезендә республикадан Мәскәүгә hәм Мәскәү өлкәсенә авыл хуҗалыгы продукциясе озатыла. Татарстан кешеләре бик күпләп башкала төзелешләрендә, шул исәптән метро төзелешендә дә катнаша башлыйлар. 1942 елда Казан җилем эшләнмәләре заводы ачыла; 1984 елдан – "Казаньрезинотехника" җитештерү берләшмәсе, 1992 елдан – "Кварт" акционерлык җәмгыяте. Илдә 1924 елны Мәскәүнең Кызыл мәйданында, Кирмән дивары янында В.И.Ленинга беренче мавзолей төзелә. 1944 елны Ленинград камалышы өзелә. Ул 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнваренә кадәр – 872 көн сузыла. Камалышта калган шәһәрдә җитәрлек азык-төлек һәм ягулык булмаган. Ленинград белән бер генә элемтә кала – Ладога күле. Бу күл алман-фашист артиллериясе һәм очкычлары тарафыннан тупка тотыла, шуңа күрә йөк элемтәсе җитәрлек азык-төлекне Ленинградка китерә алмый, шәһәрдә зур ачлык башлана. Бик салкын кыш һәм азык-төлек җитешмәве нәтиҗәсендә 700 мең диярлек кеше ачлыктан үлә. 1954 елда СССРда сәяси репрессияләр корбаннарын реабилитацияләү башлана. ТАССРда репрессияләрнең иң “кызу” чоры 1937 елның җәеннән 1938 елның язына туры килә. “Өчлек”нең карары белән республикада 3 меңгә якын кеше аттырыла, 10 меңнән артыгы төрле срокларга хөкем ителә. Дөньяда 1820 елны тарихка алтынчы континент – Антарктиданы ачу буларак кереп калган. Аны Фаддей Беллинсгаузен hәм Михаил Лазарев җитәкчелегендәге дөньякүләм хәрби-диңгез экспедициясе ача. 1945 елда Икенче Бөтендөнья сугышы дәвамында Кызыл Гаскәрләр тарафыннан Освенцим азат ителә. 2005 елдан Бөтендөнья Холокост корбаннарын искә төшерү көне. Туган көннәр Марат Мөбин улы Сафин – бөек татар теннисчысы, Россиянең танылган спортчысы, Россиянең атказанган спорт остасы,  дөньяның беренче ракеткасы (Россия тарихында беренче тапкыр). 2011 елдан Дәүләт Думасы депутаты, Хөрмәт ордены кавалеры. Марат Сафин татар гаиләсендә 1980 елда Мәскәүдә туган. Аның әнисе – Рәүзә Исланова – күренекле теннисчысы 1960-1970 елларда һәм соңрак теннис укытучысы. Маратның сеңлесе – Динара Сафина – мәшһүр теннисчы, Дөньяның беренче ракеткасы да булган. Марат һәм Динара дөнья тарихында "Дөньяның беренче ракеткасы" дәрәҗәсенә лаек булган бердәнбер бертуганнар. Марат 2009 елның 11 ноябрендә профессиональ карьерасын тәмамлый. 2011 елда Дәүләт Думасына Түбән Новгород өлкәсеннән сайланган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев