21 февраль - Халыкара туган тел көне (ВИДЕО)
Аның тарихы 1952 елда Пакистанда булган вакыйгалар белән бәйле. Дакки университеты студентлары күпчелек халык сөйләшкән бенгаль телен дәүләт теле итеп кабул итү өчен демонстрациягә чыкканнар. Аларга каршы корал кулланылып, 4 яшь кеше һәлак булган. Бу вакыйга илдә чуалышлар китереп чыгарган. 1971 нче елда Бангладеш дәүләте аерылып чыккач, элеге вакыйга халыкара дәрәҗәдә таныла. 2000 нче елдан башлап 21 февраль ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне буларак игълан ителгән.
Бу көне Россия Федерациясендә туган телгә багышланган бик күп чаралар үткәрелә. Бөек рус язучыларының рус теленең никадәр матур, көчле булуы турындагы афоризмнары да, Г. Тукайның татар өчен гайре рәсми гимн буларак танылган «Туган тел» җыры да, башка милләтләрнең туган телләрен яратуы да бер үк рух белән сугарылган. Һәркемгә әти-әнисе сөйләшкән, дөнья белән таныштырган тел газиз һәм кадерле.
Хәзерге шартларда күп милләтләр яшәгән төбәкләрдә, бигрәк тә катнаш гаиләләрдә туган тел яки тормышка актив кулланылган тел берәү генә бумаска да мөмкин. Татарларның күбесе үзләре яшәгән илнең телен дә, эткәй-әнкәй телен дә камил беләләр. Ике теллелек туган телне кулланырга, сакларга ярдәм итә. Һәм безнең милләттәшләребез моның белән горурланырга хаклы.
Февраль башында Казанда Россиянен дистәләгән төбәгеннән килгән 100 укучы бала татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада катнашты. Бәйгенең ябылу тантанасында аларның бернинди музыкаль фонограмма, махсус җырчы тавышы кулланмыйча «Туган тел» җырын башкаруы күңелгә сеңеп калды. Бу балалар 26 апрельдә тагын Казанга килеп, Татарстан Республикасының Туган тел көнендә татар теле буенча Халыкара олимпиадада катнашачаклар. Туган телне саклау — әнкәй телендә матур итеп сөйләшү, аны өйрәнү, тормышта куллану, тел байлыкларын үзләштерү дигән сүз.
18 нче февраль көнне Казанның Җиңү проспектында Татарс телен яклаучылар митингында атаклы артист Әзһәр Шакиров, җырчы Минго Галиев, шагыйрә Нәҗибә Сафина белән беррәттән рус кешесе, Казандагы «Кояш» мәктәбе җитәкчесе Павел Шмаков та чыгыш ясады. Ул татарларның туган үз теләрен якларга өйрәнеп килүе турында әйтте. Татар телен укыту өчен көрәшүче Павел Шмаков киләчәктә барыбер яхшы якка үзгәрешләр булуына өметләнә. Без дә өметләник һәм тик ятмыйк дияргә генә кала!
Татарстанда бу вакыйгага багышланган бихисап чаралар үткәрелә. Респубикада яшәгән халыкларның туган телләренә зур игътибар бирелә.
Хәзерге чорда туган телне саклау, аны зурлау татарлар өчен бигрәк тә мөһимрәк, кадерлерәк була бара.
Римзил Вәлиев
Бөтендөнья татар конгрессы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев