Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2020 елга "Татар әдәбияты тарихы"ның cигез томлыгы әзерләнеп бетәчәк

Татарстан фәннәр академиясе тарафыннан әзерләнгән “Татар әдәбияты тарихы”ның 8 томлыгында 200ләп зур сәнгать остасының иҗат портреты бирелә. 1000гә якын шәхеснең, язучының исемнәре атала. Бу сигезтомлык кына түгел, бу 1000ләгән әдипнең язмышы дигән сүз, диде “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Равил Рахмани. Пресс-конференция об издании монографии по истории татарской литературы “Әдәбият тарихы – гади бер язма гына түгел. Әдәбиятта халыкның яшәү рәвеше, менталитеты, аның бөтен хыял төрлекләре чагылыш таба. Кайсы чор, кайсы этапта гына язылган әсәр булмасын, анда халыкның яшәү рәвеше яклана һәм саклана. Ул теркәлеп, тарихта кала. Әдәбият тарихында урын алган шәхесләр иң беренче очракта үз чоры укучысын тәрбияләгән. Шуларга мөрәҗәгать итеп, үз чорының үзенчәлекле якларын әдәби сурәтләрдә чагылдырып биргән”, - диде шәхес белән укучы арасындагы бәйләнеш турында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире  Әлфәт Закирҗанов. Сигез томлык “Татар әдәбияты тарихы” Татарстан Хөкүмәтенең бурычы буларак, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы нигезендә тормышка ашырыла. Сигезтомлык түбәндәгечә бүленә: 1 том – борынгы чорлардан XV гасырга кадәр, 2 том – XV-XVI гасырлардан XVIII гасыр ахырына кадәр, 3 том – XIX гасыр, 4 том – XX гасыр башы, 5 том – 1917-1956 еллар, 6 том – 1956-1985 еллар, 7 том – 1986 елдан гасыр ахырына кадәр, 8 том – XXI гасыр башы. Һәр елны бер том исәбеннән (6 том – 2018, 7 том – 2019, 8 том - 2020) сигезтомлыкны 2020 елга әзерләп, укучылар кулына тапшыру күздә тотыла. Бүгенге көндә 1-5 томнар басылып чыкты. Китапларның тиражы – 1500 данә. Аларны китапханәләрдән, мәктәп-гимназияләрдән, югары уку-йортларыннан табарга мөмкин.
Динә Йосыпова, Татар-информ
Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев