Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2017 елда Татарстанда олы яшьтәге ялгыз кешеләрне гаиләгә яшәргә урнаштыру буенча сынау проекты тормышка ашырыла башлый

Картлар йортларында эшләүчеләр беренче булып үрнәк күрсәтә. Республиканың Чистай районындагы “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар йортында эшләүче Людмила Глинина бер пенсионерны үзенең гаиләсенә алырга теләк белдергән. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль-яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Тәрбиягә мохтаҗ беренче төркем инвалид Владимир Матвеев булачак опекуннар белән танышу өчен Глининнар гаиләсендә кунак булган. “Мәрхәмәтле йөрәкле Людмила Глинина ике бала тәрбияли, шуңа да карамастан ул олы яшьтәге караучысыз калган кешене үз гаиләсенә кабул итәргә карар кылды. Владимир Павлович яңа гаиләсе барлыкка килүенә үзе дә бик шат”, - дип белдергән социаль учреждиение җитәкчелеге.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев