Татар матбугаты
2017 елда Конфедерацияләр кубогы узачак шәһәрләрдә тамашачыларны теркәү үзәкләре ачылды
2017 елда Конфедерацияләр кубогы узачак шәһәрләрдә – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда җанатарлар паспортларын алу өчен тамашачыларны теркәү үзәкләре ачылды, дип хәбәр итә Россиянең Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Әлеге FAN ID документы тамашачыларга матчлар узганда стадионга үтеп керү өчен кирәк, шулай ук ул тәртип саклаучылар эшенә ярдәм итәчәк. Бу документ 2017 елда да һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты ярышларына да билет сатып алган һәр тамашачыда мәҗбүри рәвештә булырга тиеш. Ул чит ил гражданнарына яки гражданлыгы булмаган кешеләргә 2017 елда Конфедерацияләр кубогының беренче матчы башланыр алдыннан ун көн дәвамында һәм соңгы матчтан соң ун көн дәвамында Россиягә визасыз керергә мөмкинлек бирә. Җанатар паспортын алу өчен ярышларга билет яки ул билетны алырга хокук бирүче документны күрсәтү таләп ителә. Хәзерге вакытта FAN ID алу өчен www.fan-id.ru сайтында теркәлү узарга мөмкин. Бу паспортлар 2017 елның февраленнән бирелә башлаячак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев