РОССИЯДӘ – КИНО ЕЛЫ
Әлеге темадан Татарстан да читтә калмады. Казанда да, республикабызның башка район үзәкләрендә дә шул уңайдан проектлар оештырылды. Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында «Казан. Кинематограф. Гасырдан гасырга» дигән зур күргәзмә эшләде.
Татарстан киносы тарихында беренче тапкыр үз продукциябез зур прокатка чыкты. «Семейные хлопоты» дигән фильм республиканың барлык кинотеатрларында күрсәтелде. Картинаның куючы-режиссеры – Алексей Барыкин.
Август аенда Татарстанда беренче тапкыр «Кино төне» Бөтенроссия акциясе узды. Ачык һавада оештырылган сеанслар шәһәр халкы һәм кунакларның күңеленә хуш килде. Урам киносы халыкара фестивалендә 700 кеше Россия киноларын тамаша кылды. Ә Казан мөселман киносы фестивалендә 7 көн эчендә 6 мәйданда 258 киносенас тәкъдим ителде. Фестиваль программасын 21 мең тамашачы карады.
2016 елда Тәтеш, Әгерҗе, Менделеевскида 3 кинозал сафка басты. Декабрьдә Зәй, Мамадыш, Лениногорск һәм Баулыда да кинозаллар беренче тамашачыларын кабул итәргә әзерләнә. Кукмара, Мөслим, Алексеевск халкы да 2017 ел башында заманча, яңа залларда кино карый алачак.
«Авыл клублары» республика программасы уңаеннан 2016 елда 45 клуб төзелгән. 43 клубта капиталь ремонт эшләре башкарылган, Татарстан Мәдәният министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, аларның барысы да тавыш техникасы белән җиһазландырылган.
БӨЕК ТУКАЕБЫЗГА 130 ЕЛ
Төп чаралар гадәттәгечә әдипнең һәйкәле янында узды. Казан дәүләт Яшь тамашачы театры бинасына мемориаль такта урнаштырылды. Биредә 1908 елда Г.Тукай беренче тапкыр «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын укыган. Юбилей уңаеннан Арчада Тукай ядкәрханәләре дә реставрацияләнде.
САБАН ТУЕ...
Федераль Сабан туен – Түбән Новгородта, Бөтенроссия авыл Сабан туен Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы авылында гөрләтеп уздырдык. Татарстаннан читтә гомер итүче милләттәшләребезгә сәнгать шатлыгын ирештерүдә Татарстан артистлары да актив катнашты.ЮБИЛЯРЛАР
Дөньякүләм танылган композитор София Гобәйдуллина 85 яшьлеген Казанда да билгеләп узды. Халык шагыйре Ренат Харис 75 яшьлеген яңа уңышлар белән каршы алды. Шулай ук Фатих Әмирханның – 130, Муса Җәлилнең – 110, Николай Фешинның – 135, Сара Садыйкованың 110 еллыклары билгеләп үтелде.ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ – ЯҢА ҖИТӘКЧЕ
Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда драматург Данил Салихов берлек рәисе итеп сайланды.Г.ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ФИЛАРМОНИЯСЕ...
Филармония тарихында беренче тапкыр концерт оешмасына ГабдуллаТукай исеме бирелүнең түгәрәк датасы билгеләп үтелде. Татар филармониясендә Г.Тукайның тууына – 130 ел, концерт оешмасына шагыйрь исеме бирелүгә 70 ел тулуга багышланган тантаналы кичә, филармония паркында истәлек агачы утырту мизгелләре сәнгать сөючеләр күңеленә хуш килде. 2016 ел филармония өчен шактый нәтиҗәле узды. Абонементлар сериясе бермә-бер артты. 2016 елда тамашачылар планы 200 процентка үтәлүдә дә әлеге система эшләп китүнең әһәмияте зур, ди филармония директоры Кадим Нуруллин. Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан халык уен кораллары оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Анатолий Шутиковның – 70, оркестрның солисты, Татарстанның халык артисты Резидә Галимованың 50 яшьлегенә багышланган бәйрәм концертлары да республикабыз мәдәният тормышы тарихында үз эзен калдырды.КАЗАН ҺӘЙКӘЛЛӘРГӘ БАЕДЫ
Башкалабызның «Казан» гаилә үзәге янында дүрт мифик хайван композициясе урнаштырылды. Казаныбыз символын гәүдәләндергән касә, ягъни казан рәвешендә ясалган бина янында хәзер ике зилант белән ике юлбарыс басып тора. Композициянең авторы – «Саклаучы» сыны белән Татарстан халкында танылу алган бурят скульпторы Даши Намдаков. Казан савытына охшатып эшләнгән Гаилә үзәге бинасын автор аждаһалар композициясе белән тулыландырды. Капма-каршы ике җенесне гәүдәләндергән композиция бирегә никахын теркәргә килүчеләрне сәламли, аларга фатиха бирә сыман...МИРАСХАНӘБЕЗ ТОРМЫШЫННАН...
«Татарстан Милли музее өчен 2016 ел берничә вакыйга белән тарихка кереп калачак, – ди Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова. – Атап әйткәндә, А.М.Горький әдәби-мемориаль музеенда реконструкция эшләре төгәлләнгәннән соң яңа экспозиция эшли башлады. Е.А.Боратынский музеенда «Пушкин һәм Казан: Казан коллекцияләре Россия музейларында» дигән күргәзмә проекты – ТР Милли музееның А.С.Пушкин музее (Санкт-Петербург), А.С.Пушкин Дәүләт музее (Мәскәү), В.А.Тропинин музее һ.б. Мәскәү рәссамнары белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Ростов өлкәсенең Вешенская станицасындагы М.А.Шолохов Дәүләт музей-тыюлыгында «Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә Бахчасарайда Кырым тарихи музей-тыюлыгында һәм Симферопольдәге Этнография музеенда да күрсәтелде». Бөек Тукаебызның тууына 130 ел тулуга багышланган чараларда да музей хезмәткәрләре актив катнашты.
«Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» исемле музей белем бирү проекты 19 августта Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында Мәскәү халыкара музыка йортында тәкъдим ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов һәм мәдәният министры Айрат Сибагатуллин аңа югары бәя бирде. Күргәзмә 2017 елда Татарстан мәктәпләрендә үз эшен дәвам итәчәк.
ТАТАРСТАН РӘССАМНАР БЕРЛЕГЕ ОЕШУГА – 80 ЕЛ
Әлеге күркәм юбилей уңаеннан Сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында зур күргәзмә эшли башлады. Биредә графика, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре урын алган.«ҮЗГӘРЕШ ҖИЛЕ»
2016 ел татар эстрадасына да яңа сулыш өрергә тырышты. 5-6 ноябрь көннәрендә Казанның М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында беренче тапкыр «Үзгәреш җиле» дип аталган татар җыры фестивале узды. Гасырлардан килгән татар моңы белән сугарылган милли әсәрләребезне яшь буын вәкилләре башкарды. Мәскәүдән чакыртылган белгечләр ярдәмендә татар җыр сәнгатен югары баскычка күтәрергә омтылдылар...
В.КАЧАЛОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ТЕТАРГА – 225 ЕЛ
Россия мәдәнияте тарихында да зур роль уйнаган театр коллективы гасырлардан килгән традицияләренә тугрылык саклавы белән тамашачыны үзенә җәлеп итеп тора.Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Нет комментариев