2016 ел ахырында дәүләт ярдәме белән алып була торган ипотека программасы тәмамланырга мөмкин
Күчемсез милек алу – гомер-гомергә безнең халыкны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе. 2016 ел ахырында дәүләт ярдәме белән алып була торган ипотека программасы тәмамлануы ихтимал. Димәк, беренчел торак буенча фатир алырга теләүчеләр киләсе ике айда тагын да артачак, дигән сүз. Банклар йоклап ятмый: алар берсеннән-берсе уздырып, ташламалы кредитлар вәгъдә итә. Хәтерләсәгез, 2015 елда күчемсез милеккә бәяләр шактыйга кимеде. Казанда гына да әзер торакны сатып алырга теләүчеләрнең саны 44-58 процентка азайган иде. 2016 ел башы да шундый темпларда барды.
Ипотекадан башка чара юк Казанда атна саен, ким дигәндә, 100 гаилә тормыш кора. Димәк, ата-анадан аерым тормыш белән яшәргә теләүчеләр саны да арта, дигән сүз. Фатир арендалау яки ипотекага торак сатып алуны сайлаганда, яшь гаиләләр, күпчелек очракта, икенчесен хуп күрә. Әле күптән түгел гаилә корган Айсылуга да торак мәсьәләсе мөһимнәрнең берсе булып тора. Әлбәттә, ул ипотеканың кеше кесәсенә шактый сугуын да аңлый. - Минемчә, ипотека банк өчен генә файдалы. Ни дисәң дә, аның ярдәмендә банклар шактый акча эшли. Ә кешегә исә ипотекага алынган фатир суммасыннан да, процент ставкасы аркасында, күбрәк акча чыгарып салырга туры килә. Ләкин шулай да яшь гаиләгә ипотекага фатир алудан башка чара калмый, – ди Айсылу Фәйзуллина. Үзе ул әзер торак сатып алу яклы. Аның фикеренчә, мондый фатир арзанракка чыга. Беренчел торакка ремонт өчен дә шактый чыгымнар таләп ителә.
Торак базарында вәзгыять нинди? Хәзерге вакытта Казанда беренчел торак базары үссә, икенчел торакка, киресенчә, сорау азая. Мондый мәгълүматны Татарстанның Росреестр идарәсе китерә. Мисал өчен, сентябрьдә генә дә, август ае белән чагыштырганда, өлешле төзелештә катнашу турындагы килешүләрнең саны 25 процентка арткан. Ә икенчел торак базарында исә фатирлар 7 процентка кимрәк сатылган. Белгечләр әйтүенчә, фатир сатып алырга теләүчеләрнең күбесе беренчел торакка “сикерә”. Чөнки хәзерге вакытта застройщиклар ташламалы бәядән ипотека кредитлары тәкъдим итә. Җитмәсә, яңа торак, гадәттә, эконом-секторда төзелә. Мәйданы зур булмаган фатирлар Казан читендә яки шәһәр янындагы бистәләрдә тәкъдим ителә. Ә икенчел торакка килгәндә, риелторлар фикеренчә, бу төр базардагы торак бәясе һәрвакытта да тиешенчә бәяләнми. Гадәттә, икенчел фатирлар бәясе аның хуҗасының фатирын никадәр якын күрүенә бәйле. Шуңа да монда торакның физик яктан ни дәрәҗәдә таушалган булуы роль уйнамый. Әзер фатирларны сату ай-елларга сузылырга мөмкин.
Банклар ташламалар белән кызыктыра Россия Үзәк Банкы төп ставканы 10 процентка калдырганнан соң, башка банклар да ипотека ставкаларын киметә башлаган. Бу беренчел торакка да, инде әзер фатирларны сатып алуга да кагыла. Мисал өчен, октябрь аенда ипотека базарындагы биш эре банк үз ставкаларын киметү турында карар чыгара. Шулай итеп, хәзер беренчел торак базарында процент ставкасы 10,9–11,5 процент тирәсендә тирбәлсә, икенчел торак базарында бу сан 12,25–13 процент. 18 октябрьдән башлап, Саклык банкында беренчел торакны 10,9 процент ставкасы белән алып була. Бу Казандагы бөтен застройщикларга һәм Яр Чаллыдагы әйдәп бара торган ике застройщикка кагыла. Шуңа да бүген банк вәкилләре мондый «промо-акция»ләр кулланучылар арасында хуплау табар, дип ышанып кала. Әзер торакны сатып алуга килгәндә, Саклык банкыннан мондый фатирларны 11,5 процент ставкасы белән алып була. - Бу үзгәрешләр бөтен ил буйлап күзәтелә. Татарстан исә махсус акциядә катнашу хокукын алган төбәкләр исемлегенә керде. Бер сүз белән әйткәндә, безнең республикада процент ставкалары, башка төбәкләр белән чагыштырганда, шактыйга кимеде. Мисалга, Идел буе федераль округын гына алсак та, без бу “промо-акция” системасына кертелгән банкларның бердәнбере. Әйтергә кирәк, Татарстанда торак базары – көндәшлеккә сәләтле базар, – дип белдерә Татарстан буенча Саклык банкының партнерлар белән эшләү һәм ипотека кредитлары белән эшләү идарәсе башлыгы Леонид Захаров.
Сатып алучыларны җәлеп итәр өчен, кайбер банклар яңадан-яңа программалар уйлап табып тора. Мисал өчен, Татарстанда бер банк ипотека кредитын алу өчен электрон рәвештә теркәлү системасын булдырган. Әлегә республикада бары тик шушы банкта булган система фатир сатып алырга теләүчегә яңа шартлар тәкъдим итә. Ягъни булачак фатир хуҗасына документларны тапшырыр, гариза тутырыр өчен банкка килеп йөрүнең ихтыяҗы юк. Бу эшләр барысы да әлеге система аркылы кулланучының шәхси кабинеты аша уза. Башкаларда да кими... Татарстанда эшләп килгән эре банкларның берсе – ВТБда да процент ставкалары буенча үзгәрешләр бар. Биредә ставка 0,5 процентка азайган. - Бездә үзгәрешләр 20 октябрьдән кертелде. Беренчел торак буенча хәзер процент ставкасы – 11,4не тәшкил итә. Ә әзер торакны 13,1 процент ставкасы белән алырга мөмкин. Гомумән алганда, яз айлары белән чагыштырганда, процент ставкасы 0,5 процентка кимеде, – дип сөйләде безгә ВТБ банкының ипотека кредитлары буенча менеджеры Любовь Бариева. Татарстанның әйдәп бара торган “Ак Барс” банкында әлегә федераль банклардагы кебек үзгәрешләр күренми. Биредә беренчел торак программасы буенча фатирны 11,5–11,8 процент ставкасы белән алырга мөмкин. Ә икенчел торакның процент ставкасы 14-14,5тә тирбәлә. Яз айлары белән чагыштырганда, ипотека кредитын алу өчен шартлар әллә ни үзгәрмәгән дә кебек. Яз айларында да әзер фатирны алу өчен процент ставкасы 14,5 иде.
Белгечләр нәрсә ди? Гомумән алганда, бездә ипотекага сорау стабиль рәвештә кала бирә икән. Россия Үзәк банкы мәгълүматларына караганда, быелның апрелендә ил буенча 72 699 ипотека кредитлары бирелгән. Аларның гомуми суммасы 122 978 миллион сумны тәшкил иткән. Ә август аенда исә 124 978 миллион сумга тапшырылган кредитларның саны 73 219 булган. Шулай итеп, яз айлары белән чагыштырганда, әллә ни күп үзгәрешләр булмаган диярлек. 2017 елда торак базарын нәрсә көтә соң? Хәер, банк хезмәткәрләре үзләре дә фараз кылырга ашыкмый. – Ел башыннан бирле ипотека займнарын бирү күләме 40 процентка диярлек артты! Әгәр 2016 елның июненә кадәр кредитларның күбесе беренчел торак буенча бирелсә, хәзер икенчел торактагы фатирларга да сорау арта бара. Бөтен банклар да диярлек процент ставкаларын киметү сәбәпле, киләсе елда ипотекага сорау тагын 10-15 процентка артырга мөмкин, – дип белдерә Татарстанның торак ипотека кредитлау агентлыгының кредитлау буенча генераль директор урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Людмила Фатыйхова. Банк вәкилләре исә процент ставкасы артыр, дип фаразлый. - Минем уйлавымча, процент ставкасы артачак. Әлбәттә, барысы да Россия Үзәк банкының ставкаларына бәйле. Икътисади фаразлар корырга иртәрәктер. Клиентлар соравы күп булганда, процент ставкаларын киметергә куркалар. Чөнки киләсе ике айда сорау болай да күп булачак, – ди Леонид Захаров. Кредитны алу гына түгел, әле бит аны түләп тә барасы бар. Кулланучы кредиты белән чагыштырганда, ипотека кредитын вакытында каплап бармаучылар алай ук күп түгел икән. Бу исә ипотека кредитын биргәндә, банкларның документларны җиде кат иләк аша үткәрүе белән бәйле.
Чыганак: http://intertat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев