Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

20 гыйнвар: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

20 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү. Татар дөньясында Татарстан Дәүләт киңәшчесе, “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды” коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тула. Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. 2005 елның 25 мартында Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М.Ш.Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә. Әлеге вазыйфаны ул 2010 елның 25 мартына кадр башкара. 2010 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куелды. 2010 елның апреленнән “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды” коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора. Россиянең Иҗтимагый телевидениесе Советы әгъзасы. Россия тарих җәмгыяте әгъзасы. 1927 елда Казан университетының актлар залында В.В.Маяковскийның ике көн рәттән иҗат кичәләре үтә. Шагыйрь әдәбият турындагы фикерләре белән уртаклаша, шигырьләрен укый. Очрашулар зур бәйрәмгә әйләнәләр. Шунда ул, беренче тапкыр, “Владимир Ильич Ленин” поэмасын укучылар хөкеменә тапшыра. 1997 елда ТР Дәүләт Советы - халык депутаты, Татарстан парламенты Рәисе урынбасары, шагыйрь Ренат Харис инициативасы буенча "Татар алфавитын тәртипкә китерү турында" республика законы кабул итә. Әлеге закон нигезендә татар алфавитына өстәмә хәрефләр кертелә, хәрефләр урнаштыру тәртибе үзгәртелә. Илдә 1818 елда Россия университетлары тарихында беренче тапкыр гыйльми дәрәҗә турында нигезләмә кабул ителә. Әлеге нигезләмә нигезендә студент, кандидат, магистр, доктор гыйльми дәрәҗәләре раслана. Дөньяда 1982 елда Американың Массачусетс штатында беренче баскетбол ярышлары уза. 1961 елда АКШның 35 нче президенты булып Джон Кеннеди сайлана. 2012 елдан алып, Халыкара кышкы спорт төрләре Көне билгеләп үтелә. Аны икенче төрле Кар көне дә дип атыйлар. Туган көннәр Рокыя Ибраһимова — татар хатын-кызларыннан сәхнәгә чыккан беренче баянчы, аккомпаниатор, җырлар авторы. 1913 елны Казанда күп балалы эшче гаиләсендә унберенче бала булып туган. 1949 елдан Татар дәүләт филармониясендә, Татар дәүләт җыр hәм бию ансамблендә эшли. Репертуарына «Казан сөлгесе», «Болын», «Гармунчыга», «Аппагым-җанашым», «Кил безнең авылга», «Кәккүк», «Камәр», «Сахра», «Әзифә», «Агач башы», «Очыгыз, күкеләр», «Бакалы», «Әйт, күкем», «Су буйлап», «Өй артында шомыртым», «Дөм-Дөм», «Шөгер», «Таң атканда» җырларын кертә. Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре. 1998 елда вафат була. Айрат Габдулла улы Хәмидуллин — пост-импрессионизм стиленда иҗат итүче танылган рәссам, күренекле педагог. Татарстан hәм РФ рәссамнар берлекләре әгъзасы. Кечкенә чактан ук рәсем ясарга яраткан. Рәсем мәктәбен бетергәч, Казан сынлы сәнгать училищесына укырга керә. Училищены кызыл диплом белән бетергәннән соң, Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия рәсем институтына укырга керә. Уку вакытында музейларда пост-импрессионист эшләреннән күп копияләр ясый. Шушы стиль белән мавыгып китә. Рәссамның иҗатында табигать күренешләре, натюрмортлар һәм башка жанр композицияләре чагылыш таба. Аның «Иске Казан урамнары» сериясе күргәзмәгә килүчеләрне аеруча сокландыра. Галимҗан Шакирҗан улы Латыйпов — татар шагыйре, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Галимҗан Латыйп поэзиянең төрле жанрларында яза. Аның иҗат багажында лирик шигырьләр белән беррәттән балладалар, әкиятләр, поэмалар, кыска шигырьләр, җыр текстлары да бар. Аның «Беренче тау», «Тургайлар килде», «Бомбалар кирәкми», «Тәгәрмәчләр», «Безнең яшьлек», «Чайкала иген кырлары», «Акбүз атым», «Бөтен гомергә», «Россиям» кебек татар композиторлары тарафыннан музыкага салынган шигырьләре (озак еллар буе) концерт репертуарларыннан төшмичә җырланып киләләр. Шагыйрь 1986 елны вафат була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев