Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

1нче канал заказы буенча "Марс медиа" компаниясе "Алтын Урда" фильмын төшерә

1нче канал заказы буенча төшерелә торган “Алтын Урда” Фильмының продюсеры, “Марс медиа” продюсерлык компаниясенең генераль продюсеры Рубен Дишдишян әлеге проектка алынуын әнисенә бәйләп аңлатты. “Минем әнием татар һәм мин үзем дә Казанда туганмын. “Алтын Урда” проектына әниемне сөендерү өчен алындым”, - диде ул Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында “Родина” кинотеатрында уздырылган “Алтын урда” фильмы презентациясендә. “Әмма әгәр дә син 1нче каналга чыгарга телисең икән, аларның үз таләпләре бар һәм аларны үтәргә кирәк, - дип дәвам итте Рубен Дишдишян. - 1нче канал – илдәге иң зур канал, топ-тапшыруларда 1нче каналның аудиториясе 30 миллион кешегә җитә. Без 1нче канал белән күптән хезмәттәшлек итәбез, алар өчен проектлар җитештерәбез. Хәзер прайм-тайм вакытында безнең “Комиссарша” сериалы бара. Алар белән киңәштек тә, шушы темага тукталдык”. “Татар-информ” хәбәрчесе Рубен Дишдишяннан әнисе - улын әлеге масштаблы проектка рухландарган татар хатыны турында сорашты. Презентация фильма "Золотая орда" “Минем әнием Рушания исемле. Хәзер ул Ереванда яши. Аңа 88 яшь. Казанда Төзелеш институтын тәмамлагач, аны юллама белән сугыштан соң шәһәрне төзекләндерергә Сталинградка җибәргәннәр. Бу 1949 ел булган. Ул вакытта җимерелгән Сталинградны төзекләндерергә бөтен Союздан кешеләр җыелган була. Биредә алар Ереваннан килгән әтием белән танышкан. Өйләнешкәннәр. Тулай торакта яшәгәннәр. Әни мине табарга Казанга кайткан. Аннары алар Ереванга күченеп киткән. Аның бик тә Казанга кайтасы килә, әмма бу  яшьтә аңа самолетка утырырга да кыен”, - дип сөйләде Рубен Дишдишян “Татар-информ” хәбәрчесенә. Ул әнисенең татарча белүен, әмма үзенең белмәвен әйтте. Искәртеп узабыз: 1нче канал заказы буенча “Марс медиа” компаниясе “Алтын Урда” фильмын төшерә. Проектның генераль продюсеры – Рубен Дишдишян. Фильмда Казан артистлары Эльмира Кәлимуллина һәм Нәфисә Хәйруллина катнаша. Телесериал 16 сериядән торачак. “Алтын Урда” сериалы 1нче каналда 2018 елның февраль-март аенда чыгачак. Әгәр фильм зур рейтинг белән каралса, аның дәвамы да төшерелергә мөмкин “Алтын Урда” проектның презентациясе бүген “Родина” кинотеатрында шыгрым тулы залда узды.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев