Татар матбугаты
18 гыйнвар: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр
18 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.
Татар дөньясында
Керәшеннәр Гайсәнең чукынуы алды кичен (Крещенский сочельник) бәйрәм итә.
Илдә
1654 елда Переяслявская рада уза. Бу көнне Богдан Хмельницкий җитәкчелегендәге Запорожье казаклары Переяслав шәһәрендә Рус патшалыгына кушылу турында карар кабул итә. Нәтиҗәдә Россиягә ул вакытта Көнбатыш Русь дип аталган территория (шул исәптән Киев шәһәре) кушыла.
1935 елда ВКП (б) Өлкә комитеты "халык дошманнарын" урыннарда эзләү кирәклеге турында яшерен карар кабул итә.
1943 елда 1941 елның 8 сентябреннән бирле дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Кара-каршы хәрәкәт итүче Ленинград һәм Волхов фронты сугышчылары Эшче бистәләр янында очраша һәм Ладога яр буен тулысынча азат итә. Шәһәрнең блокадасын тулысынча юкка чыгару бер елдан соң гына - 1944 елның 27 гыйнварында гына мөмкин була. Ленинград блокадасы 872 көн дәвам итә,аның нәтиҗәсендә 632 мең шәһәр кешесе һәлак була.
Балалар телевидениесе көне. Бу дата 1963 елда СССРның Үзәк телевидениесендә Балалар программалары баш редакциясе барлыкка килгән көн белән бәйле. Бу редакциянең иң билгеле проектлары - "Ералаш", "Әкияттә кунакта", Тыныч йокы, нәниләр" тапшырулары.
Дөньяда
1886 елда дөньяда беренче автомобиль барлыкка килгән көн санала. Автомобильләрне ясау 1768 елда башланса да, беренче автомобиль ясаучылар булып велосипед рамасына двигатель куйган немец механиклары Даймлер һәм Майбах санала.
1535 - Көньяк Америкадагы инклар дәүләтен юкка чыгарган испан конкистадор Франциско Писарро хәзер Перу башкаласы булган Лима шәһәренә нигез сала.
Туган көннәр
Габдрахман Гомәри - дин әһеле, галим, татар уку йортлары өчен гарәп теле дәреслекләре авторы.
Габдрахман Исмәгыйль улы Гомәри 1867 елда Әстерханда туа.1881 елда Казанга килеп, 8 ел дәвамында ул Мәрҗани җитәкчелегендә гарәп теле һәм әдәбиятын, ислам фәлсәфәсен, мантыйк, математика һәм тарихны өйрәнә. Аның мәдрәсәсендә укыта, Әстерханга кайтып "Низамия" мәктәбен ача. Уку йорты мәктәп Түбән Идел буендагы педагогик уку-укыту үзәгенә әверелә. Аның укытучылар өчен әзерләнгән гарәп теле грамматикасы буенча беренче уку әсбабы 1896 елда Казанда басыла, соңрак ул тагын сигез тапкыр нәшер ителә. Ул гарәп теленнән тәрҗемә иткән Гомәри Ибн Хаҗибнең синтаксис монографиясе Россиядәге мәдрәсәләр өчен иң кирәкле дәреслекләрнең берсенә әверелә.Нәшрият ача, китаплар бастыра.
1907-1914 елларда «Идел» газетасын һәм «Мәгариф» журналын бастыра. Газетаның Төркиядәге хәбәрчесе сөргендә яшәүче Гаяз Исхакый була. 1910 елдан 1914 елгача «Идел»нең әдәби бүлеген Сәгыйть Рәмиев җитәкли.
1930 елда кулга алына, 1933 елда Архангельск өлкәсендә үлә. 1989 елда реабилитацияләнә.
Хәбибулла Ибраһимов - Советлар Союзы герое.
Хәбибулла Ибраһим улы Ибраһимов Балтач районы Куныр авылында туа. 1934 елдан хәрби хезмәттә. 1940 елда фин сугышында күрсәткән батырлыклары өчен лейтенант Ибраһимовка Советлар Союзы герое исеме бирелә.
1975 елда Казанда вафат була.
Казбек Гыйззәт - галим, язучы.
Артист һәм драматург Таҗи Гыйззәтнең уртанчы улы Казбек Таҗи улы Гыйззәтев Ульяновск шәһәрендә туа. Казан университетында фәлсәфә буенча кандидатлык, Мәскәү университетында «Сәнгатьтә милли үзенчәлек проблемасы» темасы буенча докторлык диссертациясен яклый. 1987-2003 елларда Казан мәдәният һәм сәнгать университетында фәлсәфә кафедрасы мөдире вазифасын башкара. Фәлсәфә, социология 19 китап авторы. “Олы юлда“, “Алтын бизгәге“, “Яңа тартюфиада“ пьесалары авторы. н төрле драма театрлары сәхнәләштерде. Ул – “В августе 91 года“ дигән 8 серияле телефильм сценарие авторы да.
2013 елда Казанда үлә.
Илдус Тарханов - Татарстанның мәдәният министры
Илдус Габдрахман улы Тарханов Чистай районы Яуширмә (Кутлушкино) авылында 1950 елда туа. Хезмәт биографиясен Чистай сәгать заводында башлый, Чистай мәдәният йортында, КамАЗ мәдәният йортында эшли. 1993-1999 елларда - Татарстанның мәдәният министры урынбасары, 1999-2005 елларда - министр.
2005 -2010 елларда - Татарстанның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле.
Алиса Галләмова - шахматчы.
Алисә Михаил кызы Галләмова Казанда туа.
1987 елда дөнья чемпионатында 16 яшькә кадәрле кызлар арасында көмеш медаль яулый. 1997 елда Россия чемпионы.
Халыкара гросмейстер. 2010 елдагы Шахмат Олимпиадасы җиңүчесе.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев