Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Милли республикалар – вакытлы күренеш" - Индус Таһиров (әңгәмә, видео)

Татарстан республикасын булдырган, аның беренче хөкүмәт җитәкчесе булган Сәхибгәрәй Сәетгалиевкә карата безнең мөнәсәбәтебез бары тик уңай гына булырга тиеш. Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде. Тарих фәннәре докторы фикеренчә, Сәегтгалиев кебек кешеләр Татарстан АССРны оештыруда башлап йөрмәгән булса, 1990 елларда хәзерге Татарстан Республикасының суверенлыгын булдыру өчен җирлек була алмас иде. “Сәетгалиев – ышанычлы коммунист” - Аның турында күп нәрсә әйтеп була. Ул беренче хөкүмәт башлыгы. Ул Татарстан Халык комиссарлары советының беренче рәисе. Шушы республиканы булдыру, аның хөкүмәтен төзү, аның чикләрен билгеләү аның җилкәсенә төшә. Әлбәттә, бу бик авыр эш була. Ул берүзе генә түгел, аның ярдәмчеләре дә була, әлбәттә. Хөкүмәт составында Татарстанның чикләрен, кайда күпме татарлар яшәгәнен билгели торган абруйлы кешеләр була. Чикләрне билгеләү бик авыр мәсьәлә була. Мәскәүнең тиешле органнары моны һәрвакыт контрольдә тота. Республиканың төрле вариантлары тәкъдим ителә. Берсе – Татар-башкорт республикасы. Анысы барлыкка килә алмый, чөнки аңарга хөкүмәт, Ленин каршы була. Ленин халыкларның һәрберсе үз республикасына ия булырга тиеш дигән фикердә тора. Сәетгалиевнең фикере дә нәкъ шундый. Ә менә Солтангалиевнең фикере башкачарак. Ул, гомумән, башкортлар белән бер дәүләт булуны алга сөрә. Алай гына да түгел казах, кыргызлар белән Туран дәүләтен булдыру, төрки халыклар федерациясен булдыру идеясе дә була. Ул идеянең бар икәнлеге турында тиешле органнар шулай ук белеп торалар. Аның белеме дә җитәрлек була, ул кешеләрне дә яхшы белә, дөнья хәлләрен дә яхшы күзаллый. Ләкин ул менә шушы рәвештә партиянең Үзәк Комитеты тарафыннан, Ленин, Сталин тарафыннан кабул ителми. Сәетгалиев - ышанычлы коммунист. Нык бер принципта тора - Татарстан Республикасы аерым , башкортныкы аерым булырга тиеш. Башкортстан Республикасы 1919 елның декабрендә үк Оренбургта игълан ителгән була. Ул Кече Башкортстан дип атала һәм аны Совет хөкүмәте унтугызынчы елны таный. Нәрсә бәрабәренә? Башкорт хөкүмәтенең үз гаскәре була. Республиканы танымау сәбәпле, алар Колчак ягында сугыша. Менә шушы башкорт гаскәрен Советлар ягына күчерү барәбаренә Кече Башкортстанны таныйлар. Килешү төзелә. Шушы килешү буенча шушы Кече Башкорстан тышкы эшләрдә дә мөстәкыйль була. Алар үз вәкилен Төркиягә дә җибәрә. Совет хөкүмәте тарафыннан бу вакытлы нәрсә генә дип карала. 1920 елда Сәмигуллов кебек каты куллы коммунистлар Башкортстаннан Зәки Вәлиди хөкүмәтен читләштерәләр. Ул һәм Совет хөкүмәтенә кире кайтмый. Солтангалиев, Галимҗан Ибраһимов, Сәетгалиевләр арасында каршылыклар була. Берзаман Мәскәү карар чыгара – республикалар составында Казан да, Уфа да булырга тиеш түгел, чөнки бу шәһәрләрдә татарларның саны аз була. Вәлиди дә шушы фикердә тора, ул шәһәрләрне кертсәгез, безне руслаштырып бетерәчәкләр, ди. Бу карар үзара каршы көчләрне берләштерә.  Алар Мәскәүнең бу карарына катгый каршы булулары турында телеграмма җибәрә. Милли республикалар Казансыз, Уфасыз Татарстан була алмый дип язалар. “Ул революция чорында үзен бик актив күрсәтә” - Сәетгалиев килеп чыгышы турында сөйләсәгез иде, ул кем? - Ул Уфада 1894 елда эшче гаиләсендә туа. Татарча белем ала. Аның белемле булуына һичнинди шик юк. Язган материалларын карагач, рус телен дә камил белүен күрәсең. Бу кешене надан, авыл малае дип күрсәтү дөрес түгел. Ул заман өчен әзерлекле кеше. - Ни рәвешчә нәкъ менә аның кандидатурасына тукталалар? - Чөнки ул үзен бик актив күрсәтә. 1915 елда армиягә алына, революция чорында Екатеринбургта полк комитетына сайлана һәм Уралда мөселманнар хәрби советын оештыра. Гражданнар сугышы башлангач, Колчакка каршы көрәшү өчен махсус татар батальоны төзи. Моны күрәләр. Кем икәнлеге билгеле, ышанычлы кеше, Ленин да, Сталин да, моңа тиешле ихтирам күрсәтеп, бу вазифаны йөклиләр. 1920 елның дүртенче мартында Ленин имзасы белән шушы республиканы төзү кирәклеген тикшерүче комиссия төзелә. Аның составына Сәетгалиев тә керә. 20 март көнне шушының ничек булырга тиешлеген, республика нинди принциплар нигезендә төзелергә тиешлеген ачыклап, Ленинга доклад-хат яза. Бик акыллы документ. Беренчедән, бу территориядә татарлар күпчелек булырга, икенчедән, монда башка халыкларга урын булырга тиеш. Әмма бу - татар республикасы. 22 март көнне Икенче шәрык мөселманнары съездында бу мәсьәлә тикшерелә. 28 март көнне анда Сәетгалиев рәислек кыла , монда Ленин да катнаша. Республиканы төзү җайга салына. Билгеле, Сәетгалиев хөкүмәт җитәкчеләрен үзе генә билгеләми. Әмма Солтангалиевкә анда урын булмый. Аны бөтенләй читләштереп бетермиләр, белемле булуын танып, наркомат составына алалар. Сталин белән бергә эшли, әмма Ленин аны кабул итми. Солтангалиевнең йогынтысы сизелеп тора, аның Казанда тарафдарлары кала. Кәшшаф Мохтаров хөкүмәткә сәламәтлек саклау наркомы булып керә. Аның акыллы булуы һәркем тарафыннан таныла. Юныс Вәлиди җир эшләре буенча нарком итеп билгеләнә. Башка халыклар белән чагыштырганда татарлар иң аз җирле халык була, үз вакытында аларны елга, юл буйларыннан куган булалар. Юныс Вәлиди татарларга үзләренең илендә тиешле урын булдыруны максат итеп куя. Тигезлек, гаделлек булсын дип, татарлар өчен махсус бистәләр төзи башлый. Алар әле дә бар. Моны югарыда ошатып бетермиләр. Сәхибгәрәй Сәетгалиев Уфа ни өчен Татарстанга керми калган? - Чикләр дөрес үткәрелмәгән дигәнне еш ишетергә туры килә, ни сәбәпле татарлар яшәгән төбәкләр Татарстанга керми калган? - Сәетгалиевлар төзегән беренче проект буенча Татарстанга Уфа да керергә тиеш була. Татарлар башка мәсьәләләрдә каршы булсалар да, монысында барысы да бер фикердә. Татарлар барысы да республика составында Казанны калдыруны сорагач, аны калдыралар. Ә Уфа? Анда да татарлар. Башкортстан Кече Башкортстан дип калсын, монысын татар-башкорт республикасы дип атыйк дигән фикер дә була. Моңа Зәки Вәлиди каршы чыга. Ул вакытта башкортларның саны 335 мең була. Ә татарлар 1 миллион 200 мең. Кече Башкортстанның башкаласы Стәрлетамакта була. Уфа большевиклары бу җирлекне Татарстанга бирүгә каршы булуга. Мәскәү моны тота да Башкортстанга куша. Минем фикеремчә, ул Башкортстан өчен йота алмаслык сөяк була. Башкортларның башкаласы Уфага күчә. Бөре һәм Бәләбәй өязләре Татарстанга керергә тиеш була, әмма “бары тик андагы халыкның фикерен белгәннән соң гына” шарт куела. Андагы татарлар Татарстанга керергә тели дигән бик күп документлар була. Әмма Мәскәүдә моңа каршы булалар, чөнки республика зурая. Ул кечкенә, бүгенге чикләрендә генә барлыкка килергә тиеш була. Монда Солтангалиевнең дә тискәре йогынтысы була. “Бу ике өяз өчен бәхәс алып барырга кирәкми, киләчәктә ул төзелгән республикалар барыбер бергә кушылачак”, - ди ул. Бернинди плебисцит та үткәрелмичә, ике өяз дә Башкортстанга кушыла. “Татар авылларының фикерләрен сорап тормыйлар” - Башкортстаннан тыш, Татарстан белән чиктәш төбәкләрдә республикага керми калган татар авыллары да бар бит, алар ни сәбәпле кертелми? - Казан губернасындагы татарлар аз яшәгән чуваш, мари җирләре аерып чыгарыла. Вятка губернасының татарлар яшәгән Әгерҗе кебек шәһәре Татарстанга кертелә. Бөгелмә Самара губернасына кергән булса да, республикага кушыла. Авыл фикерләрен сорап тормыйлар. Шушы 1920 елның 27 май декреты чыгар алдыннан төрле урыннардан Татарстанга керү теләген белдергән фикерләр килә. Шул ук вакытта Татарстанга кергән мари, чуваш авылларыннан да дәгъвалар була, аларның үз республикаларына керәсе килә. Вак мәсьәләләрне хәл итеп тормыйча, 1920 елның 27 май декретында бүгенге территорияле Татарстан  билгеләнә. “Сәетгалиев рус-татар мөнәсәбәтләренә бик уңай карашта була” - ТАССР төзелү һәм Сәетгалиевнең хәзерге Татарстан өчен әһәмияте нинди? - Кайберәүләр аңа шактый тискәре карашта. Мин андый карашта түгел. Алар барысы да милләтпәрвәр. Сәетгалиевнең хатыны да рус милләтеннән, ул рус-татар мөнәсәбәтләренә бик уңай карашта була. Анысы дөрес тә, чөнки халыклар аңлашып яшәгән җирдә алга барыш була. Татарлаштыру, дәүләт эшләрен татарчалаштыру мәсьәләләре куела. Гомумән татар телен аякка бастыруга Сәетгалиев тискәре мөнәсәбәттә булмый. Ләкин ул куелган максатларны тормышка ашыра алмый кала. 1921 елда ук ул хөкүмәт составыннан китә. “Продразверстка һәм 1921 ел ачлыгы – Сәетгалиевнең хакимияттән китүенең төп сәбәпләре” Аның сәбәпләре билгеле. Беренчедән, шушы авыр шартларда республика төзү кыен. Монда милләтара мөнәсәбәтләрне дә, хуҗалык эшләрен дә, җир мәсьәләсен дә, азык-төлекне дә хәл итәсе. Совет дәүләте өчен азык-төлек проблемасы беренче урында була. Продразверстка килеп чыга - мөмкинлегең бармы-юкмы, һәр өлкәгә фәләнчә ашлык тапшырырга дип, бүлеп бирәләр. Татар республикасы 10,5 миллион пот икмәк җыярга тиеш була. Үти аламы-юкмы – анда аларның эше юк. Бу ашлыкны кайсы өяздән ничек җыясы икәне республиканың эчке эше. Һәр өяздә ачлык. 1921 ел ул иң авыр елларның берсе. Бик зур корылык башлана, апрельдән үк кояш кыздыра башлый, җирдә икмәк үсәрлек мөмкинлек булмый. Тиешле икмәкне җыеп ала алмыйлар. Продразверстка үтәлми. Моңа кемне гаепләргә? Кайберәүләр Сәетгалиевне күрсәтә. Әгәр хөкүмәт башына куелган икән, ул аны үтәргә тиеш. "Халыкка үлем карары чыгара торган документ" Моңа каршы чыгучылар да була. Продразверстканы үтәү турында Сәетгалиев халыкка өндәмә кабул итә. Шамил Усманов аңа кул куймый. “Минем үз халкыма үлем карары чыгара торган документка кул куясым килми”, - ди.  Бу чыннан да үлем карары чыгарырдый документ була. Ачлык шулкадәр көчле була, кешеләрнең бер-берсен ашаган очраклары күзәтелә. Бөгелмә өязенең бер авылында бер атна эчендә 22 кеше үлә. Анда яшьләр дә, сабыйлар да, картлар да бар. Кем гаепле? Әлбәттә, Сәетгалиевкә генә калдырырга ярамый. Монда гомумән Совет хөкүмәте, партия гаепле. Татарстан җилкәсенә төшкән бу эшләр өчен Сәетгалиевне гаеплиләр. Шуннан соң аңа каршы оппозиция барлыкка килә. Аңа каршы һөҗүм дә оештырыла. Аны кем ясаган - беркем белми. Абруен күтәрү өчен Сәетгалиев үзе оештырган дигән фикер әйтүчеләр дә бар. Кайберәүләр ниндидер органнар, икенчеләре милләтчеләр оештырган ди. Тикшерү комиссиясе дә төзелә, әмма ул бернинди нәтиҗәгә дә килми. 1921 елның июенендә Сәетгалиевне Кырымга күчерәләр. Анда да эш җиңел булмый. Ул 1924 елга кадәр Кырым республикасы хөкүмәте җитәкчесе була. “Кырым республикасының беренче җитәкчесе” - Сәетгалиев нинди кеше булган? - Истәлекләр буенча аңа уңай бәя бирүчеләр бик күп. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимов. Аның кайбер адымнарына каршы кешеләр була. Тискәре бәя бирүчеләр аркасында ул китәргә мәҗбүр була. Кайберәүләр хәтта Сәетгалиевка 24 сәгать эчендә республикадан чыгып китәргә тиеш дигән шарт куйганнар, диләр. Ул республиканы беренче оештыручы, аның хөкүмәт башлыгы, аны барлыкка китерүче, дәвамчылыгын тәэмин итүче кеше. Менә шул рәвешчәаңа  бәя бирергә кирәк. - Бу кеше булмаса, икенче кешене табарлар идеме, әллә без аңа рәхмәтле булырга тиешме? - Әлбәттә, татарлар арасында әзерлекле кешеләр күп була. Әйтик, аннан соң килгән Кәшшаф Мохтаров, шул ук Юныс Вәлиди. Алар бик әзерлекле кешеләр була. Республикалар булмаска тиеш дигән каты куллы кешеләр була, мәсәлән, Сәмигуллов фамилияле. Бәлки, аңа тапшырган булырлар иде. 1920 елда Башкортстаннан Вәлидиләрне кугач, шул Сәмигулловны куялар. Без бит чынбарлыктан чыгып эш итәбез. Барлыкка килгән Сәетгалиев, шушы рәвештә тарихка кереп калган. Без билгеле аңа тиешле бәя бирергә тиешбез. Ә инде аны репрессияләү, билгеле, гаделсезлек. 1937 елны Галимҗан Ибраһимовны үлем хәлендә алып кайталар, ул төрмәдә үлә дә. Дөресме-юкмы белмим, имеш ул Пләтән төрмәсенең диварына: “Юкка гына хезмәт иттем сез дуңгызларга”, - дип язып калдырган, имеш. Шушы кадәр эшләгәч, нинди репрессия булырга мөмкин? Әмма берсе дә котылып кала алмый, бөтенесен кыралар. Бу кешеләргә тиешле бәя алар 1956 елларда реабилитацияләнгәч кенә бирелә. Кырымнан соңгы чор – түбән тәгәрәү һәм “Халык дошманы” - Кырымнан соң Сәетгалиевнең язмышы ничек дәвам итә? - Кырымнан соң ул түбәннән төшкәннән төшә бара. Кырымда да эш җиңел булмый. Кырымда Республика барлыкка килә,ә анда татарлар азчылык, 21 процент кына. Ничек анда татар гамәлләрен булдырырга? Авыр. Каршылыклар барлыкка килә. Сәетгалиевкә каршы оппозиция барлыкка килә. Анда бит кырым татарлары да була. Сәетгалиевтән соң Дерен Айерлы дигән кырым татары кала. Сәетгалиевне алалар. Мәскәүгә бер трест җитәкчесе урынбасары итеп куялар. Аннары ул аның җитәкчесе була. Соңыннан Саратовка тимер юл политотделы җитәкчесе итеп җибәрәләр. Ул шунда кулга алына. Кулга алынуының сәбәбе – “халык дошманы”. Аларга стандарт рәвештә гаеп тагыла. “Чит ил шпионнары”. Ул чорда шулай була. Кулаклар сыйфатында Пермьгә куылган кешеләрнең балаларын сәнәкчеләр фетнәсендә катнашуда гаеплиләр. Алар 1919 елда малай-шалайлар гына була, ничек алар фетнәдә катнашсын? “Япон, немец шпионнары” дигән стандарт гаепләүләр була. - Сәетгалиевнең ничек үлгәне билгелеме? - Аларның бөтенесен аталар. Ибраһимовны гына ата алмый калалар, ул авыруыннан үлә. - Сәетгалиевнең нәселе калганмы? -1965 елда булса кирәк, ул реабилитацияләнгәннән соң, Казан урамына һәм мәдәният сараена аның исемен биргәндә хатыны килде, сөйләде. Туганнары турында мәгълүмат юк, җыелышларда хатынының чыгышын үзем дә тыңладым. “Милли республикалар – вакытлы күренеш” - Кайбер халыклар бит үз республикаларын оештыра да алмый калган. Шушы яктан чыгып караганда, ТАССР оешуга сезнең мөнәсәбәтегез нинди? - Коммунистлар бит алар марксистлар. Алар фикере буенча милләтләр озак яшәргә тиеш түгел, алар озакламый бетәчәк. Шуның өчен шушы республикалар да вакытлы гына дип караучылар күп була. Партиянең VIII съезд материаллары документларына карасаң, делегатлары берсе артыннан берсе чыгып үзбилгеләнү хокукын вакытлы уен гына, чарасыз рәвештә кабул итәргә кирәк булган әйбер дип чыгыш ясый. Шушы фикер көчле булганлыктан, халыкларга тулы мөмкинлек бирү була алмый. Бүген Жириновскийлар большевикларның республика төзүләре зур хата җибәрү дип чыгыш ясыйлар. Сталин республикалар игълан итүне вакытлы чара дип кенә карый. Ленин федерациянең вакытлы чара гына түгел, ил исән каласы килгән очракта аның төп эчтәлеге булырга тиешлеген әйтә. "Сәетгалиевкә минем мөнәсәбәтем бик уңай" - Сәетгалиевнең шәхесенә мөнәсәбәтегез нинди? - Минем мөнәсәбәтем бик уңай, чөнки бу республика үз вакытында барлыкка килмәгән булса, без аны суверенлаштыра алмаган булыр идек. Аны суверенлаштыру, бәйсезлеген игълан итү өчен җирлек булмас иде. Республиканы барлыкка китерү ул бик зур вакыйга. Кечкенә җирлектә булса да, аз гына хокуклы булса да, ләкин ул барлыкка килгән һәм 90нчы елларда без аны чын мәгънәсендә суверен дәүләт итеп игълан итә алдык. Сәетгалиевнең өлеше монда искиткеч зур. - Ул тиешенчә бәяләнгәнме? - Заманында ул тиешенчә бәяләнде. Әмма ул бәяне без саклап калырга тиеш. шул принципта калырга тиеш. Монда бит эш емнәрнеңдер үзара каршы торуында түгел эш.  Алар бит барысы да милләтпәрвәрләр. Барысы да татар халкының бәйсезлеген алга сөрүчеләр. Бары тик төрле рәвештә генә. Сәетгалиевнең төп эшләнгән эше – шушы республиканы нигез салуга керткән өлеше. Ул беренче җитәкче. Аннары система китә. “26 яшендә – хөкүмәт башлыгы” - Аның нинди кеше булуы билгеле? - 26 яшендә хөкүмәт башлыгы. Без бит бүгенге андый кешеләрне малай-шалай дип кенә саныйбыз. 26 яшендә хөкүмәт башлыгы булган кешегә бүген без әлбәттә уңайдан уңай бәя бирергә тиешбез. 44 яшендә китеп бара дөньядан. Әле бит 44 яшьтә тулы өлгерү мөмкин түгел бүгенге заман өчен. Ә алар өлгергән. Алар заман өчен өлгергән әзерлекле кешеләр. Шуның өчен без аларга тиешле бәя бирергә тиеш. Аларның коммунист икәнен онытырга ярамый. Коммунистларның принцибы билгеле. Аны бүген тәнкыйть итүчеләр дә бар, ләкин коммунистик принципның, Совет дәүләтенең уңай яклары, социаль проблемаларны хәл итү, социаль гаделлек, түләүсез уку, сәламәтлекне саклау яклары да бар иде. Аларның бит хәзер берсе дә юк. Шуңа күрә без совет илен югалту белән бергә аның бик күп уңай якларын да югалттык. Ни кызганыч, югалттык без аларны. Аларны саклап калырга кирәк иде. "Без Сәетгалиевкә тиешле бәя бирергә тиеш" - Сәетгалиевне каршылыклы кеше диләр, аны ни өчен тәнкыйтьләргә була? -Аны ачлык мәсьәләсе буенча тәнкыйтьлиләр. Татар-башкорт мәсьәләсендә катгый рәвештә үз фикерен үткәрә алмауда гаеплиләр. Ул мөмкин кадәресен эшли. Йомшак кеше дип әйтеп булмый. Каты еллар. Ул дөрес түгел. Менә шушы эшләрне башкарасың икән, анда катылык күрсәтмичә булмый. Ә ничек тәнкыйтьлисең. Бер ел эшләгән өчен нинди тәнкыйтьләү булырга мөмкин? Аны тик мактап кына әйтергә кирәк. Шушы бер ел эчендә республика эчендә аякка бастырып, атлап китәрлек дәрәҗәгә җиткерүдә керткән өлешләре өчен ничек мактамыйсың аны. Әлбәттә хаталар була. ә кем хатасыз? Бүген Ленинның үзен дә тәнкыйтьлиләр. Без тәнкыйди якка гына кайтырга тиеш түгел. Булган тарихка тиешле бирү - ул безнең максат. Ничек булган – шулай. Сәетгалиевкә ничек эшләгән, шул рәвештә бәя бирергә кирәк. Җиңел шартларда эшләмәгән. Татарстанда да, Кырымда да. 26 яшендә ике республиканың башлыгы булган. Кырымда да беренче хөкүмәт башлыгы бит ул. Сәхибгәрәй Сәетгалиев 1984 елда Уфада эшче гаиләсендә туган. 1915 елда гаскәргә чакырылган, 1916 елдан Екатеринбург шәһәрендәге РСДРП комитетының өндәүчесе (агитаторы). 1917 елда Екатербург шурасының әгъзасы, мөселман гаскәриләрнең гарнизон комитәсе рәисе. 1917 елның июленнән — Урал өлкә мөселман шурасының рәисе. 1918—1919 елларда Казан шурасының милләтләре эшләре буенча комиссары. 1919 елның ноябрендә — 2нче Шәрык халыкларының коммуначыл оешмалары җыены делегаты. 1920—1921 елларда ТАССР Халык комиссарлары советы рәисе. 1921—1924 елларда — Кырым Халык комиссарлары советы рәисе.  1924–1925 елларда РКП (б) Үзәк контроль комиссиясе әгъзасы. 1924–1926 елларда СССР Халык комиссариатларының эшче-крестьян инспекциясендә. 1928–1931 елларда "Тепло и сила" тресты урынбасары, соңыннан җитәкчесе. 1933 — елда Саратов тимер юл идарәсенә партия җитәкчесе итеп җибәрелә. РКП (б)ның IX, X, XII, XIII съездлары делегаты. 1938 елда Саратовта репрессияләнә. 1956 елда реабилитацияләнә.  Казан үзәгендәге урам һәм Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният сараена Сәетгалиев исеме бирелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев