Татар матбугаты
15 ел эчендә Казанда туучылар саны өч тапкыр диярлек арткан
2016 елда гына да Татарстан башкаласында 24 мең 564 бәби туган. Бу 2015 елга караганда 501гә артыграк. Теркәлгән тууычылар саны үлүчеләр санына караганда 11 мең 211 кешегә - 84 процентка артыграк – бу соңгы егерме елның рекордлы саны. Башкаланың башкарма комитетында үткән эшлекле дүшәмбедә хәбәр ителгәнчә, соңгы елларда малайлар кызларга караганда күбрәк туа башлаган. 2016 елда 12 мең 668 малай һәм 11 мең 896 кыз туган. Туучыларның 55 проценты – гаиләдә икенче яки өченче, йә аннан соңгы балалар.
Ә туйлар саны 2016 елда, 2015 елга караганда 1663га азрак булган. Нибарысы 10 мең 862 генә. ЗАГС идарәсе моны туксанынчы елларда туучылар саны азлыгы белән бәйли.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев