Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе яңадан исәпләнәчәк

Россия Пенсия фонды хәбәр­ләре буенча, андыйлар илдә 42 миллион чамасы. Эшләмәүчеләрнең якын­ч­а өчтән берен тәшкил итә. Пенсионерларның байтагы эш урынын ташлый алмаганнан түгел, ә пенсиясе тор­мыш алып барырга җит­мәгәнлектән эшли. Кайберсе, үземә җитәр иде дә, балаларга булышырга, онык­ларны укытырга акча ки­рәк, ди. Хезмәт, халыкны эш бе­лән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы картлык һәм инвалидлык буенча пенсияләрдә үзгәрешләр булачагын алдан хәбәр иткән иде. Министрлыкта, пенсионер рәсми теркәлеп эшләсә, хезмәт иткән оешмасы 2016 елда һәм быел беренче кварталда Пенсия фондына иминият кертемен ай саен даими күчереп торса, дип тә өстәделәр. Әгәр олы кеше 31 мартка кадәр генә эшләп, шуннан соң лаеклы ялга китеп барган икән, яшәү буенча Пенсия фондына барып, үзе гариза тапшырырга тиеш булачак. Анда паспорт һәм хезмәт кенәгәсе күчерелмә­ләрен дә сорыйлар. Ә хә­зергә кадәр эшләвен дәвам итүчеләргә гариза тапшырып йөрергә кирәкми. Пенсия арта дигәч, күп­мегә икән, дигән сорау тумый калмый. Министрлык вәкил­ләре аңлатуын­ча, әйтик, Гариф белән Зариф бер үк оешмада бер үк төрле шартларда эшләсә дә, пенсиясе төрлечә артачак. Хезмәт хакын күбрәк алып эшләүченең Пенсия фондына иминият кертеме дә зуррак, пенсия баллары да шуннан чыгып исәп­ләнәчәк. Иң югары чик – өч балл. Россия Пенсия фонды белгечләре 2016 елда баллар бәясенең үзгәрүен дә кисәтә. Күп кенә эшләүче пенсионерлар өчен бер балл якынча 74 сум тәшкил итә. Димәк, шуннан чыгып исәпләгәндә, иң күп арту – 222 сум чамасы. 2016 елда өч пенсия баллына ия булу өчен хезмәт хакының 20 мең сум булуы кирәк иде. Хезмәт хакың аннан күбрәк булган очракта да пенсияне яңадан исәпләгәндә иминият баллы өчтән артмый, ди белгечләр. Эшләмәүче пен­сионер­ларның пенсиясендә килә­се елның 2018 елына кадәр үзгәрешләр көтелми. Алар­ның пенсиясе 1 февральдән генә яңадан исәпләнәчәк. Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин матбугат чараларына белдерүенчә, ул чагында социаль түләүләр дә артачак. Ташламага ия кешеләргә, балалы гаилә­ләргә каралган айлык тү­ләүләр турында сүз бара. Эшләмәүче пенсионер­лар­ның пенсиясе илдәге ин­ф­ляциядән чыгып индекса­ция­ләнәчәк. Бу максатларда тоту өчен тиешле сумма федераль бюджетка салынган инде. Әлегә пенсия түләүдә кыенлыклар юк, салымнар җитәрлек керә, дип халыкны тынычландыра Максим Топилин.  
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев