Логотип Казан Утлары
Якутлар табыладыр вакыт белән...

Атаклы татар әдибе Фатих Әмирханның авыруы, үлүе, күмелү мәрәсиме (дәвамы)

6 нчы март шинбә көн авыру тагын да көчәйде. Бу көн көндез без хезмәтдә чагында доктор Терегулов килеб караб киткән һәм Ибраһим Бикколовны очратыб: «Инде хәзер күмәргә хәзерләнергә кирәк, дүшәнбе көн иртә беләндән дә соңга калмас өзелер диб уйлыйм», – дигән.

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Фатихне карар өчен төзелгән кизүлек

Монда күрсәтелгән кешеләр һәммәсе дә кизүдә тордылар. Бары тик көнләрдә һәм алмашынуларда гына үзгәрешләр булды. Февраль 26 җомга төнлә белән – Габдерахман Моратов, Габдулла мулла Әмирхани, 27 шинбә көндез – Гомәр Әмирхан, Ибраһим Биккол, төнлә – Кәрим Сәгыйд, Габдерахман Моратов, 28 якшәнбе көндез – Гомәр, Биккол, Кәрим Сәгыйд, төнлә – Һарун Максудов, Садри Җәлал, 1 март дүшәнбе көндез – Гомәр Әмирхан, Хәсән Исхаков, төнлә – Бәдри Максудов, Вафа Бәхтияров, 2 сишәнбе көндез – Гомәр Әмирхан, Кәрим Сәгыйд, төнлә – Фатима Максудова, Кадыйр Хуҗаев, 3 чәршәнбе көндез – Гомәр Әмирхан, Хәсән Иҗаков, Кәрим Сәгыйд, төнлә – Габдерахман Моратов, М.Гали, 4 кече атна көндез – Гомәр, Гәрәй Хәсәни, төнлә – Нәфисә Ваһапова, Разия Әмирхан.

11 бит

Март 5 җомга көндез – Гомәр, Зыя Ваһапов, төнлә – Салих Корбангалиев, Сафа Хафизов, 6 шинбә көндез – Гомәр, Биккол, төнлә – Сара Касыймова, Рәүф Шахмәмитов, Шиһаб Әхмеров, 7 якшәнбе көндез – Кәрим Сәгыйд, Ибраһим Биккол, төнлә – Рәбига Дивиниева, Габдерахман Моратов, Габдулла мулла һәм Каюм Мостакай, 8 дүшәнбе көндез – Гомәр, Биккол, кичен – Кәрим Сәгыйд, төнлә – Фәйзуллин, Рәхимә Мөхтиева, Габдулла мулла, 9 сишәнбе иртә белән – Габдулла мулла, Кәрим Сәгыйд.

27 нче февральдә кичә бирелгән карар буенча Казанның иң атаклы профессор һәм докторларындан консилиум ясалды. Монда 1) профессор Лурия, 2) профессор Зимницки, 3) доктор Терегулов, 4) доктор Шварцман һәм 5) Наркомздрав Фатих Мөхәммәдияровлар булдылар. Болар Фатихнең хәле бик авыр; үпкә һәм бил туберкулезалары да, шулар өстенә пешеккән үпкә шеше – катаральное воспаление легких12 авыруы да тагын да көчәя төшкән, ләкин шулай да әле терелүе өмидсез түгел – небезнадежно, диделәр һәм медицинаның иң соңгы чараларындан дарулар, киңәшләр бирделәр.

12 бит

Шушы сәгатьдән башлаб, Фатихне карау, аны дарулау һәм һәрбер кирәкләре өчен хәзер торулар һәр якдан мөкаммәл13 рәвешдә җитешдерелде. Доктор Дезидериев һәр көн ике килә. Кирәк булыб чакырылса, төнлә дә килә. Башка докторлар да әледән-әле хәл белә торалар. Шәфкать туташы яки фельдшер һәрвакыт бар. Яшь татар врачлары үзләре теләб, төнләрен кизү торалар. Шуның өстенә якын дустларындан, мөхлисләрендән һәм, гомумән, укымышлылардан биглеләнгән югарыгы җәдвәлдәге14 кешеләр алмаштилмәш кизүләб, көнләрен-төнләрен берөзлексез саклыйлар, саклыйбыз. Доктор биреб киткән тәгълимат дикъкать белән сәгатендә, минутында үтәлеб тора.

Яшь татар врачларының үзләре куйган кизүләре

28 февраль – Һарун Максудов, 1 март – Бәдри Максудов, 2 март – Фатима Максудова, 3 март – Сара Касыймова, 4 март – Рабига Дивиева, 5 март – Рәхимә Мөхтиева, 6 март – Рәүф Шахмәмитов, 7 март – Салих Корбангалиев, 8 март – Фәйзуллин, 9 март – Барый Биккинин. Бу тәртиб шушы көенчә үтәлмәсә дә, болар һәммәсе дә килделәр һәм кизү торыб Фатих Әмирханны карадылар, сакладылар.

13 бит

Шушы 27 нче февральдә шинбә көн кич белән безнең чакыруыбыз буенча Фатихнең якын дустларындан һәм аны ихтирам итүче укымышлылардан Кәрим Сәгыйд фатирында кечкенә генә бер җыелыш ясалды. Чакырылган кешеләрдән: 1)Фатих Мөхәммәдияров, 2) Ибраһим Биккол, 3) Кәрим Сәгыйд, 4) Гыйльми Шәрәф, 5) Гомәр Бикбулатов, 6) Ибраһим Аитов, 7) Шиһаб Әхмирев, 8) Гомәр Әмирхан, 9) Бениамин Әхтәмов һәм 10) Хәсән Исхаковлар хәзер булдылар.

Куелган мәсьәләләр: 1) Фатих Әмирханны якшылаб тәрбияләү, дарулау өчен бер үзәк төзү. 2) Терелгәндән соң, Кырымга җибәрү чарасын күрү. Беренче мәсьәлә тикшерелгәндә, Фатих Мөхәммәдияровдан авыруның дәрәҗәсе һәм терелү өмиде барлыгы турында сорашкандан соң һәрбер йомышларны үтәб бару, шулай ук информация өчен үзәк итдерелеб өчле комиссия төзелде. Болар: 1) Фатих Мөхәммәдияров, 2) Ибраһим Биккол, 3) Кәрим Сәгыйдләр булдылар. Шулар арасындан Кәрим Сәгыйдкә авыру өчен кирәк булачак расходларны тоту эше йөкләтелде.

Икенче мәсьәләдә Фатихнең материальный яклары тикшерелгәч, терелгәндән соң, Кырымга җибәрергә булыр, әгәр дә үлеб китсә, дәфенләре15 өчен тотылыр диб, иң азында биш йөз сум акча җыярга карар бирелде, һәм бу акчаны Печән базары сәүдәгәрләрендән җыймыйча, яңыз Фатихне якын күргән берничә кешеләрдән генә алырга карар ителде. Шуның өстенә әгәр дә партиясез укымышлылар үзләре теләб бирсәләр, алардан да биргәнләре чаклы

14 бит

алынырга булынды. Бу эш Гыйльми Шәрәф, Шиһаб Әхмирев һәм Ибраһим Аитевләргә табшырылды. Утырышдан соң, Биккол, Әхмирев һәм мин өчәүләб, Фатихнең хәлен белергә кердек. Башкалар кайтыб китделәр. Мин фельдшер Габдерахман Моратов белән икәүләб, төн буенча сакларга калдым.

Төнлә Фатихнең хәле җиңеләймәде. Ләкин кәефе ачык булды. Бары тик йоклый алмавындан гына зарланды. Шушы төнне ул миңа: «Кәрим син ник төнлә белән монда йөрисең? Әллә синең мине карый торган чиратыңмы? Әле сез шулай организоваться16 итеб алыб, мине чиратлаб керешдегезмени? Минем тик шул фактны белеб торасым һәм шуны констатировать итәсем генә килә», – диде. Мин моңар каршы аңарга дару эчердем. Шуның белән сүз озаймады. Ул да бераз тынычланыб калды.

28 февраль бер килеш үтде. Кизү куелган килеш барды. 1, 2, 3нче март көнләре дә бер килеш үтделәр. Кизү торулар, дарулаулар, караулар мөкаммәл рәвешдә барды. Авыруның хәле көндән-көн якшырды. Ул инде хәзер бары тик камфара җибәргән урынларның авыртуындан гына зарлана башлады. Докторлар үпкә шеше авыруының төзәлә башлавындан хәбәр бирделәр. Шуңар күрә камфара җибәрүне дә азайтдылар. Хәтта «Фатих котылды» дигән шадлыклы өмид һәркемдә ныгый башлады. Шуңар күрә аны апрель башларындан калдырмыйча, Кырымга җибәрү мәсьәләсе безнең арада бик нык сөйләнеб, шуңарга планлар корылды. Ләкин 4 нче мартка каршы төнлә белән Фатихнең хәле көтелмәгәндән янә начарланыб китде.

15 бит

Бу төнне кизүдә торучы Нәфисә Ваһапова төнге сәгать 3дә миңа килеб кереб: «Кәрим, нишлик инде? Фатихнең сидеге тукталды, тышка чыга алмый. Үлеб китмәсә ярар иде диб куркабыз», – диб, бер сөаль17 куйды. Бик кыска гына уйлашкандан соң, телефон белән «ашыгыч тыйбби ярдәм станция»сендән бер врач чакырдык. Шуның өстенә Дезидериевне алырга китделәр. Ярты сәгатьдән соң һәммәсе дә авыру янына килделәр. Катетер куеб карадылар. Ләкин сидек чыкмады. Доктор нервлар авыруы башланган һәм шуның беренче бәрелүе сидек юлына тугъры килгән, диб табды. Яңадан консилиум ясаб, нервлар авыруын карарга кирәк булачак, иртәгә шуны җыярбыз диб, берничә киңәшләр биреб кайтыб китде.

4нче март иртә белән сидек юлларында, почкада18 авыру юклыгы мәгълүм булды. Шул көндүк яңадан консилиум ясалды. Бусында Фатих Мөхәммәдияров, Терегулов, Дезидериев, доктор Варашилов һәм Зимницкийлар катнашдылар. Болар: «Үпкә шеше авыруы тәмам бетеб бара икән дә, ләкин туберкулеза палочкалары фронтны кисеб чыгыб, карынга, эчәкләргә һөҗүм иткәнләр. Шул сәбәбле эчәк һәм карын шеше (воспаление брюш. кишки19 ) авырулары килеб чыккан. Бусы инде теге авыруларына караганда, бик күб куркынычлы», – диделәр. Терелү өмиде барлыгын әйтмәделәр.

Шунда да әле Фатих бу зур куркынычлы авыру белән дә ныклаб көрәшергә, медицина биргән кораллар белән авыруына каршы бик ныклаб сугышырга керешде.

16 бит

Никадәр авыр азабланса да, һәммәсен дә эчендән тына, йөзенә чыгармый, кәефен һаман да якшы күрсәтә иде. Камфара, морфий кебек дарулар җибәргәндән соң берәр сәгать чамасы мәлҗерәб ятыб, андары кәефе ачылгач, ара-тирә үткен сүзләр яки кыска гына мәзәкләр әйтеб сала иде. Үзен кадерләб караганга бик шадлана, үлемдән һичбер курыкмыйча, аны көлә-көлә каршы алырга хәзер булуы белән бергә «Инде якшылаб карагач тереләм» диб өмид итә иде. Шушы көнләрдә ул: «Татарстанның мәгариф һәм матбугат эшләрендәге егетләре мине татар театрының 20 еллык юбилейсы булган көндә, күңел хатирәсе өчен генә дә бер кисәк кәгазь җибәреб чакырмаганлар да, хәтта шуның танта[на]лы мәҗлесендә мине һәм татар театрының нигезен салучы, аны гражданлык хокукын алырлык дәрәҗәгә күтәрүче Габдулла Кариевне сүккәнләр иде. Моны миңа «Таз» эшләде. Ләкин менә хәзер минем авыру чагымда миңа никадәр докторлар киләләр. Һәммәсе дә мине юаталар. Бу хезмәтне коммунистлар түгел, минем дустларым гына эшлиләр. Әгәр дә Наркомздравда Фатих Мөхәммәдияров булмыйча, анда да бер коммунист утырса, бу докторлар да, бу дарулар да килмәсләр иде», – диб сөйләде.

Кизүдә торучы яшь врач Рәбига Дивиевага минем алдымда: «Әгәр дә миңа мондан егерме еллар элек син татарның зур мөхәррире булырсың, кулында реальный көч булган бер партия синең кешелек кадереңне төшереб изәргә тырышса да, каты авырган чагыңда сине олуглаб бик күб татар партиясез врачлары кизү торыб карарлар диб әйтсәләр, бу хәлнең булуына һичбер ышана алмас идем. Ләкин Ходай миңа шуны күрергә насыйб итде. Менә күрәсеңме, Рәбига, татарның хәяте нинди уңышлы

17 бит

производительно20 бара. Шуны уйлагач, ирексез тереләсем килә», – диде. Шуны сөйләгәч, мәлҗерәб арыб китде.

Докторлар Фатихнең тереләчәген өмидсез күрсәткәч, мин, Биккол, Нуркин өчәүләб минем өйдә утырыб, үлә калса, ничек итдереб күмү турыларында киңәшдек. Олуглаб, ихтирам белән күмү планларын, тәртибләрен чамалаб карадык. Күмү комиссияләре проектын төзедек. Аңарга дуст, якын таныш һәм мөхлис булган интеллигенцияне тикшереб, кемләрнең нинди эшләргә кирәкле, файдалы булачагын күздән үткәрдек.

Габдулла мулла Әмирхани белән Гомәр Әмирханлар ни өчендер Фатихнең каты авыруы турында үзләренең читдәге кардәшләрендән Ибраһим Әмирхан һәм Мәхмүд Әмирханларга хәбәр бирергә ашыкмадылар. Бары тик без кат-кат басыб әйкәндән соң гына, 27-28 февральләрдә Гомәр Мәскәүгә Мәхмүд Әмирханга хат язды һәм Җиддәдәге21 Ибраһимгә: «Фатих үпкә шеше белән каты авырый, карау якшы куелды, авыруның кидешендән киләчәктә хәбәр бирербез», – дигән мәфһүмдә22 телеграмм бирде. Фатихнең авыруы көчәйгәч тагын хәбәр җибәрергә әйтдек. Ләкин һаман да «әһәмияте юк» диб кичекдерделәр. Шунда Мәхмүдкә телеграм бирделәр. Ибраһим Әмирхан авыруның барышындан һаман хәбәрсез калды. Аңарга үлгәндән соң гына телеграм бирелде. Үзендән үлгән көндә хәле ничек, диб соралган телеграм килде.

18 бит

5 нче мартда кич белән Фатихне саклаб утырган чагында хәл белә килүчеләрдән Шиһаб Әхмирев, Зыя Ваһапов, Исхак Карташов, Ибраһим Аитовларны алыб калыб, шулар янына Габдулла мулла белән Гомәр Әмирханны да чакырыб, шул ук фатирның урта бүлмәсендә янә бер кат киңәшдек. Монда югарыда сөйләнгән Биккол һәм Нуркинлар белән өчәүләб хәзерләгән күмү проектларын сөйләб күрсәтдек. Яңа кешеләр проектка үзгәреш кертмәделәр, мәгъкульләделәр23. Аннары Фатихнең «Шәфигулла абзый»сы, мемуарлары, хатлары турында да сөйләшдек. «Шәфигулла абзый»ны күчерергә, башка кулъязмаларына акт язарга булдык. Ләкин бу нәрсәләрнең һәммәсе дә Фатихнең кровате янындагы сандыкда булганга, ул сандыкны үзе авырса да, һаман караб ятканга, алыб чыгу мөмкин булмаганлыкдан һәм шалтыратыб ачыб алу да бик уңайсыз табылганлыкдан, бу эшләрнең һәммәсе дә кичекдерелде24.

6 нчы март шинбә көн авыру тагын да көчәйде. Бу көн көндез без хезмәтдә чагында доктор Терегулов килеб караб киткән һәм Ибраһим Бикколовны очратыб: «Инде хәзер күмәргә хәзерләнергә кирәк, дүшәнбе көн иртә беләндән дә соңга калмас өзелер диб уйлыйм», – дигән. Доктор Дезидериев: «Инде безнең хәлдән килерлек түгел. Якшәнбе көн кичдән дә калмас, өзелер, үләр диб уйлыйм», – дигән.

Безне соңга таба үләр алдындан иң күб борчыган нәрсә Фатихнең кулы белән язган васыяте бармы, юкмы икәнлеген белү булды. 19 бит Докторлар аның үләчәген тәмам кисеб, вәгъдәләб куеб киткәч, бу мәсьәлә безне тагын да борчыды. Мондый васыятьнең барлыгын яки юклыгын үзенең якын кардәшләрендән һичберсе өзеб әйтә алмады. Кырымга китәр алдыннан бары тик Ибраһим Бикколовка телдән генә: «Әгәр дә үлә калсам, мине Ислам дине кушканча, ләкин бидгатьсез25 без обрядов26, ягъни фидия27, дәүр28, яллаб Коръән чыгарту, җидемне уздыру кебек эшләрнең – җолаларның берсен дә үтәмичә күмәрсез. Шулай ук минем җеназама чәчәк һәм ленталар да куйдырмазсыз. Васыйларым – Галимҗан Шәрәф, син һәм җизни, өчәү булырсыз», диб әйткән булган. Башкаларын шушылары белән бергә Кырымдан әйләнеб кайткач, үзем язармын әле, дигән29.

Шушы 6 нчы мартда кичен гадәтдәгечә камфа[ра]лар тәэсире белән Фатихнең кәефе ачылыб китә. Гадәтдәгечә сөйләшеб ята башлый. Шул араларда Ибраһим Биккол Фатихнең үзендән сораб, үз кулы белән язган васыятенең юклыгын белә. Ләкин язарга тәклиф30 итми һәм васыятьләреңне әйтеб калдыр, диб әйтергә дә базмый31. Биккол миңа моны шул сәгатьдүк хәбәр итде. Яңадан бер кат уйлашыб карадык. Ләкин һичбер төрле юл таба алмадык. Хәле авыр булган Фатихне васыятьләр турында сүз кузгатыб борчырга батырчылык итә алмадык. Чөнки аны сөйләшдерү аңарга зарар булыб төшәчәк иде. Шуңар күрә без аны үзебез карый башлагандан бирле мөмкин кадәр сөйләшдермәскә һәм аны үзебезнең сөальләргә32 җаваб бирдерү мәҗбүриятенә төшермәскә тырышдык. Үзенең иң кирәкле сүзләрен генә тотыб, авыруына бәйләнеше булмаган сүзләрен сөйләшдермәс өчен мөмкин кадәр җавабсыз калдыра идек. Докторлар да шулай кушалар, шуны бик нык

20 бит

тотарга әмер итәләр иде. Хәтта хәл белә килүчеләрнең кайсыберләрен, сөйләшдерүләрендән куркыб, аның янына кертмичә, үзебез генә кабул итәдер идек. Шулай да булса җиденче мартда бугай, Габдулла мулла Әмирхани бер уңаен табыб, Фатихнең телендән васыятьләренең кайберләрен әйтдергән һәм шуны языб кайтадан үзенә укыб күрсәткән. Фатих һәммәсен дә мәгъкуль33 табыб, бераз кәефе күтәрелсә, имза итәргә дә булган. Ләкин ул инде шундан соң имза итәрлек хәлгә килә алмады. Габдулла мулла язган васыять шул көенчә имзасыз хәлдә аның кулында калды. Бу васыятьне Габдулла мулла безгә дә күрсәтде. Биккол белән икәүләб укыдык. Монда ул Ибраһим Бикколга әйткән васыятьләре өстенә: 1) үзенең туганы Ибраһим Әмирханга биш мең сум чамасы бирәчәге барлыгын, артдырыб шуны үзендән калган суммалардан бирергә кушкан; 2) үземне күмү расходларындан калган суммадан якынларымны укытырсыз, дигән. Башка сүзләр артдырмаган34.

Шул рәвешчә, Фатих Әмирханның үз кулы белән язган васыяте калмады. Ләкин моның ул чаклы зур әһәмияте дә юк. Чөнки аның телдән әйткән васыятьләре үзе исән чагында ышанычлы рәвешдә исбат ителенде.

21 бит

Фатихнең тәрбиясен, әхлакын, фикерен, игътикадын35, карашларын, әсәрләрен белгән кешеләр өчен аның шул телдән генә әйткән сүзләре дә инанырлык һәм игътикадына муафикъ36 булганлыгы күренеб тора.

7-8 нче мартлар һәм 9 нчы мартка каршы төн, 9 нчы мартның иртәсе – Фатихнең иң авыр рәвешдә иң куркынычлы авыруларга каршы көрәшкән көнләре. Бу көнләрдә аның күз нурлары байтка сүнде, күз пәрдәләре томанланды, сакалы үсеб китде. Үзе бик нык ябыкды. Ләкин анарда искиткеч чыдамлык булган икән. Ул һичбер вакыт һәм үлгән көнләрендә дә кычкырыб ыңгырашмады, ай-вайламады. Һәммәсен эчендән тынды. Мин аның унике көн рәтдән бик күб вакыт янында булсам да, бер генә табкыр да кычкырыб ыңгырашканын да ишетмәдем. Ул иң авыр минутларында да, үләренә тәмам 10-15 минут калганчага чаклы үзенең аңын югалтмады. Хәл белә килгән яки үзен кизүләб карый торган кешеләрнең һәммәсен дә таныб, һәркайсы белән берәр генә сүз булса да сөйләшеб ятды. Иртәгә үләчәк булган 8 нче март кичендә без Рәхимә Мөхитова белән икәү аның янында саклаб утыра идек. Шул вакыт кулын Рәхимәнең итәгенә куеб, Рәхимәнең кулын кысмакчы булды. Ләкин бармакларда көч юк иде. Моңар каршы Рәхимә:

22 бит

«Фатих абзый, көчеңез азрак шул», – дигәч, «Юк, миндә анлык кына көч бар әле», – диб җавабланды, көлдерде. Андан соң бераз торгач: «Рәхимә, беләсеңме, без бит синең белән син кечкенә чагында бер вакыт пароходда очрашкан идек. Син әле ул чагында 14-15ләрдә генә булгансың. Менә инде хәзер ничек дәү үсеб киткәнсең. Мин сине шундан бирле күргәнем юк иде. Инде доктор да булгансың икән», – диб, Рәхимәне таң гаҗәбкә калдырды. Исән булган Рәхимә Фатихнең шулчаклы авыр хәлдә дә шул вакыйганы исенә төшерә алуына тәмам абтыраб калды. Шул сүзләрендән соң мин чыгыб китдем. Рәхимә белән Габдулла мулла төнен утырыб сакларга калдылар. Аларга төнлә белән сүз араларында үзенең иртәгә (9 нчы март була) сәгать 8-9 араларында үләчәген әйткән. «Иртә белән сәгать 8-9 араларында китәрбез инде, ахыры», – дигән. Мине 9 нчы март иртә белән сәгать алтыда Фатих начарланды диб чакырдылар. «Фатих абый хәлең ничек?» – диб сорагач: «Кәрим, син икәнсең, әлегә ничава, шулай ятабыз менә», – диде дә изерәп китде. Шулчаклы аңы булганга, янындагы кешеләрнең һичберсе аны бөтенләй өмидсез диб табмады. Көндезен бәлки рәтләнеб дә китәр әле диб уйлаган булдык. Чөнки докторларның аңарга үләргә куйган сроклары да үтеб киткән иде инде. Шулай да булса мин бик тиз генә

23 бит

Биккол белән Нуркинны һәм Гомәр Әмирханны, Фатих Мөхәммәдияровны өйләрендән чакырыб китердем. Фатих аларны да таныды. Шуңар күрә Биккол белән Нуркин бераздан үзләренең хезмәтләренә китделәр. Рәхимә Мөхитованы шәфкать туташы (Серова) алмашдырды. Шулай итеб, без берничә кеше Фатих янында калдык. Сәгать тугызынчы яртыда тагын начарланды. Шулвакыт университетның медицина факультетының соңгы курсында укучы Фәхретдинов дигән студент килде. Алар шәфкать туташы белән икәүләб камфара, морфий җибәрделәр. Аннары кокаин җибәрделәр. Һәммәсе дә доктор кушканча эшләнде. Ләкин инде болар да тәэсир итми башладылар. Габдулла мулла ясин укыб чыкды. Минут саен хәле авырая барды. Минут саен диярлек үзен әйләндерергә кушды. Бераз саташкалады. Ләкин әле һаман да аңында иде. Сәгать нәкъ ун тулганда: «Әйдә, китдек инде булмаса, күңелем рәхәтләнсен бер, менә шулай, менә шулай», – диде. Шул вакыт Фатих Мөхәммәдияров килде. Шушы сүзләре аның актык сүзләре булды. Шундан соң һичбер сүз әйтмәде. Пульсы тәртибсезләнде. Кан тибү сирәкләнде. Сулу алуы да тирәнәйде. Берничә минутлар бик эчдән сулады. Аннары күкрәкдән, аннары бугаздан гына сулу ала башлады. Сулу бугазга күчкән чагында тәмам соңгы сулуына чаклы сәгатемдән караб тордым. Сулуы соңга таба шул дәрәҗәдә сирәкләнде, хәтта ярты минутка бер генә калды. Габдулла мулла ясин укуда дәвам итде. Яңа Бистәдән килгән Рокыя апалары Фатихнең колагына «Аллаһ», «Аллаһ» диб торды.

Күңел сизүе белән төнлә әйткән сүзендә күб ялгышмады. Иртә белән сәгать ун тулыб нәкъ 10 минут киткәндә актык сулуын алды. Җан бирде. Үзе әйткәнчә күңелен рәхәтләндереб, Аллага табшырылды. Бездән аерылды. «Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун»37 дидек.

24 бит

Фатихнең җан биргән минутларында өстендә караб торучылар: 1) Габдулла мулла Әмирхани, 2) Гомәр Әмирхани, 3) Кәрим Сәгыйд, 4) Фатих Мөхәммәдияров, 5) Разия Әмирхан, 6) Газизә Яушева, 7) Нәфисә Ваһапова, 8) Рокыя апалары, 9) студент Фәхретдинов, 10) шәфкать туташы Серова.

Фатих үлгәндән ун минут чамасы үткәч, Исхак Карташев килде. Мин аны Фатихнең хәле авырайгач да чакырткан идем, ләкин үлгәнче килеб җитә алмады. Мөхәммәдияров белән шәфкать туташы китделәр. Без шунда калган кешеләр Фатихнең гәүдәсен урынындан алыб караватын чистартдык. Бүлмәсен юдыртдык. Бераз гына дезинфекция ясадык. Астындагы көрпәләрен алыб, пакь простыня җәеб, кыйблага аяклары белән яңадан караватына салдык. Аяклары элекдән катып калганга, үлгәч дә тез турындан бөтенләй тураеб бетмәделәр. Ярты җәя рәвешендә калдылар. Шуның соңында телефон белән үзенең якын күргән дустларына, танышларына, нәселдәшләренә, үзе белән мәдрәсәдә укыган ибдәшләренә һәм аны сөюче-ихтирам итүчеләргә, гәзит идарәләренә бер сәгать чамасы берәм-берәм әйтеб, хәбәр биреб чыкдык. Кайберләренә кеше җибәреб әйтдердек. Күб дә үтмәде, бу кешеләрнең һәммәсе дә берәм-берәм Фатихне тәне суынмаган актык мәртәбә күреб калырга агыла башладылар. Елашулар, сыкранулар китде. Бераздан күмү киңәшләре башланды. Бусы турында алдагырак битләргә кара.

25 бит

Фатих Әмирхан авырган чагында хәл белә килүчеләр

26.02 Ибраһим Биккол, Кәрим Сәгыйд, Гыйльми һәм Рәхимә Шәрәфләр, Ә[б]үбәкер Терегулов, Габдерахман Моратов.

27.02 Касыйм хәзрәт, Гәрәй Хәсәни, Садри Җәлал, Зыя Ваһапов, Фатима Апакова, Ибраһим Кули, Кәрим Тинчурин, Хәдичә Хуҗаханова, Кәрим Сәгыйд, Халисә Сәгыйд, Г. Моратов, Ә[б]үбәкер Терегулов, Фатих Мөхәммәдияров, Сафа Хафизов. 28.02 Г.Кәрәм, Ә. Хәсәни, Хәсән Исхаков, Зәйнәб Хәсәни, Шәһәр Шәрәф, М.Гали, Юсупов, Һарун Максудов, Әхмәдҗан Мостафа, Исхак Карташ, Ибраһим Аит, Разия Садыкова, Хәдичә Хуҗаханова, Шиһаб Әхмирев, Кәрим Сәгыйд, Г.Байки, Г.Моратов, Ибраһим Биккол.

1.03 Ибраһим Биккол, Кәрим Сәгыйд, Гәрәй Хәсәни, Таһир Ильяс, Йосыф Яушев, Ә.Терегулов, Б.Максудов, Хәдичә Хуҗаханова белән Суфия, Газизә Баттал, Г. Байки, Ибраһим Аит, Шиһаб Әхмирев, Вафа Бәхтияров, Г.Моратов, Исхак Карташ, Җамал Вәлиди.

26 бит

2.03. Нәфисә Ваһапова, Кәрим Сәгыйд, Ибраһим Биккол, Борһан Шәрәф, Халисә Сәгыйд, Фатима Бәхти, Гәрәй Хәсәни, Шиһаб Әхмирев, Г.Моратов, Гаяс Байки, Шәфика Аитова, Кадир Хуҗаев, Зыя Ваһапов, Һарун Максудов.

3.03 Хәсән Исхаков, Йосыф Яушев, Каюм Мостакай, Фатиха Аитова, Зәйнәб Хәсәни, Ибраһим Биккол, Кадир Хуҗаев, Фатих Мөхәммәдияров, Нәфисә Ваһапова, Халисә Сәгыйд, Фатима Апакова, Кәрим Сәгыйд, (Танылмады), Садри Җәлал, Гомәр Бикбулатов, Фәтхи Борнаш.

4.03. Нәфисә Ваһапова, Фатима Бәхти, Кадир Хуҗаев, Б. Максудов, Г. Моратов, Сибгать Ягуш, Шиһаб Әхмирев, М. Бөдәйли, Мәриям Мөштәри, Хәмид Мөштәри, Ибраһим Биккол, Кәрим Сәгыйд, Зыя Ваһапов, Фатих Мөхәммәдияров.

27 бит

5.03. Кәрим Сәгыйд, Каюм Мостакай, Ибраһим Биккол, Гәрәй Хәсәни, (Танылмады), Заһид Нуркин, Хәдичә Карташ, Ш. Байчура, Г. Моратов, Сафа Хафиз, Шәфика Аитова, Ибраһим Аит, Хәдичә Хуҗаханова, Хәсән Исхаков, Садри Җәлал, Ильяс Әхмирев.

6.03. Габдулла Агишев, Ибраһим Биккол, Фатима Бәхти, Ш.Мостакай, Йосыф Яушев, Маһисәрвәр Мәрҗания, М.Гали, Ә.Хәсәни, Хәдичә Хуҗаханова, Зәйнәб Хәсәни, Х.Апаков, Исхак Карташ, Кәрим Сәгыйд, Ибраһим Кули, Нәфисә Ваһапова, Ә.Терегулов, Халисә Сәгыйд, Ибраһим Аит, Шиһаб Әхмирев, Ильяс Әхмирев, Г.Байки, Зыя Ваһапов, Фатима Апакова, Рәбига Дивиева, Г. Моратов, Гыйльми Шәрәф, Рәхимә Шәрәф, Исхак Карташ, Ә[б]үбәкер Терегулов, Г.Аитов.

28 бит

7.03. Кәрим Сәгыйд, Ибраһим Биккол, Г.Кәрәм, М.Туминов, Әфтәх Тәрҗемани, Садыйк Иманколый, Ибраһим Аит, Рауза Апак, Шәмсевәли Тимергали, Заһид Нуркин, Сөләйман Яналиев, Шахмамитов, Касыйм хәзрәт, Бинеямин Әхтәмов, Гыйльми Шәрәф, Сара Касыймова, Халисә Сәгыйд, Зәйнәб Хәсәни, Гәрәй Хәсәни, Шәһәр Шәрәф, Хәдичә Танач, Вәлидхан Танач, Каюм Мостакай, Х.Зәбири, Нәфисә Ваһапова, Г.Моратов.

8.03. Ибраһим Биккол, Кәрим Сәгыйд, Х.Зәбири, Гәрәй Хәсәни, Касыйм мөәззин, Вафа Бәхтияр, Фатима Бәхти, Нәфисә Ваһапова, Һади Максудов, Исхак Карташ, Кадир Хуҗаев, Фатима Апакова, Заһид Нуркин, Шиһаб Әхмирев, Зыя Ваһапов, Сафа Рәйми, Фатих Мөхәммәдияров, Сафа Хафиз, Ильяс Әхмирев, Ибраһим Кули, Хәдичә Хуҗаханова, Фазыл Локманов, Рәхимә Мөхитова, Хәсән Исхаков, М.Гали.

9.03. Кәрим Сәгыйд, Ибраһим Биккол, Заһид Нуркин, Исмәгыйль Кугушев, Касыйм Фәхретдинов, Нәфисә Ваһапова, Ибраһим Кули, Касыйм мөәззин, Ибраһим Аит, Исхак Карташ.

(Дәвамы бар)

12 Кирилл хәрефләре белән язылган.

13 Мөкәммәл – камил.

14 Җәдвәлдәге – исемлектәге.

15 Дәфенләре – күмүләре.

16 Организоваться – оешып.

17 Сөаль – сорау.

18 Почкада – бөердә.

19 Кирилл хәрефләре белән язылган.

20 Производительно – җитеш, үсештә. Кирилл хәрефләре белән язылган.

21 1924-26 елларда Фатих Әмирханның энесе Ибраһим Әмирхан Согуд Гарәбстанында Совет илчелегенең сәркятибе һәм тәрҗемәчесе вазыйфаларын башкара.

22 Мәфһүмдә – эчтәлектә.

23 Мәгъкульләделәр – аңлаешлы, дөрес дип таптылар.

24 Хакыйкатьтә бу эш берникадәр соңрак башкарылган. ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәгендәге Ф.Әмирхан фондында әдипнең васыйлары Галимҗан Шәрәф һәм Ибраһим Бикколов тарафыннан 1926 елның 17 октябрьендә төзелгән Актның төп нөсхәсе саклана (Ф. 16, тасвир. 1, С.б. 47). Биредә Фатих Әмирханның вафатыннан соң бүлмәсендә калган кулъязмалары, китаплары, документлары, шәхси әйберләре һ.б. исәпкә алынган.

25 Бидгатьсез – йолаларсыз.

26 Кирилл хәрефләре белән язылган.

27 Фидия – үлгән кешенең гөнаһларын ярлыкауны сорап биргән мал, йолым.

28 Дәүр – үлгән кешенең гөнаһларын ярлыкауны сорап үткәрелгән дини йола.

29 Кулъязманың 18 б битендә карандаш белән түбәндәге текст бирелгән:

–Нихәл, Ибрай, эш минем начар бит.

–Начар түгел әле, профессорлар, өмид бар әле, дияләр.

–Алар әйтерләр инде.

Янә дәвам итеб.

–Син, Ибрай, беләсең инде, син, җизни, Галимҗан Шәрәф – васыйлар.

–Синең бит Фатих язган васыятең бардыр. «Язган васыятем юк», – диде.

«Күмүне инде Ислам дине буенча, без обрядов», диде.

–Соң алай булгач Фатих син аны шаһидләр алдында әйтер идең, яки языб калдырыр идең.

«Ярар, шаһидләр алдында да әйтермен һәм хәлем якшыргач язармын» диде.

Разия һәм Гомәр Әмирханлар шул вакыт сүз уртасында килеб керделәр.

30 Тәклиф – көчләп кушу, боеру.

31 Бу җөмлә карандаш белән сызылган.

32 Сөальләргә – сорауларга

33 Мәгкуль – акылга ярашлы.

34 Ибраһим Бикколовка әйткәненчә өч васый күрсәткән һәм җизнәсе Габдулла мулла Әмирхани белән Галимҗан Шәрәф, Ибраһим Бикколовларны атаган. (Автор искәрмәсе).

35 Игътикаден – ышануын.

36 Муафикъ – ярашлы, туры килгән.

37 Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун – Хакыйкатьтә без Аллаһныкы һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз.

 

"КУ" 09, 2019

Фото: pixabay

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев