Логотип Казан Утлары
Видео

Җәза

З.Мансуров — нечкә хисле лирик шагыйрь. Аның публицистик яңгы­рашлы, көндәлек тормыш вазгыятенә багышланган шигырьләрендә дә фикер хисси сурәт-образларга төрелеп бирелә. Шагыйрь тормышта, таби­гатьтә беренче карашка гади генә булып күренгән нәрсәләрдә тирән фәлсәфи мәгънәгә ия булган үзенчәлекләрне таба белә. З.Мансуровның әдәби иҗаты күпкырлы. Ул, лирик, публицистик ши­гырьләр, афоризмнарга корылган кыска шигырьләр язу белән бергә, сю­жетлы шигырьләр һәм поэмалар жанрында да уңышлы эшләп килә. З.Мансуровның балаларга атап язган шигъри китаплары да бар («Алып батырга шелтә», «Кайда нәрсә пешә?» җыентыклары). Ул — шулай ук әдәби­ят, сәнгатьнең гомуми мәсьәләләренә, җыр, музыка проблемаларына, аерым әдип һәм сәнгать кешеләренең иҗатларын анализлауга, мәдәниятнең, иҗтимагый-сәяси тормышның четерекле темаларына багышланган күпсанлы мәкаләләр авторы буларак та үзен киң эрудицияле, төпле карашлы-фикерле милләтпәрвәр иҗатчы итеп таныткан шәхес. https://www.youtube.com/watch?v=GtMPMhq4b-g Авторыбызның калган шигырьләре белән "Казан утлары" журналының киләсе санында танышырга мөмкин булачак.

Видео: Рәзилә Хәйретдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев