Логотип Казан Утлары
Видео

Гөлүсә Батталова "Парлы бию" шигырен укый (видео)

https://www.youtube.com/watch?v=asR59fGPApQ Ә ул чакта... коры август иде... Һәм... төн иде безне яшергән. Биек яр өстендә парлы бию Рәшә иде ерак дәвердән. Мәҗүси җил садә кыргыйлыкның Биһуш булып үрде чәчләрен. Бу – мәңгелек халәт! – дидем шашып. Акыллырак идең. Дәшмәдең... Аһ, биедек! Күзләрдәге очкын Үкчәләргә төште ургылып. Искәрмәдек, давыл чәчәкләре Эзебездә калды сузылып. Җилеп үтте (давыл чыктымыни!) Августлары безнең җәйләрнең. Танголары булды... Вальслары... Ятлар белән... Ятка әйләнеп... Бөтерелде дөнья, кыргыйлыкның Тамчысына кадәр күпсенеп. Җаннар җәй эзләде, август көтте, Кайнар кочакларда күшегеп... ...Һәм быел да... янә юеш август... Кемнең кемнән усал көлүе?! Мәңгелекнең үзе булган икән Ике җанның парлы биюе...
Гөлүсә Батталованың тирән хисләр белән сугарылган яңа шигырьләрен "Казан утлары" журналының 3 нче санында (2018) укый аласыз.

Фото/Видео: РӘЗИЛӘ ХӘЙРЕТДИНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев