ХӘТЕРЛӘР АЧЫЛЫРМЫ?..
Татар хатын-кызлары образын төрле яктан, төрле язмыш сынаулары аша ачкан әдәби әсәрләр белән беррәттән, публицистика, рәсем һәм скульптура сәнгате, киноэкраннар күптән инде тормышыбызга үтеп керде.
Татар хатын-кызлары образын төрле яктан, төрле язмыш сынаулары аша ачкан әдәби әсәрләр белән беррәттән, публицистика, рәсем һәм скульптура сәнгате, киноэкраннар күптән инде тормышыбызга үтеп керде. Мәгълүм, халык авыз иҗатыннан башлап, татар хатын-кызы образы – патша кызы, дус кыз, илһам чыганагы, көндәш, кәләш, «бичара», хуҗабикә, ак әби, хәтта, сугышчы, үч алучы, «советлаштырылган» явызлык чыганагы, сихерче кебек рольләрдә ачылды. Образлар укучы күз алдында матур яки ямьсез, сөйкемле һәм кара йөзле булып килеп басты.
Татар әдәбиятында да шулай: күптөрле һәм кабатланмас хатын-кыз образлары инде бихисап күп булса да, һәр рәссамның сурәте, язучының сүзе – ничек кенә булмасын, яңадан барлыкка китерелгән үзгә «тавышы» төсләрнең, ярымтөсләрнең, буяуларның, сүзләрнең исәпсез-хисапсыз байлыгыннан хатын-кыз образларының яңа бер төрен барлыкка китерә, хатын-кызны яңадан ачу, күрү мөмкинлекләрен тудыра.
Рәдиф Сәгъдинең хатын-кыз образын үзәккә алган «Әлмирәнең хәтере ачыла» («Казан утлары» журналы, 11-12нче саннар, 2022 ел) романына тукталып, төп героиняның тормышына һәм аерым сыйфатларына җентекләбрәк тукталасы килә. Шуңа бәйле, төп идеяне ачарга омтылыйк.
Кагыйдә буларак, татар әдәбиятында үзәк урынны яулаган ханымнар – милли җанлы, үрнәк персонажлар. Р.Сәгъдинең дә героинясы шундый, Әлмирә – тормыштан алынган реаль, үрнәк шәхес.
Милли традицияләргә тирән хөрмәт саклаган, әхлакый кыйммәтләрне үзәккә алган чын татар гаиләсендә тәрбияләнә Әлмирә. Инде үсеп буй җиткәч, мәктәпне бик уңышлы тәмамлап, абыйсы, Казан шәһәренең үзәгендә урнашкан данлыклы Камал театры рәссам-мөхәррире Әхмәт Закиров кебек үк, рәссам булу хыялы белән Санкт-Петербургка юл ала. Ә анда аны очсыз-кырыйсыз хаталар, сынаулар, шатлык һәм борчулар көтеп торган икән...
Шулар арасында иң зур хата дип, автор, Әлмирәнең рус егете Роман Мартынияновичка кияүгә чыгуын күрсәтергә тели кебек. Әлбәттә, мондый никахның азагы үкенечле тәмамлануын ачкан әсәрләр безнең әдәбиятта җитәрлек. Т.Миңнуллинның «Илгизәр + Вера»сы гына да ни тора! Әлмирәнең дә гаилә тормышы күңелсез төгәлләнә. Дөрес, автор бәхетсезлектә Роман яки Әлмирәне генә гаепле итеп, сәбәп аларның төрле милләт вәкилләре булуларында, төрле тәрбия алуларында дип кенә ассызыкларга теләми. Сәбәп тирәндәрәк – ул җәмгыять, аерым бер төркем тудырган сәясәт, карашлар белән бәйләнә. Романның әнисе – Алевтина Ивановна да, каяндыр, кемнәрдәндер ишетеп, бәлки, укып та, татар милләтенә тискәре карашта тәрбияләнгән, шуңа бәйле рәвештә ул Әлмирәне үз итәргә, гаиләсенә кертергә теләми. «...озын буйлы пәһлеван гәүдәле, унсигез яшендә «Динамо» волейбол командасы капитаны» дәрәҗәсенә ирешкән Роман, әнисе каршысына «матур, тәртипле, акыллы» Әлмирәне китереп бастыргач та, татарларны «басурманка», «монголоид», «сихерче» дип инанган әнисен уеннан кире кайтара алмый. Мондый вакыйгаларда, һәр уңайлы форсаттан файдаланып, автор «Анна Ахматованың улы – бөек тарихчы, искиткеч шәхес», «татарларны чын күңелдән яраткан, ихтирам иткән рус кешесе, татар тарихын дөресләп язган, шуның аркасында күп явызлыклар күргән галим» Лев Гумилёв исеменә басым ясый, аның татарлар турындагы язмаларын укучы хәтерендә кабат-кабат яңарта. Нәтиҗәдә, чынбарлыктан алынып, әдәби яссылыкка күчерелгән гадәти тормыш-көнкүреш вакыйгалары тирәнрәк эчтәлеккә байый башлый, Рәдиф Сәгъди тарафыннан максатчан рәвештә, әсәрнең тарихи кыйммәте арттырыла. Алга таба, төп идеяләрнең берсен – татар милләтенең зурлыгын, бөеклеген дәлилләргә алынган саен, әлеге затлы галимнең исеме кызыл җеп булып кабатлана бара. Бу – авторның Алевтина Ивановна кебек татарларга нисбәтле ялгыш карашта торучыларга җавабы да: «Имеш татарлар кыргыйлар, бернинди цивилизациясе дә юк, дип төшендерделәр. Ә Гумилёвны тыңласаң, сездән дә дан-шөһрәтле халык юк икән».
Аерым вакыйгаларда Әлмирә Г.Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» повесте герое Гөлбануны да хәтерләтә. Ире Роман белән аерылгач та, аның өендә яшәргә мәҗбүр бу героиняның ныклыгын күреп, гаҗәпкә каласың: «Унбиш көн дә үтмәгәндер, аларның гаиләләре таркалды. Алевтина Ивановнаның шатлыгы эченә сыймады. Улын тизрәк Танюшага өйләндерергә иде дип тырышты. Ике айдан бу хыялы да тормышка ашты. Шуннан бирле Әлмирә үз бүлмәсендә улы белән генә бикләнеп яшәде».
Рәдиф Сәгъдинең «Әлмирәнең хәтере ачыла» әсәрен укыган вакытта, Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы да хәтердә яңарды. Зөләйха кебек, әсәр дәвамында Әлмирәнең дә күзләре ачыла бара: әмма бөтенләй башка яссылыкта, башка югарылыкта. Роман белән килеп туган проблемалардан соң, Алевтина Ивановна тарафыннан хаксыз кимсетүләр ишеткәннән соң, төп героиняда милли тарих белән кызыксыну тагын да арта, күбрәк белгән саен күңелендә милли горурлык үскәннән-үсә, үз милләтенә дәлилле карашы, хөрмәте ныгый. Хакыйкать – хаксыз рәнҗетүләр җәзасын ала: гомер азагында Алевтина Ивановна гына түгел, инде тормышның төпкеленә үк тәгәрәгән Роман да яшәешнең үзе тарафыннан ук күңел газабына, үкенечләргә дучар ителә.
Мәгълүм ки, 1990 нчы еллар Россия тарихына бик каршылыклы, куркыныч еллар булып кереп калды. Кайберәүләр өчен бу чорлар бандитлар, талау һәм атышлар белән бәйле булса, кемнәрдер аны яңа чыккан магнитофон тартмалары, беренче кәрәзле телефоннар белән хәтерлидер. Рәдиф Сәгъди дә әсәрендә бу тарихи дәверне читләтеп үтми, дөресрәге, үтә алмый. Чөнки төп героиняның язмышы да узган гасырның 90нчы еллары белән бәйләнә. Романда әлеге чорның тасвиры, һәм сәнгатьчә бирелеш яссылыгында, һәм тарихи яссылыкта да югары бәяләнергә хаклы: «...болганчык, дөньяның асты өскә килгән, адәм баласының гомере бер тиенгә дә тормаган куркыныч чорлар башланды! Әле анда үтерәләр, әле монда яндыралар, талыйлар-суялар, һәркемнең үз хәле хәл!» Әсәрдә бу вакыйгаларның сәнгати яктыртылышына тукталып, язучы иҗатына багышланган очрашуда Камил Кәримов та: «Дөресен генә әйткәндә, детектив язучыларыбыз безнең бармак белән генә санарлык дисәк тә, Рәдиф Сәгъди исемен әйткәч, туктап калырга туры килә. Ул баррикаданың теге ягын да, бу ягын да яхшы белә. Җинаятьчеләрне дә белә, җәзаланган кешеләрне дә белә. Ул шулкадәр шәп белә, 1990 нчы елларда Рәдиф Сәгъди баррикаданың кайсы ягында йөрде икән дигән уй туа хәтта», – дип, юкка гына басым ясамады, әлбәттә.
Мондый буталышларны Алевтина Ивановна да үз файдасына кулланырга омтыла: иң кулай юл – Әлмирәне куркытып, пропискадан төшерү. «Банда»лар кулына күчкән илдән бандит Лёханы табу Алевтина Ивановнага зур кыенлык тудырмаган булса кирәк. Әмма, бу урында да каршылыкларга бай романга каршы кую теркәгече кабат килеп керә: роман вакыйгалары аша фикер йөртсәк, бу катлам арасында да гадел «хөкемдарлар» булган икән. Шулар арасыннан, тормышының иң авыр вакытында Әлмирәгә ярдәм кулы сузган, хәтта, матди ярдәм күрсәткән «курку белмәс, зәпзәңгәр янып торган күзле» Артур, автор тарафыннан яратып, хөрмәт белән тасвир ителгән геройларның берсе. Бәхәссез, прототип тормыштан алынган (кем белә, бәлки аның турында әле кабат әсәрләр язылыр). Әсәр геройларыннан Валентина Валерьевна-Валя биргән бәя бу образны тулырак ачарга ярдәм итә: «Якташың, Казан егете! Бик намуслы, ярдәмчел шәхес! Җинаятьчеләр арасында мондыйлар бармак белән санарлык». Дөрес, аның турында автор алдарак та мәгълүматлар биреп уза. Балтач кешесе Миңвәли һәм «Песков бандасы» – Абрам Николаевич белән бәйле вакыйгалар, хаксызлык, явызлык күренешләре укучы тарафыннан әкияти сурәтләр – явызлык һәм аның җәза алуы кебек кабул ителә. Әмма, реаль чынбарлык, татар Робин Гуды биредә дә гади авыл кешесен яклаучы, гаделлек символы буларак ачыла. Аның Лев Гумилёв лекцияләренә йөрүе һәм милли тарих белән кызыксынуы исә – теләсәк-теләмәсәк тә аңа карата тирән соклану хисләре уята.
Язучы, галим Тәлгат Галиуллин «Сәет Сакманов» исемле трилогиясен язып, мондый төр геройга мөнәсәбәтле каршылыклы уйларга сәбәпче булган иде инде. Чөнки тормыштан алынган, язучының сәнгати хыялы ярдәмендә баетылган Сәет Сакмановка күпләрнең мөнәсәбәте уңай булып, хуплаучылары да бар иде. Әмма, уңай мөнәсәбәттә калган хәлдә дә, әлбәттә, аны үрнәк герой кысаларына кертеп булмый, ул мондый таләпләргә җавап бирми иде. Автор үз вакытында Россиядәге шул дәвернең киң панорамасын ачып, чор шартларының Сәет Сакмановны бу юлга басарга мәҗбүр итүен дәлилли һәм укучыны да шуның белән кызыксындыра алды. Рәдиф Сәгъдинең әсәрендә исә Артурга артык зур урын бирелми. Әмма, Сәет Сакмановтан аермалы буларак, тасвирланган һәр ике вакыйгада да ул уңай яклары белән генә ачыла, һәм, күңел түрендә бер якты, үрнәк образ булып балкый башлый.
Гомумән, романның сюжет сызыгында кызыклы образлар күп: Лиза һәм Валя, Исрафил, Анастасия Ивановна, вахтёр Вера Андреевна – һәрберсе тормыш дәреслеге кебек.
Лиза һәм Валя – Әлмирәнең бүлмәдәшләре, дус кызлары. Бер яктан караганда, алар Әлмирә кебек түгел, тормышка карашлары, тәрбияләре тәнкыйть тә ителергә хаклыдыр. Әмма, авторда андый фикер юк, ул кемнедер гаепләргә яки мактарга алынмый. Кызлар гадел, эчкерсез, ярдәмчел, әмма, аларда башка караш, башка минталитет. (Валя соңрак чит илдә, СССР илчелегендә хезмәт итә). Шуңа күрә, автор карашы артыннан барсак, аларны ничек бар, шулай кабул итү дөрес, һәм бу – хакыйкатьнең үзе! Шуны ассызыклау өчен булса кирәк, бу героиняларны сурәтләгәндә автор, Әлмирә авызыннан аларны ачу өчен «дуамал баш, җанкисәккәем», «акылсыз матурым» кебек бик назлы, яратып ачулану сүзләрен «әйттерә».
Инде, тулы бер картина тудыру өчен романда урын алган тагын бер геройга, Әлмирәнең «Исрафил абыйсы»на тукталу үзен аклар.
Авылда тәрбияләнгән Исрафил, Әлмирә кебек үк гади, саф, «ярдәмчел, чибәр» герой, Әлмирәнең яшьлек мәхәббәте. Зур тормыш сынауларыннан соң, Әлмирә, бәхетен нәкъ менә аның белән таба. Романда лирик чигенешләр бу герой белән бәйләнә һәм ул укучының акылын кайнап торган чор вакыйгаларыннан аралап, хисләр дөньясына алып кереп китә.
Дөрес, романда мавыктыргыч мәхәббәт тарихы тасвирланмаган, әмма анда тыныч, акыллы, саф, әмма газаплар һәм ялгышлар белән тулы чын ярату бар. Исрафил һәм Әлмирә мөнәсәбәтләре романда төп мәхәббәт линиясе, «мәңгелек, чын сөю» темасы булып тора. Бу тарих турында язганда, ир-егет һәм хатын-кыз арасындагы хисләр турында гына түгел, ә туган җиргә, кешеләргә, иң мөһиме, туганнарга һәм милләткә булган мәхәббәт турында сөйләшү дә дөрес булыр кебек.
Романның үзәгенә алынган, төп конфликтны әйдәп баручы уңай һәм тискәре геройларны дәвамлырак төстә күрсәтү белән бергә, автор аерым тарихи шәхесләрнең эпизодик образларын да тудырырга омтыла. Бу образлар бер яктан, Әлмирәнең тормышка карашы формалашуын чагылдыруга ярдәм итсә, икенче яктан, бу образлар чор әдәбият-сәнгать әһелләренең яшәешен, томышка карашын, рухын, уй-омтылышларын гәүдәләндерү максатында да файдаланыла, өченчедән, тарихи исемнәр кабат тарихка теркәлә. Абыйсы Әхмәт Закиров белән якын аралашкан зыялылар, татарның атаклы әдәбият-сәнгать әһелләре Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Марсель Сәлимҗанов, Рафаэль Сәхәбиев, «яшь бәрән йонын хәтерләткән бөдрә чәчле, итләч калмык битле, көр тавышлы» Туфан Миңнуллин, «җирән чәчле, сипкелле, тик шулай да сөйкемле» Шәүкәт Биктимеров, эпизодик персонажлар гына булсалар да, истә калалар, һәм, әсәрне төрле төсләр белән баетып, югарырак баскычка күтәрәләр.
Чыннан да, татар әдәбияты тарихында язучы Рәдиф Сәгъди исеме бар, һәм ул инде күптәннән талантлы язучылар рәтендә. Аны укыйлар, яраталар, бәялиләр.
Ләйлә МИНҺАҖЕВА филология фәннәре докторы.
"КУ" 12,2023
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев