Логотип Казан Утлары
Укучы сүзе

ЯҢАЧА ЯЗЫЛГАН РОМАННАР

Соңгы елларда Рафис Корбан зур активлык белән бер-бер артлы романнар иҗат итә башлады. Әйтергә кирәк, ул бу жанрда бик уңышлы эшли. Романнар нинди сыйфатлары белән үзенә тартып тора соң?

Рафис Корбанның «Казан утлары»ның 7, 8, 9 нчы саннарында урын алган «Артык кешеләр» романын зур кызыксыну белән укып чыктым. Әсәрдә татарның иҗаты белән кабатланмас композиторы Салих Сәйдәшевнең тормышы, иҗаты, ул яшәгән мохит шактый кызыклы рәвештә ачыла. Композитор тормышының без белеп җиткермәгән яклары яктыртыла. Анда тасвирланган вакыйгалар һаман күз алдыннан китмичә, күңелне тетрәндереп, искә төшеп тора. Әмма бу язмада әсәрдәге вакыйгаларга тукталып тормыйча, гомуми фикер генә әйтеп үтәсем килә.

Соңгы елларда Рафис Корбан зур активлык белән бер-бер артлы романнар иҗат итә башлады. Әйтергә кирәк, ул бу жанрда бик уңышлы эшли. Романнар нинди сыйфатлары белән үзенә тартып тора соң? Беренче чиратта, аларның безнең әдәбиятта моңарчы булмаган яңа алым белән иҗат ителүен әйтер идем. Хәзерге вакытта без кайнап торган мәгълүмат дөньясында яшибез. Рафис Корбан заманның шушы үзенчәлеген истә тотып, романнарындагы геройлар турында кызыклы мәгълүматлар китерә, роман тукымасын һаман саен баета бара, һәм бу үзенчәлек укучының игътибарын үзенә җәлеп итә. Шушы сыйфат роман геройларының тирәнрәк ачылуын тәэмин итә. Шушы алым «Артык кешеләр»дә генә түгел, аның башка әсәрләренә дә хас. Бу безнең прозада барлыкка килгән өр-яңа күренеш дип әйтер идем. Автор әсәрләрендә республикабыз тарихында булып узган хәтәр елларда иҗат әһелләренең нинди авырлыклар кичерүен, кайберләренең сәяси басым йогынтысында рухи яктан сынып ук китүен ышандырырлык итеп тасвирлый. Әлбәттә иҗат әһелләренең шундый хәлгә төшүен күрү авыр тәэсир калдыра. Әмма ул елларда вазгыять шундый булган. Мәсәлән, Хәсән Туфанның Салих Сәйдәшевне гаепләп язып чыгуы турында укыганда аптырап та куясың. Шул ук вакытта гыйсъянчы Такташның үз вафаты алдыннан Солтангалиевне тукмавын белү дә ул еллардагы вазгыятьнең нинди катлаулы һәм рәхимсез булуын күрсәтә.

Гомумән, Рафис Корбанның без белгән иҗат әһелләре турында романнар язарга керешүе – хуплауга лаек күренеш. Бу бит безнең әле яңа гына үтеп киткән, тарих буларак кабул ителеп тә бетмәгән тормышыбыз. Шулар турында язып, автор аларга бәя бирә, гыйбрәтле  вакыйгалар аша киң катлам укучыларның күзен ача, аларны уйланырга мәҗбүр итә.

«Артык кешеләр» романын укып чыкканнан соң Салих Сәйдәшевнең нинди шартларда яшәве, канатланып иҗат итүе, Кәрим Тинчурин белән берлектә музыкаль драма жанрына нигез салулары, шәхси тормышында кыенлыклар кичерүе, еш кына үзен бу тормышта артык кешедәй хис итүе романда тормыш вакыйгалары аша җентекле рәвештә сурәтләнә.

Гомумән алганда әле яңа гына дөнья күргән «Артык кешеләр»не дә, Рафис Корбанның «Ватан», «Әхмәров», «Җидегәннән төшкән нур», «Алиш» романнарын да мин безнең әдәбиятта яңалык күренеше дип кабул иттем.


Солтан ШӘМСИ Казан

 

"КУ" 12, 2023

Фото: unsplash
 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев