Төшемә кереп булса да сөендергәнең өчен рәхмәт, җаным...
Хәниякәемнең бүген туган көне!
Мин уяндым: тәрәзәмдә нурдан –
Әллә кояштанмы, әллә синнән?!
Төшләремә кердең, бәгырь, бүген
Җилләр кочып куйды сыман иңнән...
Зәңгәр күлмәгеңне кигәнсең дә,
Яшел тугаеңа килгәнсең,
Тузганаклар җыеп, башкаеңа
Сары такыялар үргәнсең.
«Нихәл, дустым! – дисең. – Кайттым менә
Сагындыра болын-суларым...
Исләре үк башка – бигрәк якын
Җанга газиз яме боларның.
Туган якның бер җиләген капсам,
Тәме торыр иде ирендә.
Туган йорт та минсез нурсыздыр шул –
Әни керми киткән өенә...»
Иелгән дә болын үләннәрен
Берәм-берәм күздән үткәрә.
Моңсуланып карап куя аннан
Күлмәге күк зәңгәр күкләргә.
«Хәниякәй, син һаман да шул ук
Матур икән – нурлы карашың!»
«Әй!» – дисең дә никтер чеметкәләп
Куясың син битең алмасын.
Мактауларга исең китми кебек:
Башка уйлар синең башыңда.
Зәңгәр күлмәк, сары такыядан
Көлеп торасың син каршымда.
«Сез нихәл соң? – дисең. – Иминлекме,
Ниләр язып, ниләр кыласың?»
«Сабырлыгын бирә Аллаһым да
Сынауларга диеп – сынмасын...
Китап яздым. Синең истәлекләр
Керде анда. Бүләк итәрмен».
Хәниякәй бер елмаеп куйды:
«Ярый, ярый, дустым, көтәрмен».
«Бакчабызда 5 җиләгем пешкән:
Сиңа бирәм. Кабып карачы!»
Мин уяндым. Фани дөньялардан
Ерак мәңгелекләр арасы...
Хәниягә дигән җиләкләрне
Бирдем – ирем сузган учкаен.
Сагындырып төшкә керде, халкым,
Җиләк эзләп йөргән кошкаең...
30.05.2019
Гөлнур Айзат: "Хәниякәемнең бүген туган көне! Төшемә кереп булса да сөендергәнең өчен рәхмәт, җаным!"
Фото: vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев