Логотип Казан Утлары
Укучыларыбыз иҗаты

Нигез

Әрем, шайтан таяклары – Туган йортлар нигезендә...

Кайчан гына бу йортларның

Тирәсендә таллар үскән.

Тормыш монда гөрләп торган,

Ай-кояшка үрләп торган.

Булган якты киләчәге.

Шуңа үскән гөл-чәчәге.

 

Әрем, шайтан таяклары –

Туган йортлар нигезендә.

Яши-яши әрем булып

Беттем бугай мин үзем дә.

 

Йорт-куралар бушап калган,

Җилләр генә улап йөри.

Җил түгел бу, әрни-әрни,

Безнең ата-бабаларның

Җаннарыдыр, елап йөри...

 

Асия Ибраһим.

Башкортстан, Стәрлетамак шәһәре

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият укучыларыбыз иҗаты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев