Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Юмор шундый буламы?

Төнге уникедә Марсель Гали чылтырата: – Син Газинур Моратның юмор дип аталган язмасын укыдыңмы?

Төнге уникедә Марсель Гали чылтырата:

– Син Газинур Моратның юмор дип аталган язмасын укыдыңмы?

– Юк, – дидем мин, уңайсызланып.

– Син бәхетле! – дип кычкырды Баяныч. – Юмор шундый буламы?

– Белмим, – дидем мин, чиктән тыш уңайсызланып.

– Юмор андый булмы-ый, нәданым. Әйт дустыңа, язмасын юмор. Булмы-й! Юмор язар өчен Җәбраил фәрештәнең маңгайдан үбеп китүе кирәк. Күрәсеңме минем маңгайны? Ә? Бераз яньчелгән, күрәсеңме, мокытым?

Телефон аша маңгай күренми иде, ләкин мин:

– Бераз сизелә, – дидем.

– Күзеңне ачыбрак кара, купык. Һәм әйт Моратка – юмор язып көчәнмәсен.

– Олыгая бит, бәлки, аның прозага күчеп маташуыдыр...

Телефонда кыска гудоклар ишетелде.

Икенче көнне Язучылар берлегенә килгән Туфан Миңнуллин зарланып торды:

– Төнге бердә Марсель чылтырата. Газинур Моратны юмор язудан тыярга куша.

Югары Советның карары белән... Татар юморы куркыныч астында, дип өркетте.

– Ни дип җавап бирдегез инде?

– Ни диим... Бездә сүз иреге, дидем. Демократия. Трагедияне дә комедия дип

чыгаручылар бар.

– Марсель Галиев Шәймиевнең телефон номерын белмидер?

Туфан Миңнуллинның күзлеге өскә менеп китте.

– Булыр да... Ул бит Фәндәс Сафиуллин Мәскәүдә депутат чакта, аның памушнигы

булып йөргән иде.

– Төннәрнең берендә БМОга чылтыратуы да бар әле, – дидем мин, Газинур өчен борчылып.

Ә Газинур Морат сәяси темаларга багышланган юмор-сатира әсәрләрен яза торды.

Әле беркөнне берничәсен «Ватаным Татарстан» гәзитенә дә илтеп биргән. Сөенеп кабул иткәннәр. Әле ярый корректураны укырга барган. Бакса, юмористик язмаларын сәяси мәкаләләр басыла торган «Фикер» рубрикасы астына урнаштырганнар...

– Бу бит юмог! – дип шаулаган Газинур. – Шуны да аңламадыгызмы? Татагдахәзер бөтенләй юмог хисе беткән икән.

Шауларсың да... Газинур юморын җитди кабул иткәннәр! Сөенергә иде югыйсә.

Күпләрнең калын-калын романнарын да җитди кабул итмиләр бездә...

Бик озак баш ваткач, Газинур язмалары өчен «Уены-чыны бергә» дигән рубрика уйлап тапканнар гәзиттә.

"КУ" 8, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев