Ярар иде әле!

«Сабантуй» газетасы редакциясе. Сигезенче март уңаеннан мәҗлес җыелган. Илдар Юзеев тост әйтә:
– Әгәр дә хатын-кызларны ил башына җитәкче итеп куйсаң, сугышлар да булмас иде!
Роберт Миңнуллин сүзгә кушыла:
– Ирләргә дә көн булмас иде, Илдар абый!
Илдар Юзеев:
– Көне булмаса булмасын, төне булса да безгә бик ярар иде әле!
"КУ" 06, 2017
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз