Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Яңа бүрек

Шагыйрь Роберт Миңнуллин беркөнне Язучылар берлегенә яңа бүрек киеп килә. Моңа барысы да игътибар итә. Ркаил Зәйдуллага да ошый бу бүрек...

Шагыйрь Роберт Миңнуллин беркөнне Язучылар берлегенә яңа бүрек киеп килә. Моңа барысы да игътибар итә. Ркаил Зәйдуллага да ошый бу бүрек. Киеп тә карый.

– Кара әле, миңа да таман икән бу. Синең баш та шундый зурмыни? – дип сорый ул бүрек хуҗасыннан.

– Әлбәттә, зур! Тик мин аны, синең кебек, башкаларга күрсәтеп кенә йөрмим, – ди дә Роберт Миңнуллин, яңа бүреген яңадан башына киеп куя.

 

"КУ" 05, 2018

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тапкыр сүзле булган икән Робирт

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тапкыр сүле булган икән Робирт