Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Ямаулы янчыктан

Шаян сүз – көлүнең имезлеге.

  • Шаян сүз – көлүнең имезлеге.
  • Әңгәмә вакытында сүзне мөгезеннән эләктерә алмыйча азаплану пауза дип атала.
  • Кеше хатыннары хыянәт итә, ә минеке – һичкайчан! дигән астыртын ышаныч һәммә ирне кабергәчә озата бара.
  • Телевизордан Валуевның самими йөзен күргәч, Шандыбинны сагынып куйдым.
  • Экранда чын руслар күзгә кырып салырлык кына күренә шул.
  • Җир шары язмышын кайгыртып барган Шагыйрь, бозга таеп егылган әбине дә искәрмичә, өстеннән атлап чыгып китте.

"КУ" 5, 2014

Фото: Шедеврум ии

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә сарказм- имезлекнең борычлысы. Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ә сүзне койрыгыннан тоту- софистика, ә сүзнең үзендә тоту- казус дип атала. Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мөгезле ирләр үз мөгезләрен үлгәнче күрми. Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)

        • аватар Без имени

          0

          0

          Экранда чын татарча сөйләшүчеләр дә күзгә кырып салырлык кына күренә шул. Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)

          • аватар Без имени

            0

            0

            Милләт язмышын кайгыртып йөргән күп шагыйрьләрнең дә йөргән җире- ятак белән өстәл арасы. Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)