Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

"Ялт-йолт" идарәсеннән сөальләр"

Ни сәбәптән безнең уртача вә чибәр генә көн күрүче сәүдәгәр кисәкләрендә вә эшчеләр гаиләләрендә көннән-көн фәкыйрьлек арта?

Ни сәбәптән безнең уртача вә чибәр генә көн күрүче сәүдәгәр кисәкләрендә вә
эшчеләр гаиләләрендә көннән-көн фәкыйрьлек арта?
Җавап:
– Моннан ун-унбиш ел элек кенә кичләрдә гаиләсенә кайтып, җәелгән ашъяулык,
кайнаган самавыр, атасы кайтканына шатланган балалар янына утырып, ике кулы
белән генә күмәчне (бисмилла әйтеп) сындырып, кулында чәйле чынаяк тәлинкәсе
тоткан хәлдә, «шыр-р-рт» иттереп теше белән шикәр сындырган кешеләр хәзер нәкъ
шул вакытта дуңгызлар җирәнерлек пивнойларда каткан сохари тешләп утыралар.
Кайсы урамнан кайтсалар да, әлеге алдавыч яшелле-сарылы вывеска: «Ары барма,
җаный, кайт бире, / Һәр урамда урыс трактиры...»
Бәс, без гаиләләрдә фәкырне күбрәк шуннандыр, дибез. Татар акча тапмый түгел, таба.

 

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев