Урамбашев белән Куйруков
Әкәмәт халык бу татар. Инде белеп-аңлап бетердем бу халыкны дип уйлыйсың, ә ул яңа яклары белән ачыла да куя...
Әкәмәт халык бу татар. Инде белеп-аңлап бетердем бу халыкны дип уйлыйсың, ә ул яңа яклары белән ачыла да куя.
Тәтеш ягына барган идем, Олы Тархан авылында булдым һәм гаҗәеп нәрсәләр ишеттем. Ул да булса, анда яшәүче агай-энеләребезнең фамилияләре.
Заманында мин бер пьесамдагы персонажга Буреев фамилиясе биргән идем. Андый фамилия юк татарда, дигәннәр иде. Җавабымда – мин аны үзем уйлап чыгардым, дигән идем. Бактың исә бар икән андый фамилия Тарханда. Буреев кенәме әле, әллә ниндиләрен ишеттем. Шунысы кызык: һәрбер фамилиянең килеп чыгышын да аңлаттылар. Урамбашев, мәсәлән, Урам башында торучыларга, Крыев – авыл кырыенда яшәүчеләргә бирелгән икән. Байтагы кушаматларны фамилия итүдән килеп чыккан. Чипчиков, әйтик, чыпчыктан, Тютюков – түтек, ягъни мәсәлән, сыбызгыдан, Чумарин – чумардан, Куйруков – койрыктан, Куркин – күркәдән, Буреев, әлбәттә инде, бүредән.
Тагын әле Шна (ышна җире), Шагаев (үлчәүче), Симуткин (чеметүче), Ситров (чытырманлык), Зарма (ярма), хәтта Управляющий, Буявче, Дәҗҗ дигәннәрен дә атадылар.
Мин инде ишеткән бөтен фамилияләрне дә санап бетермим. Күп алар. Инде уйлап утырам – нигә дип әле бер Тархан авылында гына шулай? Бүтән җирдә андый хәлне ишеткән юк. Хәер, элегрәк тә сәер фамилияләр ишетелгәли иде. Бервакыт Шадраяков дигән фамилия ишетеп аптыраган идем. Аңлаттылар – Себер милләттәшләребез Казан ягыннан күчеп килгән татарларны шадра аяклар дип атаган. Чөнки күчеп килүчеләр чабата кигән булганнар, чабатадан кар өстендә шадрага охшаган эз калган. Себер татарлары үзләре чабата дигән аяк киемен белмиләр. Гомумән, чабата татар аяк киеме түгел. Аны авыл музейларына куеп, безнең милли аяк киемебез, дип әйтү ялгыш. Шулаен шулай, ә менә Шадраяков дигән фамилия ябышып калган.
Гомумән, безнең фамилияләр турында ныклап тикшергән фәнни хезмәт бар микән? Чөнки элек бит татарның үз фамилиясе булмаган бугай ул. Кем таккан безгә фамилияләрне, һәм ни өчен? Бу инде зур сөйләшүне таләп итә. Ә хәзергә Олы Тархандагы фамилияләргә гаҗәпләнеп, ниләр генә кыланмый бу татар дигән әкәмәт халык дияргә генә кала.
Мөрҗи дигән фамилия үзе генә дә ни тора.
"КУ" 11, 2016
Фото: pixabay
Теги: юмор
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев