Туганлык
Халык күп еллар шул кулдан ризык сатып алып яшәде. Җирәнүдән чиргә сабышучылар да булды, диделәр. Андыйлар Гыйздеҗамалга сиздермәскә тырышып, күрше авылдагы кибеткә йөрде. Әгәр Гыйздеҗамал сизенә калса, бүтән аның күзенә чалынмавың яхшырак.
Гыйздеҗамал – егерме елдан артык инде кибеттә сатучы. Өстендә әүвәлге
төсен күптән югалткан, үзе белән яшьтәш, катып беткән халат булыр. Кибет
идәне, кайчан керсәң дә, абынып егылмалы булып укмашып каткан пычрак
иде. Сатучының кулы да мунчадан-мунчага гына юылмады микән әле?
Халык күп еллар шул кулдан ризык сатып алып яшәде. Җирәнүдән чиргә
сабышучылар да булды, диделәр. Андыйлар Гыйздеҗамалга сиздермәскә
тырышып, күрше авылдагы кибеткә йөрде. Әгәр Гыйздеҗамал сизенә калса,
бүтән аның күзенә чалынмавың яхшырак.
– Мин саткан ризык ярамыймыни? Нигә күрше авылга чабасың?
Минекен ошатмыйсың икән, кибеткә башкача аяк басасы булма, – дип,
җәнҗал чыгара.
Үзе югында Гыйздеҗамалның тетмәсен тетәләр: элеп алып, селкеп
салалар. Әмма күз алдында төчеләнәләр. Аның һәр әйткәненә ризалашып
баш кагып, мөһер сугып торалар. Каршы әйтүнең хикмәтсезлеге һәркемгә
мәгълүм. Теле генә түгел, «тотка»сы да ныклы иде аның.
– Минем белән булышып кына карагыз, Фәлән Фәләнечкә әйтеп
хөперттерермен үзегезне, – дип, авызларын каплый ризасызлык белдереп
тел кузгаткан кешеләрнең.
Җае чыкккан саен Гыйздеҗамал Фәлән Фәләнеч белән якын туган
икәнлеген, аралашып яшәүләрен сиздерергә тырыша. Сәүдә җитәкчеләре
дә сатучының ныклы «тоткасы» барлыгын беләләр. Аның исемен атауга ук
сәүдә җитәкчеләренең тез буыннары калтырый башлый иде. Гыйздеҗамал
белән берәүнең дә сүзгә керәсе килми, Фәлән Фәләнечтән шүрлиләр.
Гади халыкның Фәлән Фәләнечкә бик исе китми анысы. Сатучы
белән еш кына бәхәскә керәләр, шапшаклыгын йөзенә бәреп әйтәләр.
Кулларыннан килсә, Гыйздеҗамалны бүген үк урыныннан очыртырлар
иде дә, тик тотка аларда түгел шул. Ә җитәкчелек «Пенсиясенә кадәр күп
калмады, тиздән котылабыз» дигән ышанычта торды. Тик алар уйлаганча
килеп чыкмады.
– Пенсия яшендәгеләрне эштән куу турында закон юк. Мин сау-сәламәт,
эшлим әле, – дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Тагын шөлләделәр.
Урынында тагын ул калды.
«Гыйздеҗамалны кузгатырлык көч юк икән», – дип өмет өзгәндә генә,
тегене сатучылыктан чыгарып куймасыннармы?! Хикмәт шунда: Фәлән
Фәләнеч белән «туганлык» җепләренең очы табылган бит, рәхмәт төшкере!
Гыйздеҗамалның шәһәрдәге бертуган апасы Фәләнечнең сеңлесендә идән
юа икән. Менә шушы «туганлык» белән Гыйздеҗамал авылдашларының
гына түгел, сәүдә җитәкчеләренең дә күзләрен томалап яшәгән булып
чыкты.
«КУ» 08, 2024
Фото: unsplash
Теги: юмор
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев