Тавыш – табигать бүләге
– Әгәр Ходай Сәхәбигә затлы тавыш бирмәгән булса, ул да кәттә иномаркаларда гына җилдерер иде...
Көтмәгәндә-уйламаганда Рафаэль Сәхәби белән Ркаил Зәйдулла Газинур Моратның Матбугат йортындагы эш бүлмәсенә килеп керә. Керә-керешкә үк Ркаил, гадәттәгечә, вәкарь белән генә:
– Беләсең килсә, безне сиңа бик тә кәттә чит ил машинасында китереп куйдылар, – дип искәртеп куюны кирәк таба. – Рульдә бер эстрада җырчысы иде, Сәхәбине танып, үзе туктатып утыртты. Ләкин Сәхәби генә аны танымый булып чыкты.
Шунда Газинур, җырчының аркасыннан кагып:
– Әгәр Ходай Сәхәбигә затлы тавыш бирмәгән булса, ул да кәттә иномаркаларда гына җилдерер иде, – дип әйтеп куя.
"КУ" 8, 2019
Фото: "Казан утлары" архивыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев