Таныласы килгәч нишләсен?!
...пәрдә ябылганда, Фәрит Гыйльми сәхнәгә керә алмыйча калган һәм пәрдә аша үтәлми, тыпырчына икән...
1967 ел. Бөтен җирдә Бөек октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгын лаеклы каршылау өчен зур хәзерлек бара. Шул уңайдан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы Николай Погодинның «Баһадирлар» («Третья патетическая») исемле әсәрен сәхнәләштерә. Спектакльнең режиссёры – Новохижин. Тегенди-мондый гына кеше түгел, Мәскәүнең үзеннән! Спектакльдә бик күп кеше катнаша. Театрның үз кешеләре генә җитмәгәч, Казан театр училищесы һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге каршында эшләп килүче театр студиясе студентлары да җәлеп ителә. Университет студентлары «Хуҗа Насретдин», «Миркәй белән Айсылу» һәм тагын берничә спектакльдә катнашалар. Булачак татар филологлары массовкаларга бик теләп йөриләр.Чөнки, беренчедән, театр азмы-күпме акча түли, икенчедән, теләсә кайсы спектакльгә бушлай керергә рөхсәт бар, өченчедән, атаклы артистлар белән аралашу һәм уйнау үзе ни тора! Тик яшьлек дигән нәрсә бар бит әле. Тамашачылар арасында таныш кызлар да утыра, алар каршында егет кешенең ялтырап күренәсе килү гаҗәп түгел. Шуңа күрә университет студентлары алгы пландарак булырга тырышалар. «Баһадирлар»ны уйнаганда, берсендә шундый хәл була: пәрдә ябыла, тамашачылар котырып кул чабуны дәвам итә. Баксаң, пәрдә ябылганда, Фәрит Гыйльми сәхнәгә керә алмыйча калган һәм пәрдә аша үтәлми, тыпырчына икән. Бу кызык эзләп утырган тамашачыларда зур җанлану тудыра. Моның өчен Фәриткә эләгүен эләгә, ләкин буласы булган, узасы узган, тузасы тузган. Фәритне танып калучыларга көлеп сөйләргә менә дигән форсат туа.
фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев