Уены–чыны бергә
Табышлар
Вакыт – Ходай тәсбихы. Төймәләре күпме тезелгән – берәү дә белми...
- Тотка – ишекнең ишәге...
- Чишмә – диңгез имиен эзләп чапкан сабый су...
- Аҗаган – күкрәвеннән тол калган кысыр яшен.
- Китап – үзең ачып керәсе, үзең ябып чыгасы серле мәгарә.
- Вакыт – Ходай тәсбихы. Төймәләре күпме тезелгән – берәү дә белми.
- Мәңгелек – яшәү уенының юаныч куены.
- Идея – татлы имезлек. Сабыйлык акылы кертеп, халык авызына каптырып куялар да... Шуны тәмләп суыра-суыра, дистә еллар буена иләсләнеп яши торгач, имезлекнең тәме бетә, халык, айный башлап, төкереп ташлый да, яңача алданырга имезлек көтеп, авызын ача.
- Нокта – җөмләне куркытып туктаткан ядрә эзе.
"КУ" 1, 2019
Фото: pixabay
Теги: уены-чыны бергә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев