Сөяксез тел ни сөйләмәс
Педагогия институты студентларыннан имтихан ала икән Латыйф Җәләй. Бер кызның теле телгә йокмый, сиптерә генә борчакны.
Педагогия институты студентларыннан имтихан ала икән Латыйф Җәләй. Бер кызның теле телгә йокмый, сиптерә генә борчакны. Профессор туктата моны.
– Синең тел тегермәнең шәп тарта тартуын, әмма оны чыкмый. Күп сөйлисең, кыскарт телеңне, – ди студентка.
Тегесе дә үткен, теленә шайтан төкергән. Бөрмә җиңеннән шпаргалкасын тартып чыгара һәм тагын да җәһәтрәк укырга тотына:
– Болар бит Сезнең сүзләр, Латыйф агай!..
– Соң, кызыкай, сөяксез тел ни сөйләмәс. Мин ни әйтмәм ул. Ә син миңа дөресен генә сөйлә, чын дөресен!..
Профессор сүзләренең хикмәте булган икән. 1964 елның октябрь ахырында КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Никита Хрущёвны эшеннән алдылар. Аның урынына Леонид Ильич Брежнев утырды. Профессор лекциясен сентябрь аенда укыган булган. Җөмлә саен Хрущёв та, Хрущёв. Студент кыз шпаргалкасына шул лекцияне сүзен сүзгә күчереп язган булган.
"КУ" 2, 2020
Фото: pixabay
Теги: уены-чыны бергә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев