Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Шәхесләр чираты

Бервакыт Яшел Үзән районының 774 км тукталышында поезд көтеп торам, бакчадан кайтышым. Минем янда арба тарткан бер ханым да басып тора...

Язманың башы монда.

Шаһидә Максудова-Ахунова. Лаеклы ялга чыккач та, әдәбият-сәнгать өлкәсендәге кешеләр белән күрешкәләп тордым.

Бервакыт Яшел Үзән районының 774 км тукталышында поезд көтеп торам, бакчадан кайтышым. Минем янда арба тарткан бер ханым да басып тора. Поездга бергә утырдык. Әз-мәз сөйләшкәләп кайттык. Бу ханым сөйли: «Ирем вафат булды. Аллага шөкер, бөтен йоласын да үтәдем, бу арада 51 нче көне иде, аны да укыттым», – ди. «Бакчада җыелыш иде, мин шунда киттем, ул ятып калды. Кайтсам – үлгән иде», – диде ул.

Бу сөйләшү Казанга кайтып җиткәндәрәк булды. Юлыбыз 35 минутлык иде. Мин Туфан Миңнуллинның әнисенең сүзләрен әйтергә җыенган идем (ул болай дип язган: «Әти үлгән, сузылып ята, ә әни, әтиегез бәхетле әле, дип сөйләнеп йөри. Мин аны олыгайгач кына аңладым, ир кешенең хатыныннан алда үлүе хәерлерәк икәнен»), әмма әйтергә өлгерә алмадым... Әлеге ханым: «Минем ирем Гариф Ахунов», – дигәндә, Казанга кайтып җиткән идек инде. Ул уйлагандыр инде, бу хатын язучыларны белми торгандыр дип... Без поезддан төштек тә аерылыштык. Ичмаса, төшкәч әз генә сөйләшеп тормадык. Мин бит Шаһидә ханым белән кайтканмын! Их, әгәр дә белгән булсам, минем сүзләрем бик күп иде бит. Чөнки мин, Г.Ахуновның «Йолдызлар калка» китабын укыган кеше. Анда авторның тормыш юлы, авыр чакларда ачлы-туклы укулары турында, Шаһидә белән ничек танышып, бергә булулары һ.б. турында күп язылган иде.

Мин бакчага поезд белән йөргәнлектән, юлда гел китап укый идем.

«Йолдызлар калка» китабы 1980 елны басылган. Болытлы, яңгырлы көн, бакчага барышым, шушы китапны укып барам. Анда язучы, ягъни Г.Ахуновның иптәшләре белән поездда Әлмәткә командировкага барулары тасвирланган. Монда Ширияздан Сарымсаков белән Шәйхи Маннур да бар. Төн, салкын, икесе пәлтәләрен ябынып ята, ә Шәйхи абый өстеннән салмый, чөнки аның пәлтәсе яңа, яхшы. Мин дә беләм Шәйхи абыйның пөхтә, матур итеп киенеп йөргәнен! Шәйхи абый белән Ширияздан абыйларны белгәнгә күрә, китапның эченә кереп киткәнмен... Күтәрелеп карасам – ят тукталыш, ике яклап урман! Болай да көн болытлы, яңгыр, караңгы... Димәк, мин үземнең тукталышны үтеп киткәнмен! Нишләргә дә белмәдем, бу 772 км тукталышы иде инде.

Васильевода төшеп, вокзалга кереп, укуымны дәвам иттем, чөнки поезд килергә ярты сәгать бар иде әле...

 

"КУ" 12, 2019
 Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев